Accessibility links

Кайнар хәбәр

WP: Израил АКШка Иранның атом объектларына һөҗүм итмәскә сүз биргән


Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу. Архив фотосы
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу. Архив фотосы

Израил Иранга һөҗүмен АКШтагы 5 ноябрьгә билгеләнгән сайлауларга кадәр ясарга җыена, диелә. Моннан тыш, АКШ белән киңәшләшүләрендә Израил Лүбнәндәге операциясен "якын атналарда" бетерәчәген әйткән, дип яза The Washington Post.

Иранга җава һөҗүме ясаганда Израилнең һәдәфләре - атом яки нефть объектлары түгел, хәрби объектлар булачак. Бу хакта 9 октябрьдә телефоннан сөйләшкән вакытта, Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу АКШ президенты Джо Байденга әйткән, дип ышандыра The Washington Post.

1 октябрьдә Иран Израилгә ракетлар белән һөҗүм ясады. Моңа җавап итеп Израилнең бары тик хәрби объектларны гына һөҗүмгә тотачагын Вашингтонда "җиңел сулап" каршыладылар, дип яза газет.

Элегрәк АКШ һәм Израил вәкилләре берничә тапкыр сөйләшүләр уздырды. Вашингтон бу сөйләшүләрдә Якын Көнчыгыштагы низаг тагын да куермасын өчен Израилнең җавап чараларын чикләргә тырышты.

Президент Джо Байден Израил урынында булсам, Иранның нефть чыгару урыннарына түгел, альтернатив урыннарга һөҗүмнәр ясауны уйлар идем, дип белдергән, бу хакта Reuters җиткерде.

Аналитиклар Иран нефть объектларына һөҗүм ясау энегрия чыганакларына бәя артуына китерергә мөмкин, ә атом объктларына һөҗүмнәр булса, бу низагның тагын да куеруына китерергә, аңа АКШны да җәлеп итәргә мөмкин, дип сагайды, дип искәртә The Washington Post.

Израил Иранга һөҗүмен АКШтагы 5 ноябрьгә билгеләнгән сайлауларга кадәр ясарга җыена, чөнки Тәһран җавап гамәлләрен озакка сузуны йомшаклык дип кабул итәргә мөмкин, дигән газетка әңгәмәдәшчесе.

Моннан тыш, АКШ белән киңәшләшүләрендә Израил Лүбнәндәге операциясен "якын атналарда" бетерәчәген әйткән, дип яза The Washington Post.

Лүбнәндә Израил "Хизбулла" радикаль төркеменә каршы хәрби хәрәкәтләр алып бара.

  • 1 октябрь кичендә Иран Израилгә быел икенче тапкыр һөҗүм итте - 200ләп ракет очырды. Аларның күбесе тотып алында дип ышандырдылар.
  • Иран җитәкчелеге моны АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме һәм Лүбнәндәге "Хизбулла" радикаль төркеме лидерларының үлеменә җавап дип атады.
  • Израил премьер-министры Биньямин Иран "зур хата ясады һәм моның өчен түләячәк", дип белдерде.
  • Иранның һөҗүменнән соң АКШ президенты Джо Байден Израилнең Ирандагы атом объектларына һөҗүменә каршы чыгуын белдерде.
  • АКШның Республикан фиркасеннән президентлыкка намзәт Дональд Трамп октябрь башында Израил Иранның атом объектларына һөҗүм итәргә тиеш, чөнки Иран - "бездә булган иң зур куркынычлар ул", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG