Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы экстремист оешмалар исемлегенә чит илдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте"н керткән


Архив фотосы
Архив фотосы

Хәзер экстремист дип табылган оешмалар арасында "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте, Башкорт милли сәяси үзәге, үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркем бар. Министрлык аларның барысын да "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"нең структур бүлекчәләре дип атаган.  Тик мондый хәрәкәт юк.

Русия юстиция министрлыгы экстремист оешмалар исемлегенә Русиядә яши торган халыкларның үзбилгеләнүе мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган берьюлы 55 оешманы керткән.

Министрлык аларның барысын да "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"нең структур бүлекчәләре дип атаган.

Былтыр июнь аенда юстиция министрлыгы таләбе белән Русия югары мәхкәмәсе халыкара "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"не экстремист оешма дип тапкан иде. Тик мондый хәрәкәт юк.

Юстиция министрлыгы бу хәрәкәт "Русиянең бөтенлеген һәм күп милләтле бердәмлеген җимерергә" омтыла, шуңа аны Русиядә тыярга кирәк, дип саный.

Хәзер экстремист исемлеккә кертелгән оешмалар арасында "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте, Башкорт милли сәяси үзәге, чит илләрдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте", Чит илләрдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты, Мукшы милли комитеты, "Азат милләтләр лигасы", "Абориген Форус", "Бурят халкы конгрессы", "Азат Русия" фонды бар.

Шулай итеп, юстиция министрлыгының экстремистлар исемлегендә 160тан артык оешма теркәлде, аларның өчтән бере - "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт бүлекчәләре" булып тора. Русиядә аларның эшчәнлеге тыелган, бу оешмаларның эшчәнлегендә катнашучыларга зур штрафлар һәм мөддәтләр яный.

  • "Азат милләтләр лигасы"2022 елның язында булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG