Башкортстанның Әбҗәлил районында яшәүче Зәки Ильясов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланган соңгы кешеләрнең берсе. Туганнары һәм активистлар тоткарланып бер сәгать узгач, аның "күп санлы җәрәхәтләр белән, авыр хәлдә" хастаханәгә китерелүен һәм тәүлек буе комада булуын хәбәр итте. Ир белән нәрсәләр булуы әле дә билгесез. Азатлык Радиосы Зәки Ильясовның — башкорт авылында яшәгән гади эшченең тарихын бәян итә.
"ТОТКАРЛАНЫП БЕР СӘГАТЬ УЗГАЧ, КҮП САНЛЫ ҖӘРӘХӘТЛӘР БЕЛӘН АВЫР ХӘЛДӘ ХАСТАХАНӘГӘ КИТЕРЕЛГӘН"
Зәки Ильясовны тоткарлаулары белән бәйле беренче белешмәләр 2024 елның 28 апрелендә, активистларның Telegram-каналларында күренә башлады.
"Яңа кешене алып киттеләр, — дип язды "Баймак эше"ндә гаепләнүче Ильяс Байгускаровның энесе Илгиз Байгускаров (хәзерге вакытта ул пост сөртелгән). — Баймаклардан. Ул комада, реанимациядә дип язалар, кыйнаганнар, дип җиткерәләр".
4 майда активистлар Ильясовны әле 24 апрельдә үк тоткарлауларын язды. "Ул полиция бүлекчәсенә үзе барырга чыккан. Әмма телефоннын кабызган һәм шунлыктан үзе барып җитә алмаган (аңлавыбызча, телефонын кабызгач, аны полиция хезмәткәрләре кайдалыгын күреп калган һәм килеп тоткаралаган - ред.). Якынча 19 апрельдә аның гаиләсен кисәткәннәр, 10 көннән федераль эзләүгә бирәбез, дигәннәр. Шуңа күрә ул вахтадан кайткач, полиция бүлекчәсенә үзе барырга булган".
Шул ук хәбәрдә активистлар кем икәне әйтелмәгән кеше белән язышкан хәбәрләренең скриншотын чыгарды.
"[Ильясовны] иртәнге 6:40та тоткарлаганнар, 7:48дә [21нче] хастаханәгә эләккән. Бер тәүлек комада булган. 27 апрельдә палатага күчерделәр. 28ендә хастаханәдән чыгардылар", дип аңлаткан исеме әйтелмәгән кеше.
Бер скриншотта бу кеше Ильясовка табиблар хастаханәгә килеп эләккәч куйган диагнозны да язган. "Уң як пневмоторакс, сул як гемоторакс, үпкәдә үзгәрешләр, күкрәк читлеге җәрәхәте, кабыргалары сынган һәм сынган урын шешкән, кан сауган. Шулай ук сул беләгенең аскы өлешендә киселгән яра бар". Азатлык Радиосы бу диагнозның дөреслеккә туры килеп-килмәвен ачыклый алмады.
Активистлар әлеге мәгълүматлар язылган хәбәр чыккан вакытта Ильясовның инде "комадан чыгуын" әйтте, "хәзер ул тикшерү изоляторында" дип язды.
5 май көнне Зәки Ильясовның туганнары булган хәлләр турында тулырак сөйләде.
— Безнең әти, 1967 елгы Ильясов Зәки Габит улы 24 апрельдә, эшкә барган чагында Уфада "Баймак эше" белән бәйле тоткарланды, дип хәбәр итте. — Бер сәгатьтән ул авыр хәлдә, күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләккән. Тәүлек ярым буе үпкәне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташтырылган килеш комада булды, 26 апрельдә аңына килде. Ике көннән соң аны хастаханәдән чыгарып, сак астына яптылар. Хәзерге вакытта ул 1нче тикшерү изоляторында утыра. Аны Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлешендә һәм 318 маддәсе, 1 өлешендә гаеплиләр.
"Хәле канәгатьләндерерлек, әкренләп йөри башлаган", дип җиткерде шул ук көнне RusNews басмасы.
Соңрак Ильясовның бер кызы — Айгүзәл әтисенең кайда булуы турында 26 апрельдә генә белеп алуларын сөйләде. "Аны бу вакытта палатага күчерделәр. Ике көннән хастаханәдән чыгарып, сак астына алдылар", дип аңлатты ул.
Тоткарланганнан соң Зәки Ильясов белән ниләр булганы турында әле дә төгәл генә билгеле түгел. "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты ирнең туганнарына сылтама белән, аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавы турында җиткерде.
"Баймак эше" белән бәйле тоткарлаулар булган вакытта медиа һәм активистлар тоткарланучыларны кыйнарга мөмкин булулары турында берничә тапкыр хәбәр иткән иде.
Әйтик аларның берсе — 37 яшьлек Рифат Даутов тоткарлангач Баймактан Уфагага алып киткән вакытта автозакта үлде. Бәйсез белгеч әйтүенчә , аңа иллеләп тапкыр сукканнар һәм ул биш литрлап кан югалткан, "эченә күпләп кан савуы" үлемгә китергән.
Баймактагы каршылык чарасында катнашкан тагын бер ир — Башкортстанның Күгәрчен районында яшәгән Миннияр Байгускаров үзенә кул салды. Медиада чыккан хәбәрләргә күрә, Байгускаровка "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр" - "ул асылынып үлгән".
Туганнары тагын берничә тоткарланучының: Дим Дәүләткилдин белән Айсуак Яугастинның да тоткарланган чакта кыйналуын сөйләгән иде.
2024 елның 28 апрелендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Корбанова тикшерү үтенечен канәгатьләндереп Зәки Ильясовны тикшерү изоляторына җибәрде.
8 майда ирнең туганнары аның тикшерү изоляторыннан язган беренче хатын чыгарды.
"Бүген Уфаның 1нче тикшерү изоляторында сигезенче көнемне утырам. Монда суык, салкын тидердем. Табиблар юньләп карамый. Кичә аскарлылар (Әбҗәлил районы Аскар авылы - ред.) дарулар тапшырды, бик кирәкле, яхшы дарулар, башлык җибәргәннәр. Бүген әз-мәз терелдем. Минем өчен нык борчылмагыз. Башта бик авыр иде, борчылдым, чирләдем, төннәрен йокламадым. Ә хәзер акрынлап ияләшәм. Аллаһ боерса, бар да яхшы булыр".
Ильясов туганнарын тикшерү изоляторыннан хатларны "урысча гына язарга ярый", дип кисәткән.
"ЗӘКИ — БИК ЯХШЫ, АҢЛАУЧАН КЕШЕ"
Зәки Ильясов 1967 елның 1 мартында Башкортстанның Әбҗәлил районы Мәхмүт авылында туган. Ирнең танышы әйтүенчә, ул гаиләдә унынчы бала булган. (Русиядәге "теләнмәгән" оешмалар турындагы канун аркасында Азатлык Радиосы әңгәмәдәшнең исемен күрсәтә алмый).
— Башкортларда шулай кабул ителгән: иң төпчек малай әти-әнисен карый. Ул да 93 яшенә кадәр яшәгән әнисен тәрбияләп торды, ди танышы.
Башкорт активистлары чыгарган белешмәләргә һәм ирнең танышлары сөйләгәннәргә ярашлы, Ильясов башта Әбделмәмбәт авылындагы сигез еллык мәктәпне бетерә, ә тугызынчы-унынчы сыйныфларны шул ук Әбҗәлил районындагы Хәлил авылында укый.
Мәктәптән соң Уфа янындагы Михайловка авылында махсус һөнәри-техник училищены (СПТУ) тәмамлый, анда умартачы һөнәрен үзләштерә.
— Мәхмүт авылында колхоз булган чакта, умарталык та бар иде, ул шунда ун ел буе умартачы булып эшләде, — ди Ильясовның танышы.
Шулай ук аның "стратегик билгеләнешле ракет гаскәрендә хезмәт итүе, Уфада эшләве" дә билгеле.
Танышы әйтүенчә, сак астына утыртылганчы Ильясов монтажчы булып эшләгән, тик танышы "Idel.Реалии"-га аның кайсы оешмада эшләвен төгәл генә әйтә алмаган.
— Ул оешма Магнитогорскида теркәлгән, объектларны кайда алсалар, аларны шунда җибәрәләр иде, дип кенә аңлаткан.
Шулай ук активистлар Ильясовның ике кызы, бер улы барлыгын, аларның балигъ яшьтә булуын хәбәр иткән иде. Былтыр декабрь башында аның беренче оныгы да туган.
"Зәки — бик яхшы, аңлаучан кеше, — дип сөйләде аның туганнары. — Гел гаделлек һәм дөреслек яклы булды. Кешене авыр чакта беркайчан калдырмады, теләсә нинди ярдәм күрсәтте. Бик сагынабыз, аны өйдә көтәбез, бу авыр вакытларда бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз".
— Әти бик намуслы кеше, — дип язды Зәки Ильясовның балалары. — Ул әле дә спорт белән шөгыльләнә, йөгерә, чаңгы ярышларында катнаша, актив тормыш рәвеше алып бара, авылда үткәрелгән төрле чараларда иганәче булып тора. Оста куллы, яхшы гаилә башлыгы.
— Аның куллары алтын, авылдагы өе дә бик матур, бөтен әйберсен үзе эшләде, ди Ильясовның танышы да.
"Idel.Реалии" Зәки Ильясовның авылдашлары сөйләгәннәрне язды: "Зәки агай авылда безнең күршебез. Ул булганда безнең Пятачоктагы (Мәхмүт авылындагы бер урын) балалар кышкы суыкларда "мәктәпкә соңга калмам микән, көрт ерып бара алырмынмы икән, теге зур эт тешләмәс микән", дип борчылып тормады. Зәки агайның инде ат җигәргә чыгуын белеп тора идек. Унлап бала идек без, чанасына сикереп менеп утыра идек. Юмарт булды, алма, кытай чиясе белән сыйлый иде, шаяртырга яратты, маскарад киемнәре тегә иде һәм безнең бәләкәй генә авылыбызда яшәүче һәр кеше өчен ул дус иде".
Активистлар мәгълүматынча, Зәки Ильясовның бил өлешендә остеохондроз бар, "комадан соң кан басымы уйнаклый, шикәре күтәрелгән".
"УЛ БУ ХӘЛЛӘРНЕҢ ТИЗРӘК БЕТҮЕН ТЕЛИ"
20 июньдә Уфаның Ленин районы хөкемдары Ольга Тангаева Зәки Ильясовны сак астында тоту вакытын 2024 елның 17 сентябренә кадәр озайта. Башкортстанның Югары мәхкәмәсе эш кәгазьләреннән күренгәнчә, гаепләнүче үзенең сак астына алынуын да, сак астында тотылу вакытын озайтуларын да шикаять итмәгән.
Ильясовны мәхкәмәдә күргәннән соң, туганнары шәхси чатта "Ул нык ябыккан, кан басымы төшми, йоклый алмый", — дип язган.
Сентябрь башында шул ук чатта Ильясовның сак астында тотылу вакытын 2024 елның декабренә кадәр озайтулары хәбәр ителгән, төгәл көне язылмаган. Шулай ук аңа ачылган җинаять эшен Оренбурның Үзәк район мәхкәмәсе караячагы әйтелгән.
Зәки Ильясов белән "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешенең мәхкәмә утырышлары былтыр 6 декабрьдә башланды. Мәхкәмә кәгазьләрендә хөкемдар Руслан Габдрәшитовтан кала башка бөтен исемнәр дә яшерелгән.
Бөтен гаепләнүчеләрне шул исәптән Зәки Ильясовны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаеплиләр. Мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, инде ун утырыш узган. Соңгысы 19 февральдә булган.
Ильясовның туганнары һәм адвокаты утырышларга фикер белдерми. "Idel.Реалии" сорауларына да җавап бирмәгәннәр.
— Алар аның турында бөтенләй берни дә сөйләргә теләми, ди исемен күрсәтмәү шарты белән бер Башкортстан активисты. — Без аларга чыгып карадык — файдасыз.
БСТ телеканалында "Башкорт милләтчелеге анатомиясе. Баймак фаҗигасе" ( "Анатомия башкирского национализма. Баймакская трагедия") дигән фильм чыккан иде. Анда бер утырыштан кадрлар күрсәтелде. Видеода Зәки Ильясов хөкемдарның булган хәлләргә үкенеч белдерәсезме дигән соравына әйе дигәнне аңлатып баш кага һәм "Әйе" дип әйтә.
— Шуны гына әйтә алам — ул Баймакка очраклы гына барып эләккән һәм моңа нык үкенә. Тизрәк бу хәлләр бетсен иде дә, аны куркыныч төш кебек онытырга иде, дип тели, — дигән "Idel.Реалии"-га Зәки Ильясовның танышы.
Аның әйтүенчә, Оренбур тикшерү изоляторында Ильясов әле дә кан басымыннан интегә һәм гел табибка мөрәҗәгать итеп тора.
- Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 21 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.
- "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
- 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
- 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
- 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
- 7 февральдә Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан алты кешене хөкем итте. Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.
- 26 февральдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Алексеев "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кешегә: Айтуган Абдуллинга, Денис Икбаевка, Мурат Бикбулатовка, Илмир Рыскуловка һәм Айбулат Нигъмәтовка хөкем карарлары игълан итте. Аларның һәркайсын бишәр елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр һәм гомуми тәртипле төзәтү колониясенә җибәргәннәр.
- Азатлык радиосының "Баймак эше"нә багышланган бөтен язмалары сайтыбызның аерым бүлегендә чыгып бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум