Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Instagram-ны томалаганнар


Meta Outage
Meta Outage

Ни сәбәпле һәм кайчанга кадәр томалаячагы билгеле түгел.

Төркиядә Instagram социаль челтәренә керүне томалаганнар. Бу карарны Технологияләр һәм коммуникацияләр шурасы кабул иткән, дип яза Hurriyet. Ни сәбәпле һәм кайчанга кадәр томалаячагын шура әйтмәгән.

Төркия президенты хакимиятенең коммуникацияләр мөдире Фәхреттин Алтун Instagram-ны тәнкыйтьләгән иде - социаль челтәр ХӘМӘС радикаль төркеменең (оешма АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылды) сәяси лидеры Исмаил Хәния үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу постларын томалый, диде. Төркия медиасы мәгълүматынча, Instagram-ны томалаулары шуның белән бәйле булырга мөмкин.

Шул ук вакытта Исмаил Хәниянең үлеме белән бәйле Төркиядә бүген, 2 августта, бер көнлек матәм игълан ителде.

"Бу- ачыктан-ачык цензура омтылышы. Без бу платформнарга каршы сүз иреген яклауны дәвам итәчәкбез. Без фәләстинле кардәшләребезне теләсә нинди форсатта һәм платформда хуплавыбызны дәвам итәчәкбез", дип язды ул.

Күптән түгел Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган фәләстиннәргә ярдәм итү өчен Төркия Израилгә барып керергә мөмкин, дигән иде. "Израил Фәләстин белән мондый башка сыймаслык гамәлләрне кыла алмасын өчен, без бик көчле булырга тиеш. Карабахка, Ливиягә барып кергән кебек үк, без алар белән дә шул ук эшне эшли алыр идек", диде Эрдоган.

  • 1 августта Иранның югары дәрәҗәле түрәләре Иран, Ливан һәм Йәмәннең үзләрен хуплаучы кораллы төркемнәре белән очрашачагы хәбәр ителде. Алар ХӘМӘСнең сәяси лидеры Исмаил Хәния үтерелгәннән соң Израилгә каршы нинди җавап чаралары күреп булачагы турында фикер алышачак диелде.
  • Тәһран Хәниянең үлеменә Израилне гаепли. Израил хакимиятләре һәм хәрбиләре исә Хәниянең үлеменә фикер белдерми. Ни рәвешле һөҗүм булуы турында да рәсми хәбәр ителмәде. "Әл-Хәдәс" телеканалы чыганаклары әйтүенчә генә, Исмаил Хәния Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә, "үз ятагында булган вакытта", өенә ракет төшүдән үлгән.
  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. Шул вакыттан бирле Израил Газзә сызыгында "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү.
  • ХӘМӘС вәкилләре Ханияга һөҗүм - низагның киеренкеләшүен аңлатачак һәм "җавапсыз калмаячак" дип белдергән иде. Төрле фәләстин оешмалары үзләренең тарафдарларын Ханияның үтерелүе белән бәйле рәвештә протест белдерергә демонстрацияләргә чыгарга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG