Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар теле дәреслекләре авторы, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева вафат


Бәйнә Сәлимгәрәева (1933-2025)
Бәйнә Сәлимгәрәева (1933-2025)

Ул озакка сузылган каты авырудан вафат булды.

Башкортстанда 92 яшендә татар теле галимәсе, татар теле дәреслекләре авторы, журналист, укытучы Бәйнә Сәлимгәрәева вафат. Бу хакта аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре хәбәр итте.

Ул соңгы елларда каты авырды. Хушлашу бүген Уфада аның фатиры янында булачак.

Бәйнә Сәлимгәрәева 1933 елда Кушнаренко районының Тартыш авылында туган. 1949 елда – Карача-Елга җидееллык мәктәбен, 1952 елда – Кушнаренко педагогия училищесын, 1956 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1957 елдан 1962 елга кадәр "Кызыл таң" гәзите редакциясендә эшли. 1962-2000 елларда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Төп эшеннән аерылмыйча, 1993-96 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында да эшли, 2000-06 елларда Башкортстан белемне үстерү институтында укыта.

Бәйнә Салихҗан кызы – татар телен укыту методикасына багышланган берничә китап авторы, Башкортстан мәктәпләре өчен урындагы материаллар нигезендә 1-11нче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторлары коллективының гыйльми җитәкчесе, Фәнисә Гафурова белән берлектә икенче, өченче, дүртенче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторы. Ул – Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG