Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшәүче егетне гаскәрне кабат "кимсеткән" һәм террорчылыкка чакырган өчен психиатрия хастаханәсенә дәваланырга җибәргәннәр


Психиатрия хастаханәсе. Иллюстратив фото
Психиатрия хастаханәсе. Иллюстратив фото

Элегрәк "Агентство" басмасы Русиядә мәхкәмәләр сәяси эшләрдә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган, дип язган иде.

Русия Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Татарстанда яшәүче Павел Степановны гаскәрне кабат "дискредитацияләү"дә һәм террорчылыкка чакыруда гаепле дип тапкан һәм аны мәҗбүри дәваланырга җибәргән. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты җиткерә.

Егеткә гаскәрне "кимсетү" турындагы җинаять эшен Украинадагы сугыш турындагы фикерләре яңгыраган видеоролик өчен ачканнар. Ә террорчылыкка чакыру турында эш ачарга нәрсә сәбәпче булганы билгеле түгел.

2023 елның августында аны тикшерү изоляторына утыртканнар, ә мартта экспертиза Степановны үз акылында түгел дип тапкан.

Павел Степановка 29 яшь, ул социаль челтәрләрдә "Государь Павелъ Александровичъ Степановъ" һәм "Духъ истины всея Руси!" дигән тәхәллүсләр белән сәхифәләр алып барган.

2022 елның сентябрендә егетне гаскәрне "Дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сумга штраф җәзасына тарткан булганнар. Ул сугышны, Путинны һәм икътисадны тәнкыйтьләп фикерләр белдергән булган.

Элегрәк «Агентство»басмасы Русиядә мәхкәмәләр сәяси эшләрдә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган, дип язган иде. Нибары ел ярым эчендә мәхкәмәләр шундый 33 карар чыгарган.

2023 елда мәхкәмәләр шундый 25 карар чыгарган, ә 2024 елның беренче айларында - сигез карар.

2023 елда мондый карарлар санының кинәт артуы - мәхкәмәләрнең 2022 елда сугышка каршы булучыларга ачылган җинаять эшләренә карар чыгарулары белән бәйле, дип сөйләгән басмага "ОВД-Инфо" матбугат сәркатибе Дмитрий Анисимов. Хокук яклаучылар бу саннар тулы булмаска да мөмкин дип искәртә.

  • 2013 елдан башлап Русиядә мәҗбүри дәвалануга кимендә 55 кешене җибәргәннәр.
  • Күптән түгел Мәскәүдә "Булмасын сугыш" дип кычкырган Динис Хәмидуллинны психиатрия хастаханәсенә япканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG