Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия хакимиятләре Telegram мессенджерына томалау белән янады


Хакимиятләр Telegramнан наркотиклар сату, балаларга җенси көч куллану, фахишәлек, комарлы уеннар белән бәйле каналларны алып баручылар һәм анда утыручылар турындагы мәгълүматны ачуны таләп итә.

Төркиянең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе хакимиятләрнең мөрәҗәгатьләрен игътибарга алмаса, илдә Telegram-ны томалаячакларын әйтте.

Төркия хакимиятләре Telegram-ның Англиядагы штаб-фатирына мессенджердагы кануннарны боза торган каналлар белән бәйле меңнән артык мөрәҗәгать юллаган булган, дип яза Daily Sabah төрек басмасы.

Хакимиятләр Telegram-нан наркотиклар сату, балаларга җенси көч куллану, фахишәлек, комарлы уеннар белән бәйле каналларны алып баручылар һәм анда утыручылар турындагы мәгълүматны ачуны таләп итә. Моның белән бәйле җибәрелгән меңнән артык мөрәҗәгатьнең берсенә дә җавап килмәгән, диелә.

Шул ук вакытта мессенджер Британиядәге офисын япты, ширкәт Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан.

  • 2 августта Төркиядә Instagram-ны томалаганнар иде. Бу адым социаль челтәрдә ХӘМӘС башлыгы турында кайганамәләр язып булмавы, Instagram Исмәгыйл Хәния турында кайгыру сүзләрен блоклый дигән сылтау белән ясалды дип аңлаткан иде Төркия рәсмиләре.
  • Хакимиятнең мондый гамәле Төркия халкы тарафыннан төрлечә кабул ителде, әмма башлыча халык хакимият реаль проблемнар хәл итү урынына уен уйнау белән мәшгуль дип тәнкыйтьләде.
  • 10 августта Instagram-ны ачтылар. Х социаль челтәрендә Төркия инфраструктура министры Абдулкадир Уралоглу язуынча, Instagram вәкилләре "кулланучыларга карата кертелгән цензура өстендә бергәләп эшләргә" вәгъдә иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG