Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоград янындагы хәрби аэродромда дрон һөҗүме аркасында янгын чыккан


Мариновка аэродромында йөк машиналары. 2024 елның 11 августы
Мариновка аэродромында йөк машиналары. 2024 елның 11 августы

Волгоград өлкәсендә төнлә булган дрон һөҗүме аркасында Мариновка хәрби аэродромы яна башлаган. Ул хакта өлкә хакимияте һәм җирле халык хәбәр, иярченнән төшерелгән фотолар бу хәбәрләрне раслый.

Өлкәнең губернаторы Андрей Бочаров сүзләренчә, Мариновкага булган һөҗүмне туктата алганнар, пилотсыз очкычларның зур өлеше юк ителгән. "Дронның килеп төшүе нәтиҗәсендә саклану министрлыгы объекты территориясендә янгын килеп чыккан", – диде Бочаров. Янгынны сүндерәләр, зыян күрүчеләр юк.

Җирле халык исә социаль челтәрләрдә булган хәлләрнең фото һәм вилеоларын уртаклаша, пилотсыз очкычларның килүен, аэродром тирәсендә атыш һәм детонация тавышларын ишетүләрен яза. Хәрби шәһәрчектә яшәүче кешеләрне эвакуацияләгәннәр диелә.

NASA фотоларына күрә, 22 августка каршы төндә Мариновка аэродромы территориясендә берничә янгын килеп чыккан. 19 августта ясалган фотоларда авиабазада 30га якын хәрби очкыч һәм 8 йөк машинасы күренә. Wikimapia мәгълүматларына күрә, пилотсыз очкычлар аэродром территориясендәге ракетларны да юк итә алган.

Русиянең саклану министрлыгы төнлә Волгоград өлкәсендә 13 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итте. Тагын җидесе — Ростов өлкәсе, дүртесе — Белгород өлкәсе, икесе — Воронеж өлкәсе һәм берешәр дрон Брянски һәм Курски өлкәләрендә бәреп төшерелгән.

Әлеге төбәк башлыкларының сүзләренә күрә, зыян күрүчеләр юк. Белгород өлкәсендә ике торак йорт һәм автомобильгә зыян килгән. Русия хакимиятләре бу һөҗүмнәрдә Украинаны гаепли.

  • Русия Украинага каршы сугышын башлаганнан соң, Русия төбәкләрендә пилотсыз очкыч һөҗүмнәре башланды. РФ ягы бу һөҗүмнәрне Украина оештыра ди. Күп очракта Киев бу хәбәрләргә карата бернинди фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG