Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье атом электр станциясендә зур янгын чыккан


Русия янгынның сәбәбе - украин хәрбиләренең атом электр станциясе урнашкан Энергодар шәһәрен атышка тотуы, диде. Украина ягы исә станция эшчеләре иминлек кагыйдәләрен үтәмәгәнгә янгын чыккан дип белдерде.

Кичә, 11 августта, Русия контролендәге Запорожье атом электр станциясендә зур янгын чыккан. Янгынның видеосын Украина президенты Владимир Зеленский чыгарды. Ул янгында Русия гаскәрен гаепләде, ә Мәскәү исә - Украинаны. Ике тараф та радиация фоны нормада, дип искәртте.

Запорожье өлкәсенең басып алынган өлешенә Русия куйган хакимият башлыгы Евгений Балицкий әйтүенчә, электр станциясенең суыту системы объектына ут капкан. Моңа украин хәрбиләренең атом электр станциясе урнашкан Энергодар шәһәрен атышка тотулары сәбәпче булды, диде ул.

Украина ягы исә Русия хәрбиләре баскынлыгындагы бу станциядә эшләүчеләр иминлек кагыйдәләрен үтәмәгән, янгын шул сәбәпле чыккан ди.

11 августта 23:30 сәгатьтә Русиянең "Росатом" дәүләт корпорациясе "төп янгын сүндерелде", дип хәбәр итте.

Градирнядагы эчке корылмаларга "җитди зыян килгән", дип җиткерде оешма. Балицкий радиация фоны "нормада", "Энергодар һәм өлкә өчен бернинди куркыныч юк", дип ышандыра.

1981 елда төзелгән Запорожье атом электр станциясе - Европада иң зурысы. Аның куәте - 6000 МВт. Хәзерге вакытта ул электр энергиясе эшләп чыгармый, берничә тапкыр атышлар булганнан соң реакторлары сүндерелде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова Атом энергиясе халыкара агентлыгыннан (МАГАТЭ) бу хәлгә җавап таләп итте.

Telegram-каналында Зеленский: "Русия басып алучылары Запорожье атом электр станциясендә янгын оештырды. Дөньяның, МАГАТЭның җавабын көтәбез. Русия моның өчен җавап бирергә тиеш. Запорожье станциясе Украина контролендә булса гына тулы иминлеккә кире кайту гарантияләнә ала", диде.

Ике тараф та бер-берсен атом шантажында гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG