Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән сөйләшүләр була калса, анда НАТО һәм Европа берлеге вәкилләре дә катнашырга тиеш, дип белдерде.
Рәсми сәфәр белән Киевка килгән Европа шурасы рәисе Антониу Кошта белән уртак матбугат очрашуында Зеленский: "Сөйләшүләр өстәлендә кем булачак? Русия, Украина, һәм әйткәнемчә, Европа берлеге белән НАТО. Чөнки без үзебезне бу берлекләрдә иминлек системының бер өлеше итеп күрәбез. Бу форматта нәрсә турында килешә алачагыбызны мин аңлыйм", диде.
Шул ук вакытта Украина президенты "Украина өчен көчле позиция" булмаган килеш сугышны туңдырып торуга каршы булуын әйтте. Чөнки аның фикеренчә, берничә елдан соң Путин "кире әйләнеп кайтып, Украинаны тулысынча җимерәчәк". "Көчле позиция" дигәндә Зеленский НАТО белән Европа берлегеннән иминлек гарантияләре бирелүен күз уңында тота.
Шулай ук Украина президенты Киевның үз җирләрен Русия басып алуын беркайчан да юридик танымаячагын чираттагы мәртәбә әйтте. "Бу безнең җирләр, бу безнең кешеләр. Украинаның вакытлыча басып алынган өлешләре. Һичшиксез, болар барысы да кире кайтачак. Күпчелеге дипломатик юл белән кайтуын бик теләр идек", диде Зеленский.
- Украина белән Русия арасында сөйләшүләр узарга мөмкин булуы турында медиада һәм сәяси даирәләрдә торган саен ешрак фикер алышалар.
- Кремльдә исә тынычлык турында килешергә әзер булуларын, әмма моның бары тик үзләре куйган шартларга ярашлы гына мөмкин булуын белдерәләр. Бу шартлар арасында Украинаның биш өлкәсен, хәтта хәзерге вакытта Украина кораллы көчләре контролендә булган өлешләрен дә Русиянеке дип тану да бар. Киевта бу шартларны "бөтенләй кабул ителмәслек" дип саныйлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум