Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тбилисида "Грузия Европа берлеген сайлый" чарасы үтте


"Грузия Европа берлеген сайлый" чарасы, Тбилиси, 20 октябрь 2024 ел
"Грузия Европа берлеген сайлый" чарасы, Тбилиси, 20 октябрь 2024 ел

Азатлык мәйданындагы митингта катнашучылар алдында ил президенты Саломе Зурабишвили чыгыш ясады. Ул меңләгән кешене җыйган сайлау алды митингын онытылмаслык тарихи вакыйга дип атады.

Грузия башкаласы үзәгендә, 2003 елның 22 ноябрендә "Гөлчәчәкләр инкыйлабы" башланган Азатлык мәйданында якшәмбе, 20 октябрьдә оппозицион фиркаләр тарафдарларының митингы узды.

Төрле исәпләүләргә күрә, анда 40-50 мең кеше катнашкан. Митинг "Грузия Европа берлеген сайлый" дигән баш шигарь белән узды.

Оппозиция лидерлары алдан килешеп, митингта чыгыш ясамады, сәхнәне танылган җәмәгать эшлеклеләренә, җырчыларга һәм шагыйрьләргә бирде. Алар чарага килүчеләрне һәм илнең бөтен ватандашларын 26 октябрьдә узасы парламент сайлауларында дүрт оппозиция фиркасенең берсе өчен тавыш бирергә чакырды. Бу - идарә итүче "Грузин хыялы" фиркасен алыштыру һәм "Грузияне Европа үсеш юлына кайтару өчен" кирәк, диелде. "Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.

Азатлык мәйданындагы митингта катнашучылар алдында ил президенты Саломе Зурабишвили чыгыш ясады. Ул меңләгән кешене җыйган сайлау алды митингын онытылмаслык тарихи вакыйга дип атады.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы Молдова президенты Майя Сандуга "Молдованың Европа берлегенә керүе турындагы референдумда җиңүен" теләде, Украина президенты Владимир Зеленскийга рәхмәт әйтте, аны Украина гына түгел, Груәиянең дә Европа киләчәге өчен көрәшә, дип белдерде.

"Грузин хыялы" - илдә 2012 елдан бирле идарә итә. Парламент сайлауларында аңа Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркасе һәм тагын өч оппозицион берләшмә каршы тора: "Көчле Грузия", "Үзгәрешләр яклы коалиция" һәм "Грузия өчен".

Социаль сораштыруларга күрә, әгәр сайлаулар барышында оппозицион берләшмәләрнең дүртесе дә биш процентлык чикне уза алса, булачак парламентта оппозиция көчләре барысы бергә мандатларның 50 процентын алырга һәм яңа коалицион хөкүмәт төзергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG