Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Хәйруллин: "Чит илдән татарлыкка башкача карыйсың"


Ренат Нью-Йоркта, сугышка каршы чарада
Ренат Нью-Йоркта, сугышка каршы чарада

Элек Нью-Йорк, хәзер Сан-Францискода яшәүче Ренат Хәйруллин Украинадагы сугышның беренче көненнән үк аңа каршы чараларга чыга. Азатлыкка ул Нью-Йоркта татарча сөйләшү клубын оештырулары, чит илдә татарлыкка күбрәк тартылуы һәм кайбер татар сәяси активистларның карашлары белән риза булмавын сөйләде.

Казан егете Ренат Хәйруллин Татарстанда белеп алгач, Мәскәүдә эшләп алды, 2021 елда исә Америка Кушма Штатларына күченде. Берничә ел Нью-Йоркта яшәгәннән соң хәзер ул Сан-Франциско шәһәренә күченде.

Татарстанда яшәгән чакта татарлыкка бик тартылмаса да, чит илдә бу мәсьәләгә башкача карый башлыйсың, ди ул. Нью-Йоркта танышкан татарлар белән алар сөйләшү клубын оештырганнар, хәзер ул Калифорниядә дә татар очрашуларын оештырырга тели.

Сугышка каршы катгый позициядә торган Ренат аңа каршы протест чараларында катнаша. Татар чараларына исә ул чыгарга теләсә дә, кайбер милли активистларның радикаль карашлары аны тотып тора. Моңа мисал булып ул үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаган оешманы атый — ул шул "хөкүмәт" өчен тавыш бирмәгәнен искәртә.

— Ренат, сез үзегез Татарстаннан, татарча яхшы сөйләшәсез. Сез кайсы районнан, кайларда укыдыгыз?

Хәзер Азнакайда урысча-татарча, ике телне кушып сөйләшәләр

— Мин үзем Казанда туып үстем. Казанда күбрәк урысча сөйләштем, әтием ягы Азнакайда исә күбесенчә татарча сөйләштем. Шуңа телемдә Азнакай сөйләше билгеләре бар. Күптән түгел Нью-Йоркта бер Кукмара егете белән күрешкән идек, безнең сөйләшләрдә кайбер сүзләрнең туры килмәвенә көлештек.

Шөкер, мәктәптә татар теле безгә яхшы укытылды, шуңа тел нигезләрен, грамматиканы әзрәк беләм. Практика гына җитмәде, аралашу әзрәк булды, ләкин сингармонизм кагыйдәләрен беләм. Казан университетында 2 югары белем алдым, шуннан соң Мәскәүгә яшәргә күчтем.

Ренат Хәйруллин
Ренат Хәйруллин

Казанда татарча сөйләшүдән оялдым дип әйтә алмыйм, ләкин барыбер шәһәрдә татарча аралашу табигый түгел иде, татар телендә мин күбрәк Азнакайга кайткан вакытта сөйләштем. Азнакайда бөтен кеше урысча да аңламый иде, татарча аралашырга туры килә иде. Хәзер бу хәл үзгәрде, әлбәттә, анда урысча-татарча, ике телне кушып сөйләшәләр.

Азнакайдагы әби-бабай белән шундый нәрсә дә истә: алар үзләре мине "урысча сөйләшәсең" дип сүгә иделәр. Ләкин якынча 20 яшемдә миндә татарлыкка тартылу барлыкка килгәч — ул чакта уразалар да тотып карадым, татар телендә күбрәк сөйләшергә теләдем — менә ул чакта әби-бабай минем белән вата-җимерә урысча сөйләшергә тырышты. Шуңа нык аптырадым, сәбәбен дә белмим, тик миңа бу зур парадокс булды. Яшь кешедә татарлыкка тартылу була торганда, бу омтылышым терәк тапмады.

Мәскәүдә татар теленә игътибарым әллә ни булмады. Татарча җырларны да тыңламадым — күрәсең, ул чакта аны җитәрлек дәрәҗәдә "модалы" дип уйламадым. Инде Нью-Йоркта яшәгәндә татар музыкасын үзем өчен яңадан ачтым, бик күп һәм төрле музыка тыңлыйм. "Әйдә! Online"да татар җырлары тарихы турында рубриканы бик яратып укыйм. Балачакта татар классик музыкасы "искергән, олдскул" дип кабул ителде, хәзер исә аңа, киресенчә, зур тартылыш бар.

— Ә Америкага сез кайчан һәм ничек күченергә булдыгыз?

— Мәскәүдә стартаплар белән шөгыльләнгәннән соң, Америкага күчәргә уйладым. Башта бер стартап белән күчеп караган идем, анда килеп чыкмады, нәтиҗәдә, 2021 елда мондагы акселератор проекты аша Америкага күчә алдым. Бу ширкәткә Африка базарын ачтым, алар моңарчы бөтенләй белмәгән өлкә иде ул. Моны стартап буларак оештырдык — нәтиҗәдә, бер елдан соң бу програмның мөдире булдым.

Америкага мин сәләтле кешеләр визасы белән кердем. Бөтенләйгә күчәрмен дип уйламаган идем, хатыным белән ике шәһәргә бергә яшәрбез дип уйлашкан идек — ярты ел Мәскәүдә, ярты ел Нью-Йоркта дип. Әмма 2022 елда сугыш башланды. Мин беренче көннәрдән үк Инстаграмда сугышка каршы постлар урнаштырдым, гомумән, әлегә Русиягә кайтмаска булдым.

Америкада җирле халык белән күбрәк аралашырбыз, интеграция булыр дип уйласак та, барыбер үз кешеләребезгә тартылабыз. Нью-Йоркка күчкәннән соң 1,5 еллап узгач, карасам, без фатирда дуслар буларак: Ренат, Алинә, Регина, Рөстәм, Карина утырабыз. Шул хәлне аңлагач, озак көлештек. Барыбыз да Казаннан, ләкин анда бер-беребезне белми идек, Нью-Йоркта исә дуслаштык.

Төп кагыйдә — татарча сөйләшү яки, кимендә, татарча сөйләшергә тырышу. Ниндидер сүзне кемдер белми икән — аны өйрәнәбез.

Шуннан соң Твиттер һәм башка социаль челтәрләрдә тагын татарча сөйләшүче, татарлыкка тартылган кешеләр белән таныштык.

— Нью-Йоркта сезнең татарча сөйләшү клубы да эшләп алды бит, аны шул кешеләр белән башладыгызмы?

— Әйе, шул танышкан кызларның берсе "әйдәгез, татарча сөйләшү очрашуларын ясыйк" диде. Бик күп кеше җыелмаса да, уртача 6-7 кеше идек — шимбә көннәрендә бергәләп җыелып, татарча аралаша идек.

Төп кагыйдә — татарча сөйләшү яки, кимендә, татарча сөйләшергә тырышу. Ниндидер сүзне кемдер белми икән — аны өйрәнәбез, кайчак хәтта, кирәк булганда, грамматик кагыйдәләр дә өйрәнеп ала идек. Ә болай аралашу, уеннар уйнау иде. Мәсәлән, "эшләпә" (кәгазьдә язылган сүзне татарча аңлату) кебек уеннар да уйный идек. Яңа елны да шул клуб дусларыбыз белән каршы алдык, бәлеш тә пешердек. Чит илдә андый нәрсәләр тансык инде.

Ул клуб ачык иде, үзебез өчен генә дигән кагыйдә юк иде. Нью-Йоркта нинди татарлар белән күрешсәк, танышсак, аларны шунда чакыра идек. Теләгән кеше килә иде. Татарча сөйләшмәгән кешеләр дә бар иде, андыйлар, аңлашыла, очрашуларга әллә ни килми иде. Начар белгән кешеләргә дәресләр, курслар кирәк — сөйләшү клубы түгел шул.

2023 елның декабрендә Төньяк Каролинада узган "Татар саммиты"ннан Ренат язмасы:

— Бу очрашулар турында үткән заманда сөйлисез, хәзер дәвам итү нияте юкмы?

— Мин хәзер Нью-Йорктан Сан-Франциско шәһәренә күчтем шул, шуңа күрә Нью-Йоркта бу эшне дәвам итеп булмас. Әмма Сан-Францискода да берничә татар кешесе белән таныштык, монда да татарча сөйләшү клубын оештыру теләгем бар.

Беләсездер, Сан-Францискода татар кафесы ачылды. Мин бу шәһәргә килгәч, иң беренче барган урыным шул кафе булды — бик ошаттым. Бәлки, безнең очрашуларны шунда оештырырбыз да, карарбыз. Сан-Францискода татарлар күп, анда узган гасырда ук күченгән татарлар җәмгыяте бар бит. Әмма, билгеле, күптән күчкән һәм яңа күченгән татарлар арасында да аерма бар — кызыксынулар, уртак темалар аерылып тора.

Сан-Францискода "Noize MC" концертында татарлар. Бер кешенең йөзе аның үтенече белән яшерелде.
Сан-Францискода "Noize MC" концертында татарлар. Бер кешенең йөзе аның үтенече белән яшерелде.

Мәсәлән, Сан-Францискода Noize MC концертына барган идем, шунда "Home" язуы һәм Татарстан харитасы төшкән футболкалы бер егетне күрдем. Аның янына килеп, "Син татармы?" дип сорадым, әйе дигәч, көлештек, таныштык. Ул шуннан соң кайдандыр Татарстан байрагын чыгарды, шунда ук яныбызга тагын ике татар кешесе килде. Менә шулай уртак кызыксынулар татарларны берләштерә. Иртәгәсе көнне бу танышкан кешеләр белән татар кафесына барып күрештек.

— Димәк, Нью-Йоркта татар сөйләшү клубын оештырган идегез, хәзер Сан-Францискода да башларга телисез. Ә бу эшчәнлек сезнең өчен нигә кирәк, шуны аңлата аласызмы?

— Яхшы сорау. Татарстанда яшәгәндә, татарча аралашу, татарларны очрату гел була, син аны табигый дип кабул итәсең, һәм бу җитәрлек тә. Чит илгә күчкәч исә, үз тамырларың, миллилегең үзен бик яхшы белдертә. Мин чит илдә үземне беркайчан да урыс дип әйтмәдем, Америкада да үземне татар икәнлегемне аңлатам, "russian" сүзе ватандашлыкны гына түгел, милләт икәнлеген дә әйтәм. Бу минем өчен бик мөһим.

Ул егет кайдандыр Татарстан байрагын чыгарды, шунда ук яныбызга тагын ике татар кешесе килде!

Шулай ук сагыну факторы да зур роль уйный, әлбәттә. Мин бит бу эшне, беренче чиратта, үзем өчен эшлим, үземә милләттәшләр белән күрешү, аралашу кызык. Миңа татарча сөйләшү күнекмәсен югалтмау да мөһим. Шулай ук башкаларга да файда тисен дигән теләк тә бар, татарча яхшы сөйләшү өчен тел практикасы, аралашу кирәк бит.

Музыка турында әйтеп киттем инде, Казанда миңа татар музыкасы бер дә кызык түгел иде. Аны белә идем, ләкин ул миңа кирәкми иде. Хәзер бу кызыксыну бар. Чит илдән татарлыкка башкача карыйсың. Мин аралашкан башка кешеләр дә шулай әйтә.

Үземне татар булып тою һәм шуны күрсәтү миңа мөһим, шуңа күптән түгел мин татар милли бизәге белән тату да ясадым әле. Моның өчен танышым татар орнаменты белән махсус эскиз ясады.

— Башка темага сөйләшеп алыйк. Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач ук, син Нью-Йоркта сугышка каршы чарага чыктың. "I'm Russian but I stand with Ukraine" дигән плакат тоттың. Нигә чыгарга булдың, бу сиңа зыян китерер дип курыкмадыңмы?

— Җавапны ерактан башлыйм: мин Америкада беренче тапкыр 2008 елда "Work and travel" програмы белән булдым. Ул Америкада финанс яктан бик авыр ел иде, миңа ул чакта ул ил ошамады. Бүтән монда килмим дип уйладым, Русиядә хакимияткә Медведев килгән чак кына иде ул, ул технологияләр турында сөйли, хәзер Русиядә үсеш булыр, барысы да яхшы булыр дигән якты өметләр бар иде. "Чит илгә китәргә кирәк" диюче дусларым белән ризалашмый идем.

Мин чит илдә үземне беркайчан да урыс дип әйтмәдем, Америкада да үземне татар икәнлегемне аңлатам

Татарстан да ул чакта чәчәк аткан вакыт, ул әле федерация эчендәге республика иде, хокуклары бар, Универсиадага әзерлек башлана... Бөтен яктан ал да гөл дип уйлаган вакытлар.

Ә менә шуннан соң Русиядә барган хәлләр фикеремне үзгәртте. 2017 елда татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару кануны, Русия Конституциясен үзгәртү һәм анда урыс теленә аерым статус бирү, башка үзгәрешләр китте. Янәсе, урыс телен саклау кирәк. Ул бит сәламәт, киң таралган тел, аның юкка чыгу куркынычы юк. Күптән түгел Дубайда булдым, анда да ярты халык урысча сөйләшә кебек. Ә менә кечерәк телләргә авыр — аларны сакларга, үстерергә кирәк.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү минем өчен соңгы нокта иде, шуннан соң мин илдән китәрмен дип хәл иттем. Беларус протестлары һәм аларны бастыру да миңа нык тәэсир итте, хатыныма бу вакыйгалар бездә дә бу ала дидем. 2024 елга кадәр китәргә дигән идем, чөнки анда Русия президентын сайлау булачак, сугыш булачагын уйламадым да. Нәтиҗәдә без 2021 елда күчендек.

Путинның сугыш башлау чыгышын без 23 февраль күрдек, Америкада әле 23е иде. XXI гасырда, цивиль дөньяда җир өчен сугышу — минем башыма сыймаслык нәрсә. Син башта шәһәрне юк итәсең, аннары аны яңадан төзисең — ни бу? Моның идеясе дә юк, дәүләт акчаны югалта гына, күпме кешене харап итә. Бу хәлгә тыныч карый алмадым. Менә шуңа чыктым да.

2017 елда татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару кануны, Русия Конституциясен үзгәртү һәм анда урыс теленә аерым статус бирү, башка үзгәрешләр китте...

Сугыш турында сөйләшү — минем өчен аклы-каралы нәрсә. Син йә аны хуплыйсың, йә каршы чыгасың. Мин үзем сугыш турында дискуссия була да алмый дип саныйм, чөнки бу төп-төгәл — начар нәрсә. Мин — Русия паспорты иясе, мин ул ил ватандашы. Шуңа бу нәрсәгә битараф кала алмыйм.

Ул көнне мин башта Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы чарага чыктым. Шуннан соң Русия консуллыгы янына киттем. Мин — Русия ватандашы, шул сугышка каршы булуымны күрсәтергә теләдем. Һәм шуңа күрә бу хакта пост та чыгардым, күбрәк кешенең моны күрүен телим. Һәм шуннан соң да сугышка каршы постлар, язмалар чыгаруымны дәвам итәм.

— Туганнарыгыз, Казанда калган танышларыгыз моны ничек кабул итте? Бу хакта сөйләштегезме?

— Әйе, туганнар белән мин бик күп бәхәсләштем. Әле сугыш башланганчы ук, Русия "ДНР"ларны таныган чакта нык бәхәсләштек. Алар "син бернәрсә дә аңламыйсың", "без "ДНР"ны яклыйбыз" кебек сүзләр язды миңа. Сугыш башлангач та, бәхәсләр каты булды, алар миңа "син 8 ел ник дәшмәдең" кебек типик пропаганда тезисларын китереп ятты. Русия пропагандасы корбаннары инде алар.

Нәкъ шулар өчен пост яздым да мин. Украиннар өчен түгел, минем туганнарым, Русиядәге танышларым күрсен, белсен! Бу сугыш, кеше үтерү бара, бу бернинди "махсус операция" түгел икәнен аңлауларын теләдем.

Хәзер моның чын сугыш икәнен барысы да аңлыйдыр инде. Ә беренче көннәрдә бит халык арасында "хәзер тиз җиңәбез", "Киевны 3 көндә алабыз" кебегрәк күтәренке сүзләр дә булды. Шәһәрләргә бомбалар төшә, кешеләр үлә, ничек сез болай әйтә аласыз дип нык аптыраган идем.

— Ә синең татар булып, плакатыңда "I'm Russian" дип язганга реакцияләр булдымы?

— Бу очракта мин үземнең Русия ватандашы булуын күрсәтергә теләдем. Әйткәнемчә, инглизчә russian сүзе ике төрле тәрҗемә ителә: "русияле" яки "урыс". Мин бу протест чарасында үземнең нәкъ Русия ватандашы икәнлегемне һәм сугышка каршы булуымны күрсәтергә теләдем.

— Сугыш башланганнан соң бигрәк тә чит илләрдә деколонизация хәрәкәтләре активлашты, милли протест чаралары да ешайды. Татар буларак андый чараларда катнаштыңмы?

Татар булсам да, урыслар белән проблемнарым юк, Татарстанның бәйсез булган очракта да аларны дискриминация булырга тиеш түгел дип саныйм. Позициям шундый.

— Мине берничә тапкыр мондый чараларга чакырдылар. Үзен "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атаган оешмадан чакырулар булды. Мин ул оешманың бер вәкиле белән Украинаны хуплаган бер митингта очраштым, исемен әйтеп тормыйм. Мин ул хөкүмәтне белмим, мин аларны сайламадым, кемнәр икәнлеген дә белмим.

Шул оешмадан абзый белән мин "Телеграм"да языштым һәм аның позициясе миңа бөтенләй якын булмавын аңладым. Мәсәлән, ул үзе татарча сөйләшми, ләкин Татарстанда бары тик татар теле генә калырга тиеш дип әйтә. Мин аңлаганча, ул Татарстаннан бөтен урысларны куып чыгарырга кирәк дип тә саный. Бу карашлар миңа якын түгел. Ул кешегә "мин сезнең сәяси оппонентыгыз булырмын" дип әйттем.

Бу хәл мине ул оешмадан да, аларның чараларыннан да читләштерде. Ул кешеләр белән мин беркайчан да бер митингларга бармыйм дип хәл иттем. Татар булсам да, урыслар белән проблемнарым юк, Татарстанның бәйсез булган очракта да аларны дискриминация булырга тиеш түгел дип саныйм. Позициям шундый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG