Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы көллият Казакъстанның мәктәп укучыларын һәм студентларын Русия гаскәре өчен дроннар җыярга үзенә чакыра


Быел апрель аенда "Алабуга-Политех" көллияте тулай-торагына дрон һөҗүмендә зыян килгән иде
Быел апрель аенда "Алабуга-Политех" көллияте тулай-торагына дрон һөҗүмендә зыян килгән иде

Астанада таратыла торган "Алабуга Политех" көллиятенең реклам буклетларында 14 яше тулган үсмерләрне эшкә алуларын язганнар.

Русия Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дроннар җыярга Казакъстан яшьләрен туплый башлаган. Уку йорты Shahed иран дроннарының аналогларын җитештерүче хәрби сәнәгать оешмасы белән тыгыз элемтәдә эшләвен яшерми, дип җиткерә "Настоящее время". Әлеге дроннарны Русия гаскәре Украинага һөҗүм итү өчен куллана.

Астанада таратыла торган "Алабуга Политех" көллиятенең реклам буклетларында 14 яше тулган балаларны эшкә алуларын язганнар. Анда "Дошманны юк итүче һөҗүм дроннары җыю – кәттәлек", "Безнең барыбызга да "махсус хәрби операциядә" җиңү кирәк", дигән сүзләр язылган.

"Настоящее Время" журналистлары буклетта күрсәтелгән телефонга шалтыраткан. "Алабуга Политех" көллияте вәкилләре үсмерләрне хәрби заводта эшләтүләрен раслаган.

"Без хезмәткәрләребезне алдамыйбыз. Бар да тәртиптә. Бездә белем алу өчен БДБ илләреннән һәм бөтен Русиядән киләләр", дип белдергәннәр.

Русия тикшеренүчеләре буклеттагы вәгъдәләргә ышанмаска чакыра. Заводта эшләүчеләр: Русия кешесе булсынмы, чит илнекеме, вәгъдә ителгәннән азрак түләүләренә, артыграк эшләргә мәҗбүр итүләренә берничә мәртәбә зарланды, диелә язмада.

"Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы журналистлары белешмәләренчә, "Алабуга Политех"та укучылар аена 400 доллар тирәсе акча эшли. Шул ук вакытта заводтагы эш шартларын "коллык" дип атый.

Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды.

Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела. Бу таләпләрне бозганнарга 1,5-2 миллион сум түләргә туры киләчәк. Качып та китә алмаячаклар: килешү – өч яклы, студент юкка чыкса, акчаларны әти-әнисеннән түләттерәчәкләр.

Астанада "Алабуга Политех" реклам буклетлары таратылуына Казакъстанның югары белем министрлыгы һәм ил хакимиятләре әлегә бернинди фикер дә белдермәде. Шул ук вакытта Казакъстан Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын тәнкыйтьләмәде дә, хупламады да һәм Кремль белән элемтәләрен дәвам итә.

"Без Кремльнең бөтенесен канга буярга теләвен күрәбез. Бу – башка ил ватандашларын да шушы сугышка җәлеп итү омтылышы, дип аңлаткан "Алабуга Политех"ка Казакъстан яшьләрен җыюның сәбәпләрен Казакъстаннан медиаменеджер Арман Шораев. – Казакъстанның Русия белән чиге юк диярлек. Теләге булган һәркем шул Алабугага ярты көн эчендә дә барып җитә ала.

Шул ук вакытта Шораев Украинага һөҗүм итү өчен дроннар җитештергәнгә күрә, заводның Украина өчен канунлы һәдәф булып торуын хәтерләтә. 2024 елның апрелендә Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасы тулай торагына украин дроннары төшкән иде. Медиа 14 кешенең, шул исәптән ике үсмернең җәрәхәтләнүен җиткерде.

"Бу шушы үлем җиһазларын җыюда катнашып үзләренең мадди хәлен яхшыртырга теләүче ватандашларыбызны айнытып җибәрергә тиеш. Әгәр кемгәдер үлем теләсәң, "моңа җавап" та килеп төшәргә мөмкин бит", дигән Шораев.

  • Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында иран дроннары җыярга Африкадан да студент кызларны яллый. 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.
  • The Moscow Times мәгълүматынча, аларга Угандадагыдан өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр, "Алабуга"да бер мең долларга якын акча түлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG