Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Навальнаяның Русия деколонизациясе турында белдерүе. Ә халыклар нинди фикердә?


Юлия Навальная
Юлия Навальная

"Юлия Навальная Путинның империячел сәясәтен дәвам иттерә". "Ә сез халыкның фикерен тыңладыгызмы? Минем өчен фикер йөртмәгез." Навальнаяның Словениядә чыгышына карата фикерләр шундыйрак. Ни өчен Навальная бу мәсьәләне күтәрде? Азатлык Радиосы төрле халык вәкилләренең фикерен сорашты.

Ни өчен уртак тарихи һәм мәдәни бэкграунды булган кешеләрне ясалма килеш аерырга кирәклеген деколонизаторлар аңлата алмый

Узган атнаны мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Словениянең Блед шәһәрендә Стратегик форумда чыгыш ясады. Русия киләчәктә ничек корылырга тиеш, Европага Русиягә карата нинди стратегия белән эш итәсе турында иде аның чыгышы.

Ул Европа сәясәтчеләре арасында Русия президенты Владимир Путин белән килешеп, элеккечә яшәргә мөмкин дип уйлаучылар да бар диде. Кемдер Русия халкы тулысынча Путинга теләктәшлек күрсәтә, Украинага каршы алып барылган сугышны хуплый, шуңа ниндидер үзгәрешләрне көтү урынсыз дип фикер йөртүләр дә бар диде Навальная. Моннан тыш Европа сәясәтчеләре арасында Русия бер могҗиза белән юкка чыгар да мәсьәлә үзеннән үзе хәл ителер дип уйлаучыларны да күрәбез — әмма Русиянең демократик дәүләткә әйләнсен өчен тырышлык салырга әзер булучыларны табу авыр, ә бу, Юлия фикеренчә, киләчәктә вазгыятьне тамырдан үзгәртү өчен иң кулай эш ысулы.

Навальнаяның чыгышы инглиз телендә яңгырады. Бераз вакыт узганнан соң Навальный такымының социаль челтәрләрендә урысчага аударылган чыгышның тезислары басылды. Менә шул урыс булмаган халыклар арасында, аеруча соңгы өч елда деколонизация сәясәтен алып баручы активистларда ризасызлык тудырды да инде.

Юлия Навальнаяның "Ашыгыч рәвештә Русияне деколонизацияләргә кирәк дип сөйләүчеләрне дә табачакбыз. Имеш, безнең артык зур булып тоелган Русияне дистәләгән кечкенә һәм куркынычсыз дәүләтләргә бүлгәләргә кирәк. Әмма ни өчен уртак тарихи һәм мәдәни бэкграунды булган кешеләрне ясалма килеш аерырга кирәклеген деколонизаторлар аңлата алмый. Бу ничек башкарылырга тиеш — моны да аңлатучы юк" дигән сүзләргә карата фикерләр күп яудырылды һәм күп очракта каты әйтелде.

Русия оппозициясе мондый белдерүләр ясап Путинның диктаторлык режимын кабатлый

Төп дискуссия "Русия азиатлары" медиасы платформаларында бара. Медиа үзе дә Юлия Навальнаяның сүзләренә җавап язды. Алар фикеренчә, Юлия бу чыгышы белән деколонизация темасы белән шөгыльләнүче активистларны маргинналларга чыгарырга тырыша. "Әгәр дә Навальная әйткәнчә, якты киләчәкле Русия ирекле һәм Европаның бер өлеше буласы килә икән, дәүләтнең деколонизациясе — аның үсеше өчен табигый һәм котылгысыз адым. Русия оппозициясе Европаның демократик корылышына кызыга, әмма көнбатыш демократиясе үзенең элекке колонияль үткәнен таный һәм бу юнәлештә тырышлык куя. Русия оппозициясе исә мондый белдерүләр ясап Путинның диктаторлык режимын кабатлый", дип язды.

Навальный такымының социаль челтәрләрендә бу чыгышы турында язманы 7 меңләп кеше хуплаган, меңнән артык кеше фикерен калдырган. Алар арасында:

"Ә безнең уртак тарих нинди соң? Мәскәүлеләр һәм петербурлар республикалар кешеләрен санга сукмый, акцент белән сөйләшүләре өчен мыскыл итәләр, Русиядә бары тик урыслар яши дип уйлыйлар. Безнең уртак бары тик урыс теле була ала. Урыс телен деколонияләштерергә кирәк";

"Бәлки, республикаларның үзләреннән алар ни теләгәнен сорарсыз?";

"Гасырлар дәвамында төрле халыкларны геноциды, этник яктан халыкларны юк итү, көчләп урыслаштыру, халыкларның җирләрен басып алу
шушымы уртак бэкграунд?";

"Юлия, Кавказ белән уртак тарих шуны күрсәтә: сез оккупантлар, ә мәдәни бэкграунд юк, үзебезне яклар өчен без бары тик сезне аңларга өйрәндек, сез исә безнең хакта берни белмисез";

"Гафу итегез, ә Путин белән Навальная арасында нинди аерма бар? Алар бер сүзне сөйли бит";

"Республикаларга үзләренең язмышларын хәл итәргә мөмкинлек бирегез инде, йә! Оппозициянең бөтен бәласе дә шунда сез республикаларга үзбилгеләнү хокукын бирергә теләмисез. Тагын бар нәрсә дә Мәскәүнең кабинетларында хәл ителәчәкме?";

"ФБК Кремль кебек үзенең урыс дөньясында яши бирә";

"Мин иреклеккә чыгачак республикалар өчен борчылмас идем. Ә менә Мәскәүне нәрсә көтәчәк? Савымлы сыерлардан колак кагылса, ничек яшәр Мәскәү?" дигән фикерләр шактый күп калдырылган.

Азатлык Радиосы исә деколонизация темасы белән шөгыльләнүче активистларның фикерен сорашты. Аларның фикеренчә, ФБКның дәрәҗәсе төшкәннән төшә бара.

"Деколонизаторлар турында сүз катканнар икән, димәк, безнең көчебез бар"

Азат милләтләр Лигасының вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон моңа кадәр Азат милләтләр Лигасы төрле конференцияләр уздырып, Европаның төрле илләренең түрәләре, депутатлары белән очрашса да, безне ишетмиләр дип әңгәмә биргән иде Азатлыкка. Хәзер исә аның фикере бераз үзгәргән. Юлия Навальнаяның Словениядәге конференциядә чыгыш ясап, ул Азат милләтләр Лигасы кебек оешмаларның көчен сизә башлаганнар дип саный.

Айгөл Лайон
Айгөл Лайон

— Деколонизаторларны, Навальная әйтмешли, эзләргә кирәкми. Оешкан, ачыктан-ачык эш итүче оешмалар бар. Без күз өстендә кашбыз дигәндәй, менә без, сөйләшергә әзербез — фикеребез кирәк икән, аңлатабыз. Моңа кадәр безне ишетмиләр, күрмиләр дип уйлый идем, әгәр дә мөнбәрдән деколонизаторлар турында сүз катканнар икән, димәк, безнең көчебез бар, куркыныч барлыгын күрәләр, эшебезне тоялар. Русия таркалырга тиеш түгел, бездән башка нишлисез, Идел буенда, Кавказда сугыш булачак, якутлар үзаллы яши алмаячак, диләр. Халыклар аерым дәүләт булдырырга мөмкин дигән фикерне юкка чыгарып, үзләрен өстен кую дәвам итә. Иң кызыгы Навальная Словениядә чыгыш ясады, ә Словения — вакытында Югославиядән беренчеләрдән аерылып чыккан дәүләт, башкаларга үрнәк күрсәтте.

Уртак юл узылганны аяк астында таптап Русия өченче ел Украинаны утка тота

Мине чынында Навальнаяның "гомум бэкграунд булган халыклар" дигән сүзләре аптыратты. Бердәм Советлар Берлегендә булган бүген аерым бәйсез дәүләтләр белән Мәскәүнең бэкграунды юкмы? Харьков, Львов утка тотылган чакта Юлия Навальная гомум тарих булган милләтләр аерылырга тиеш түгел дип чыгыш ясый. Әмма урыслар украиннар белән дә уртак юл узган, тик Русия моны аяк астында таптап өченче ел Украинаны утка тота. Мондый фикернең нигезе — икейөзлелек. Бүген уртак бэкграунд булган украиннарны юк итүне күзәтәбез. Ә безне юк итмәячәкләрме?

Алар безне күрмәмешкә салыша, алар өчен — вак кешеләрбез. Безнең белән беркайчан да сөйләшкәннәре юк. Без алар белән аралашырга тиешме? ФБКдан чыккан башкортстанлы сәясәтчеләр белән дә бара торган юлларыбыз уртак түгел. Аларга аңлатуны, сөйләшүне кирәк дип санамыйм. ФБКның дәрәҗәсе түбән тәгәрәде, бу сүзләр дә инде нокта куйды дип саныйм.

Айгөл Лайон "деколонизация" төшенчәсен төрлечә аңлаучы һәм кабул итүчеләр, сөйләүчеләр бар дигәнне исәпкә алырга кирәк, ди. Кемдер Азат милләтләр Лигасы кебек Русиядән аерылып чыгып бәйсезлек турында сөйли, ә кемдер империячел карашны үзгәртү турында фикер йөртә, ди ул. "Аерым оешмалар, активистлар шул ук урыс оппозициясенә үзегезне бөек халык итеп тоюны онытып, башка халыклар белән бер дәрәҗәдә икәнен аңлауга җитегез дип сөйли, империячел карашны үзгәртергә кирәк дип чыгыш ясыйлар. Кемдер башкаларның баш миләрен үзгәртеп Русияне саклап калу яклы, без исә коллыктан чыгу өчен көрәшәбез, суверенитетны яулау — төп максат. Шуңа деколонизация төшенчәсе киң", ди ул.


"Мәскәү үзе Татарстаннан Русия эчендә каласызмы дип сорарга тиеш булачак"

Чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзер Нью-Йоркта яшәүче IT-белгеч, активист Ренат Хәйруллин да Юлия Навальнаяның белдерүеннән соң төрле пабликларда үз фикерләрен калдырды. Ул гомумән Русиянең оппозиция вәкилләренә дәгъвам бар, ди. Аның фикеренчә, хәзерге оппозиция Путин хакимиятенең империячел карашын дәвам иттерә. Төбәкләрнең, аеруча республикаларның аерым яшисе киләме, Русия эчендәме — моны сәясәтчеләр түгел, ә халыклар хәл итәргә тиеш, ди ул.

Ренат Хәйруллин
Ренат Хәйруллин

— Юлия Навальнаяның чыгышында минем өчен бернинди яңалык булмады ягъни шулкадәр күңелем кайтты дип әйтә алмыйм. Аның чыгышын тыңламадым, әмма рәсми аккаунтларда "деколонизаторлар", "деколонизация" сүзләрен куштырнак эченә алынган. Кызык. Димәк, гомумән бу теманы җитди кабул итү юк.

Мин Максим Кацны да, Илья Яшинны да тыңлыйм, алар да ара-тирә бу темага фикерләрен әйтә. Әмма, иптәшләр, сез менә минем турында, Татарстанда туган татар турында фикер йөртәсез икән, минем кебек кешеләрдән фикерне сорадыгызмы? Русия таркалырга тиеш түгел, деколонизация төшенчәсе уйлап табылган дип әйтәсез, әмма ник башкаларның фикерен тыңларга, бәхәсләшергә теләмисез соң?

Шушындый буламы демократия?

Кешеләрнең фикерен сорамыйча, исәпкә алмый гына Русиянең матур киләчәген булдырырга телиләр. Шушындый буламы демократия? Сүз, мәсәлән, Татарстан турында бара икән, аның аерылып чыгу турында мәсьәлә тормый, Татарстан Русиягә кушылачакмы, юкмы дигән сорау куелырга тиеш. Татарстан — де-юре бәйсез дәүләт. Аның суверенитет турында Декларациясе бар, Референдум уздырылды, халыкның күпчелеге мөстәкыйль яшисебез килә дип тавыш бирде. Шартнамәләр имзаланды. Аны 2017 елда Мәскәү үзе озайтмады.

Кемдер хакимияткә килә икән, Мәскәү Шартнамә имзалау турында Татарстаннан сорарга тиеш булачак. Яңа Шартнамә кирәкме, юкмы икәнен белер өчен, бәлки, референдум уздырырга кирәк булачак. Кем белә, Шартнамәсе кирәкми, Русия эчендә калабыз диярләр. Яки бәйсез яшибез дип тавыш бирерләр. Әмма моны халык үзе сайларга, үзе хәл итәргә тиеш. Бәлки, Татарстан белән Башкортстан үзара конфедерация төзер. Кешеләрдән сорагыз! Минем федераль оппозициягә төп дәгъвам шунда.

Әфәнделәр, ханымнар, Казан белән Уфа бер-берсе белән оста һәм шома гына килешәчәк

Оппозиция үзләренең аудиториясенә карап эш итә. Русия таркалса, атом-төш коралы белән ничек булачак дип куркыталар. Имеш, төбәкләр үзара талашып бетәчәкләр. Таулы Карабах мисалын китерәләр. Әфәнделәр, ханымнар, Казан белән Уфа бер-берсе белән оста һәм шома гына килешәчәк. Әллә без мари, чуашлар, удмуртлар белән уртак тел таба алмабызмы дип уйлыйсызмы? Төбәкләр, халыклар турында бу рәвешле уйлау — ап-ачык империячел караш. Имеш, Мәскәү генә идарә итә ала. Өлкән урыс агае төшенчәсен уздык, сабак алдык.

Кызганычка, федераль оппозициягә безнең карашны аңлатырлык, бәхәс корырлык, деколониаль сәясәт турында җиткерә алырлык шәхесләр юк. Татарстанның мөһаҗирлектәге активистлары арасында да андый күренми. Татарстан үрнәгендә бәхәс алып барырга мөмкин. Татарстан мөстәкыйльлек булганда никадәр үсеш алганын барысы да күрә бит. Әле аяк терәп аларның дәрәҗәдәге шәхесләребез юктыр, әмма урыс оппозициясе моңа әзер дә булырга тиеш. Дискуссия ирекле булырга тиеш.

"Русия җитәкчелегенә кем килсә дә, удмуртларны кайгыртмаячак"

Артем Медведев милләте белән удмурт, соңгы елларда АКШта яши. Эшкуарлык белән кәсеп итә. Аның сүзләренә караганда, ул мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның тарафдары булган, урам җыеннарына да чыккан, төрлечә ярдәм иткән, аның сәяси карашларын яклый идем дип сөйләде ул Азатлык Радиосына.

Медведев удмуртларның телсез калуы, аларның физик яктан бетеп баруы, Удмуртиядә республикага караган бер генә җитештерүче завод калмыйча керемнәр барысы да Мәскәүгә китүе, кешеләрнең фәкыйрьләнүе оппозициядәге сәясәтчеләрне кызыксындырмый, ди. Юлия Навальнаяның чыгышы шуны тагын бер кат дәлилләде, ди ул. Активист удмуртларда ни өчен без, удмуртлар, Русия эчендә калып үзебезгә үлем җәзасы чыгарырга тиеш, без бәйсезлек өчен көрәшкән халыклар белән берләшеп, исән калуны кайгыртырга тиеш, ди.

Артем Медведев
Артем Медведев

— Юлия Навальная иренең эшен дәвам иттерә, ул Русиянең демократик ил булуын тели. Әмма кайбер мәсьәләләрдә, мәсәлән, ул халыкларның үзбилгеләнүенә кагылды һәм кешеләрдә, миндә дә ризасызлык тудырды. Димәк, бу — авырткан сөял, бу турыда кимендә ачык бәхәс булырга тиеш. Русиянең таркала алынуы, деколонизация турында сөйләшүдән куркырга кирәкми. Навальная Русиянең күп дәүләтләр булуы начар, атом-төш коралы кемнең кулында булуы билгесез булачак дип саный. Путин режимы юкка чыгачак икән, көнбатыш мондый коралның гомумән булуын теләмәс дип саныйм. Русияне киләчәктә демитарилизация көтә дип чамалыйм.

Мәскәүгә барсам, мине туктатып документларымны тикшереп интектерделәр

Русия оппозиционерлары күпчелеге милләте белән — урыс, шуңа да аларга урыс булмаган кешеләрнең Русиядә ничек яшәгәнен аңлау авыр. Мәсәлән, мин — удмурт. Гомер буена Мәскәүгә барсам, мине туктатып документларымны тикшереп интектерделәр. Бу минем өчен — җәза, мыскыл итү. Күзләрем кысык, яңакларым түгәрәк булганга шунда ук "әһә, бу урыс түгел, паспортын тикшерик" дигән караш булды. Туйдырды. Урыслар үзләре бездә чит кешеләрне күрә, бернинди дә уртаклык юк дип саный.

Путин Русиясендә безне исәпкә алучы да, белүче дә, танучы да юк. Навальный тарафдарлары да хакимияткә килгәч, удмуртларны кайгыртуларына ышанмыйм. Алар башка мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк. Русия асаба халыклары бар дип матур сүзләр әйтерләр ул, әмма олы агай кебек эш ителмәс дип кем гарантия бирә ала? Большевиклар да башта милләтләргә таянды, "коренизация" сәясәте булды, ә аннары аякка баскач, репрессия елларында удмуртларның зыялыларын Сандормохта атып бетерделәр. Тагын шулай була ала.

Безне, удмуртларны, ишетмәсләр дә, мөгаен. Безгә татарлар, калмыклар, адыглар, мари, коми, якутлар һәм башкалар белән берләшеп, үз хокукларыбыз өчен көрәшергә туры киләчәк. Бу без бар, безнең хокуклар бар дигәнне җиткерер өчен кирәк.

Удмуртия Люксембург кешеләреннән нәрсәсе белән аерыла?

Русия бәйсез бәләкәй дәүләтләргә бүленер дип куркуларына аптырыйм. Оппозиция вәкилләре Монако, Лихтенштейн, Люксембург, Андорра кебек дәүләтләрне күргәннәре юкмы соң? Зур дәүләтләр янында кечкенеләре менә дигән итеп яши. Удмуртия Люксембург кешеләреннән нәрсәсе белән аерыла? Үзе тапкан малы белән, салымнар белән ничек эш итәргә кирәклеген удмуртлар үзе хәл итә алачак, — дип сөйләде ул.

"Уртак тарих канлы басып алуга нигезләнә"

Рәйсә Зубарева
— Саха Республикасының бәйсезлеге өчен көрәшүче хәрәкәт вәкиле. Ул үзен Юлия Навальнаяга "Мин — саха халкын Русиядән аерылып бәйсезлеккә өндәүче кешемен" дип таныштырды һәм саха белән урысларның уртак тарихы басып алуга һәм туган телдә сөйләшергә, укырга тыюга бәйле дип сөйләде.

— Сез бездән Русиядән чыгуның стратегиясе нинди булачак дип сорыйсыз. Ә бездән нидер таләп итәр өчен сезнең нинди хокукларыгыз бар? Стратегиябезне китереп сездән раслатуыбызны телисезме? Артыгын телисез түгелме?

Милләтемә үз телендә язарга, укырга, фикерләргә рөхсәт ителми

Ни Навальная, ни Ходорковский, ни Пономарев ише кешеләр безнең язмышны хәл итмәячәк. Без, сахалар, аны үзебез кайгыртачакбыз. Сез уртак тарихи бэкграунд турында әйтәсез. Саха белән урысларның уртак тарихы турында әйтәбез икән, бу тарих безне канга батырып яулап алуга нигезләнә. Аннары саханы салымнарга батыру булды. Акча белән генә түгел, сахалар гомерләрен биреп юкка чыга. Сахалар Русия башлаган һәр сугышында күпләп һәлак була. Уртак мәдәни бэкграунд шундый: миңа һәм минем милләтемә үз телендә язарга, укырга, фикерләргә рөхсәт ителми. Безгә, сахаларга, үз туган ягын яратырга, безгә карата җинаятьләрнең кылынуы турында сөйләргә ярамый. Менә шушы — безнең уртак тарихи һәм мәдәни үткәнәбез.

Сезнеңчә, үз халкына бәйсезлек теләгән кеше — Путинның пропагандистик идеяләрен тормышка ашыручы икән. Бу — безгә карата басым. Сез ул Европаның төрле кабинетларына йөреп, Европа түрәләрен Русиянең таркалуы белән куркытасыз, Русия кечкенә һәм куркыныч дәүләтләргә бүленәчәк дип өркетәсез. Саха Республикасында атом-төш коралы юк, без беркемгә дә куркыныч тудыра алмыйбыз. Русиянең таркалуы Европага да, башка дәүләтләргә дә киләчәктә кулай гына, — диде ул.

Зубарева чыгышында Юлия Навальнаяга сорау биреп, аңа ачыктан җавап бирүне сораган. Активист: "Юлия, сезгә, урыс кешесенә, Саха Республикасы нәрсәгә кирәк?" дип мөрәҗәгать итә.

Бу дискуссиягә карата әле Юлия үзе дә, Навальный такымы вәкилләре дә катышмады, чыгышта яңгыраган фикерләргә киң аңлатма бирелмәде.

  • Владимир Путин Украинада сугыш башлаганнан соң Русиянең таркалу ихтималы турында бәхәсләр барлыкка килде. Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) вәкилләре мондый фараз тормышка ашырлык түгел дип килә. ФБК активистлары Леонид Волков та, Владимир Милов та төрле вакытларда шундыйрак фикерләрен белдерде. ФБК вәкиле, тумышы белән Уфадан булган Георгий Албуров та Татарстан белән Башкортстанның Русиядән аерылып чыгу идеясен "супермаргиналь" дип атады. "Күрәм ки, Каспаровтан соң Башкортстан һәм Татарстанның яки тагын башка төбәкнең аерылып чыгуы турында сөйләшүләр башланды. Мин 17 ел Уфада яшәдем һәм шуны әйтәсем килә: бу — супермаргиналь идея, Башкортстанда нибары дистә кешегә генә кызыклы була ала. Халыкның 99,9%ы аерылу турында ишетсә, бармагын чигәсенә төртеп боргалый," дип язды ул.
  • Милли оппозиция вәкилләре исә либераль оппозиция милли мәсьәләдә хакимияттән берни белән дә аерылмый дип белдереп килә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG