Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык телиме, мәҗбүр ителәме? Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырылды


Уфада Радий Хәбировны "яклау" чарасы, 26 гыйнвар 2024
Уфада Радий Хәбировны "яклау" чарасы, 26 гыйнвар 2024

Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренә.

Башкорт активисты Фаил Алсынов мәхкәмәсенә кагылышлы җыеннардан соң, активистка теләктәшлек белдерүчеләргә каршы зур кампания башланды. Баймак районы мәхкәмәсе бинасы янындагы протестлар куып таратылганнан соң, аларны тәнкыйтьләп башта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыкты.

Ул экстремизмга, республикада вазгыятьне какшатуга юл куыймыйм дип белдерде. Фаил Алсынов, Руслан Габбасов, Фәнзил Әхмәтшин кебек активистлары искә алып, алар турында халыкка ачык итеп сөйләмәүдә, аңлатмауда минем дә гаеп бар диде һәм аларны дошман дип атады, чөнки алар партизан сугышын алып барырга өнди диде.

Соңрак Хәбиров Баймактагы протестларның чит илдән оештырылуын белдергән видео урнаштырды.

"Фаш итү" видеосында "Башкорт"ның элекке лидерлары эшчәнлегенә "көнбатыш күзләү идарәләре ярдәм итү"е әйтелә. Моңа дәлил итеп башкорт активисты Руслан Габбасовның хәзерге вакытта Литвада яшәве китерелә.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә, бигрәк тә Вконтактеда Радий Хәбировны яклап постлар чыга башлады. Бу "Агыйдел" журналы баш мөхәррире Мөнир Кунафин постыннан китте. "Русия биш дистәдән артык ил берләшмәсе белән сугыш алып барганда, үз йортыбыз эчендә гаугалашып яту зур гөнаҺ" дип язды ул һәм Хәбировка "ихтирам һәм хөрмәт" белән карарга чакырды. Аңа каршы язучылар булды, ләкин Кунафин комментларны ябып куйды.

Башкортстан журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаковның посты астында кешеләр фикер калдыра ала. Анда да Исхаковка каршы язучылар бар.

Вәдүт Исхаковның Радий Хәбировны яклап язылган постына калдырылган фикерләр
Вәдүт Исхаковның Радий Хәбировны яклап язылган постына калдырылган фикерләр

Әлеге вакытта Хәбировка теләктәшлек күрсәтүче постлар да меңләгән. Ләкин мондый постлар башлыча гади халыктан түгел, ә дәүләт оешмалары аккаунтлары, укытучылар, балалар бакчаларында, мәдәният бүлекләрендә һәм башка дәүләт оешмаларында эшләүчеләр, депутатлар, хакимияткә якын җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, җырчылардан чыкты.

Урыс телендәге постлар бер-берсеннән аерылымый да диярлек.

24 гыйнварда исә Хәбировны яклап Уфа үзәгендә митинг-концерт оештырачаклары билгеле булды. "Башинформ" дәүләт агентлыгы "Башкортстан халкы Радий Хәбировны яклап концерт оештырырга тели" дип язды. Янәсе, бу өстән кушылган түгел, ә гади кешеләр теләге белән уздырыла торган чара.

Концертта Рамил Бәдамшин, Фидан Гафаров, "Зәйнетдин" милли проекты, Заһит Кунафин (MC Bash), "Дәрман" проекты, "Дәрвиш Хан", "Павильон", "Кәрван Сарай" төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясый диелде.

24-25 гыйнварда концертка халыкны җыю башланды. Төрле дәүләт оешмаларыннан күпме кеше җыю турында хәбәрләр таралды.

Мәсәлән, Пруфы сайты телеграм каналы язуынча, "Вся Уфа" продюсерлык үзәгеннән 90, "Уфа" нәшрият йортыннан 80 кешегә килергә кушылган.

Радий Хәбировны яклау концертына төрле оешма хезмәткәрләрен җыю турында
Радий Хәбировны яклау концертына төрле оешма хезмәткәрләрен җыю турында

"Осторожно новости" телеграм каналына бер дәүләт хезмәткәре сөйләвенчә, хакимиятләр концертка халыкны мәҗбүриләп җыя. "Районнан 150 кеше, шәһәрдән кимендә 1000 кеше таләп итәләр" дигән ул.

Кешеләрне "Башавтротранс" дәүләт ширкәте автобуслары китерәчәк. Сәясәт белгече Андрей Потылицынның "Открытая политика" телеграм каналында чыккан документка караганда, ширкәт республика район һәм шәһәрләреннән Уфага 40 меңләп кеше ташырга тиеш.

Вконтактеда "Коррупционный Нефтекамск" төркеме язуынча, Нефтекама шәһәреннән 26 гыйнвар иртәсендә 25 автобус Уфага концертка кешеләр алып барачак.

Сәясәт белгече Андрей Потылицын "җиңүче" Радий Хәбировка ни өчен хуплау кирәк булган дигән сорау куя.

"Монда бик күп сораулар туа. Ни өчен Радий Хәбировка хуплау кирәк? Ул шундый яхшы, барысын да җиңде, икътисады үсештә, социаль тармакта бар да тотрыклы. Ни өчен аңа ашыгыч төстә халыктан массалы хуплау кирәк булды? Кем һәм нәрсәдән шикләнде? Әллә бу профилактик чарамы? Әйдәгез әле, үзегезнең яраткан лидерны хуплавыгызны күрсәтегез диюме", диде ул үзенең YouTube каналында.

Сәяәт белгече фикеренчә, бу - архаик чаралар.

"Икенчедән, бу беркатлылык. Мондый архаик чаралар үткәрү юлы белән ХХ йөз башында диктаторлар эш иткән. Алар хакимият өчен отышсыз вакытта халыкны урамга куып чыгарган, алар исә төрле байрак күтәрергә һәм фирка белән хөкүмәтне хупларга тиеш булган. Бу шундый архаизм. Сандыктан тартып чыгардылар. Бу "гениаль" идеяне Урал Килсенбаев (Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары - ред.) тәкъдим иткән. Мине беркатлылык гаҗәпләндерә. Алар чыннан да Мәскәүдә моңа ышанырлар дип уйлыймы? Бу чарага тугрылык күрсәтеп барачак кешеләр гаҗәпләндерә, чөнки алар 13 сәгатьтә эштән китәргә рөхсәт иткәнгә һәм кире эшкә кайтмаганга гына бу чарага барачак."

Потылицын икътисади аспектка да игътибар итә.

"Беренчедән, без "Башавтотранс"ның 100дән артык автобусы халыкны Конгресс-холлга китерәчәге турында документлар күрдек. Җитмәсә, республиканың читеннән китерәчәкләр һәм кире алып кайтачаклар. Бу бик зур чыгымнар. Кем хисабына башкарылачак? "Башавтотранс" бу чыгымнарны — ягулыкны, машина йөртүчеләрнең хезмәт хакын, автобусларның амортизациясен ни рәвешле каплаячак? Алар Баймак вакыйгаларын халык массасы белән капларга тели, бу халыкның төп өлеше бюджетта эшләүчеләр, алар әлеге көн өчен хезмәт хакы алачак. Сүз дистәләгән миллион сум турында бара. Ягъни, бу хезмәт хакы эшләмичә алынган булачак. Һәм бу безнең кесәдән, шул исәптән митингка бармаучылар кесәсеннән алыначак.

Һәм төп сорау — моның нәтиҗәсе булачакмы? Мәскәүдә хөрмәтле Радий Хәбировның халык тарафыннан хуплануыннан таң калырлармы?", ди сәясәт белгече.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • 19 гыйнварда Фаил Алсыновны яклау чарасы Уфада, Салават Юлаев мәйәданында узды.

Белешмә: Фаил Алсынов

Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.

1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.

2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG