Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага Украинадагы сугыштан 25 яшьлек егетнең җәсәде кайткан, рәсми сәбәпләреннән берсе — үзенә кул салу, туганнары ышанмый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әнисе әйтүенчә, 2024 елның июнендә ялга кайткач, әтисе белән сөйләшкәндә ул хәрби хезмәттәше белән талашуын, "бер-берсен өнәмәүләрен" сөйләгән булган. Даими басым астында булуын, янаулар килүен әйткән.

Башкортстан башкаласы Уфага Украинадагы сугыштан 25 яшьлек егетнең җәсәде кайткан. Үлеменең рәсми сәбәпләреннән берсе — егет үзенә кул салган булырга мөмкин, әмма хәрбинең туганнары моңа ышанмый, дип җиткерә Ufa1.

Әнисе әйтүенчә, ул бокс белән шөгыльләнгән. Мәҗбүри хәрби хезмәткә алынгач, хәрби хезмәттә калырга булган. 2021 елда мәҗбүри хәрби хезмәт вакыты төгәлләнгәч, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Абхазиягә җибәрелгән.

"Хәтта үзенең хәрби җитәкчеләрен бокска өйрәтә иде", дип сөйләгән әнисе басмага.

2022 елның февралендә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, егетне Украинага җибәрәләр. Анда ул Георгий Жуков медале белән бүләкләнгән. Тик 2024 елның июнендә ялга кайткач, әтисе белән сөйләшкәндә ул хезмәттәше белән талашуын, "бер-берсен өнәмәүләрен" сөйләгән булган.

"Эшләү мөмкин түгел, даими басым һәм янаулар астында, дигән. Китәргә теләде. "Эшләргәме, яки [хезмәттәшең аркасында] гомерең өчен борчылып торыргамы" дип әйткән", ди солдатның әнисе.

31 августта егетнең үлеме турында хәбәр килә. Әтисе белән әнисен аның җәсәден тану өчен Дондагы Ростовка чакырганнар. Тик аларга улларының гәүдәсен компьютер экранындагы рәсемнәр белән генә күрсәткәннәр. Солдатны үзенә кул салган дип әйткәннәр.

"Фотоларында аның тәне күгәрекләрдә, башы кан эчендә булуын күрдем, аягында каештан калган кебек сызык калган. Каян чыккан соң ул? Тикшерүче мин бәяләмә бирә алмыйм, мин белгеч түгел диде", дип аңлаткан Ufa1-гә хәрбинең әнисе.

Улларының мәете янына алып баруны таләп иткән, аларга чыгып китәргә кушканнар.

"Мәхкәмәгә бирегез, эш материалларының барысын да мәхкәмә карарыннан соң гына бирәбез диделәр", ди ана.

Дамирның үлеменә китергән рәсми сәбәп — буылу (асфиксия). Ростовта аның мәетен ярмаганнар.

"Гәүдәсе Уфага җомга (6 сентябрьдә - ред.) ук килгән иде, аны Дондагы Ростовтан цинк табутта алып кайттылар. Хәзер өстәмә экспертиза һәм үлем сәбәпләрен ачыклау өчен Уфадагы моргка алып китәчәкләр. Без алар баштан ук әйтеп килгән, үзенә кул салган дигән статусны гамәлдән чыгарып, кайчан үлүен төгәл белергә телибез", дигән солдатның әнисе.

  • Быел май аенда хезмәттәшләре атып үтергән дүрт Башкортстан хәрбиен "хәрби бурыч үтәгәндә үлде" дип җирләгәннәр иде. Былтыр көз аларны үтерүдә шикләнеп Башкортстанның "Ватан" ихтыяри отряды җитәкчесен кулга алулары билгеле булды.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән өч хәрбине былтыр сентябрь башында хәрби бүлекчәләреннән ерак түгел генә урман полосасында үле килеш таптылар. Аларны башка бер үтерүнең шаһите булган өчен үтергән булулары бар. Хәрбиләрнең җәсәдләре өстенә гранатлар куйганнар соңрак яндырганнар, дип сөйләгән иде тикшерүчеләр мәрхүмнәрнең туганнарына.
  • Башкортстан хәрбиләре сугышта үз хезмәттәшләре тарафыннан күргән вәхшилекләргә мисаллар аңа кадәр дә булды. Мәсәлән узган ел яз көне Украинадагы сугышка мобилизациягә эләгеп, Башкорстанның Күгәрчен районы Бикбулат авылыннан киткән Флүр Күсәпколовны кыйнап, агачка элеп куйганнар иде. Коралдашлары башкорт иренә сабак укыткан.
  • Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 2866 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән — анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG