Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәбендә тәмәке тартучылар һәм буллинг белән көрәшү өчен бәдрәфләргә камералар куйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әти-әниләр балаларының камерадан оялуын, бәдрәфкә кермәвен сөйли. Мәктәп җитәкчелеге исә камера мәктәп мөдире бүлмәсенә юнәлтелгән, дип ышандыра. Бу хәл белән прокуратура кызыксынган.

Башкортстанның Уфа районы Миловка авылында ирләр һәм хатын-кызлар бәдрәфләренә камералар куелган. "Башкортстан" дәүләт телеканалы хәбәр итүенчә, моңа бәдрәфләрдә тәмәке тартулары, мәктәп милкенә зарар бирүләре һәм буллинг сәбәпче булган.

Миловка авылы мәктәбе җитәкчелеге ышандыруынча, камералар мәктәп мөдиренең бүлмәсенә таба юнәлтелгән, янәсе кабинкалар камерада күренми.

Әти-әниләрнең бер өлеше моңа тискәре карашта, дип искәртә журналистлар. Алар балаларының камерадан оялуын сөйли.

"Алар дәресләр беткәнче түзеп торалар да, өйгә кайтырга ашыгалар", дип сөйләгән ике бала анасы Регина Коновалова.

Мәктәптәге бу хәл белән прокуратура кызыксынган диелә.

  • Бу – Башкортстанның дәүләт оешмаларына камералар куелуы белән бәйле беренче генә шау-шу түгел. Быел август ахырында Уфада гинеколог бүлмәсенә видеокамера куюга зарландылар. Җитәкчелек моны "террорчылыкка каршы чара" дип аңлатты.
  • Моңарчы Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятләүләре билгеле булды. "Ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаткан иде Сбербанкның Башкортстан бүлеген җитәкләүче Азамат Салихов.
  • Шул ук вакытта Башкортстанда хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алмакчы булалар. Камераларны хәрби комиссариатлар биналарына, хәрби-исәп өстәлләре һәм алар янәшәсендәге җирләргә куячаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG