Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып киткән


Иң зур хезмәт хакын мәгълүмат һәм элемтә тармагында эшләүчеләр ала. Аларның айлык кереме 125 мең сумга җитә.

2024 елның гыйнвар-июль айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 70 270 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат хисабында әйтелә. Елның җиде аенда, инфляцияне исәпкә алып, хезмәт хакы 11,3 процентка арткан.

Иң зур хезмәт хакын мәгълүмат һәм элемтә тармагында эшләүчеләр алган. Июль аенда аларның уртача кереме 125 253 сум булган. Фәнни тикшеренүләр үткәрүчеләрнең хезмәт хакы 124 546 сумга җиткән. Энергетика белән тәэмин итүчеләрнең айлык кереме 120 581 сум тәшкил иткән.

Июль аенда түбән хезмәт хаклары мәгариф (34 046 сум), күчемсез милек (48 139 сум), җәмәгать туклануы (47 841 сум) тармагы хезмәткәрләрендә күзәтелгән.

1 сентябрьгә Татарстанда оешмаларның түләмәгән хезмәт хакы бурычы 1 млн 111 мең сумга җиткән. Бу 75 кешегә кагылган.

Икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов хезмәт хакының артуы хәрби җитештерүнең үсеше белән бәйле дип аңлаткан иде. Бүген Казанда гына да 25 хәрби завод эшли.

Мәсәлән, Казан боралак заводына өстәмә рәвештә 400 эшчегә ихтыяҗ барлыгы, аларның уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артык булуы хәбәр ителде.

Моңа кадәр Азатлык Радиосы Татарстанда татар телен белү соралган һөнәрләрне өйрәнгән иде. Алар арасында иң күбе халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәткәрләргә — менеджерларга, сатучыларга — ихтыяҗ зур. Шул ук вакытта ике дәүләт телен белгән белгечләргә тәкъдим ителгән хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакыннан 30 процентка кимрәк булуы ачыкланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG