Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 16 яшьлек үсмерләрне куркыныч һәм зарарлы җитештерүләрдә эшләтүне тәкъдим итә


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Элегрәк моны Татарстан депутатлары да тәкъдим иткән иде, әмма Думада куркыныч эшләргә балаларны җәлеп итүне кешелексезлек дип атадылар.

Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үсмерләргә 16 яшьләреннән башлап авыр эшләрдә һәм куркыныч яки зарарлы эш шартлары булган урыннарда эшләргә рөхсәт бирүне тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Русия хөкүмәте карары белән авыр, зарарлы һәм куркыныч эшләр исемлеге расланган, бу эшләрдә 18 яшьтән кечерәкләрнең хезмәтен куллану тыела. Әмма шул ук вакытта "Профессионалитет" федераль проекты бар — ул һөнәри-техник училищеларда дүрт ел урынына тизләштерелгән укыту программы белән 2,5 ел гына укырга мөмкинлек бирә. Ягъни 15-16 яшьлек абитуриентлар 18 яшьләре тулганчы ук укып бетерәчәк. Шулай ук соңгы 20 елда эш урыннары заманчалаштырылды, боларны исәпкә алырга кирәк, дип саныйлар министрлыкта.

Шуңа күрә министрлык Русия Хезмәт кодексының 265 маддәсенә үзгәрешләр кертергә, авыр, зарарлы һәм куркыныч эшләргә 18 яшьтән яшьрәк, әмма 16 яшьтән дә кечерәк булмаганнарны алуны рөхсәт итәргә кирәк ди. Шул ук вакытта мондый эшләрдә имин эш шартлары булдырырга кирәк, аларга дәүләт экспертизасы уңай бәяләмә бирергә тиеш, дип искәртелә.

Бу үзгәрешләр кертелсә, сәнәгать оешмалары һөнәри белем бирүче уку йортларының студентлары белән килешү төзеп, аларны түләүле практика үтәргә үзләренә ала алачак, дип саныйлар министрлыкта.

Элегрәк мондый тәкъдим белән Татарстан депутатлары да чыккан иде. Үзгәрешләрне Русия Хезмәт кодексының 265нче маддәсенә кертергә тәкъдим иттеләр. Республиканың бу тәкъдимен Русия Канун чыгаручылар шурасына җибәргәннәр иде, тик анда эшләп бетерергә куштылар.

Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үсмерләрне куркыныч эштә эшләтүне рөхсәт итү тәкъдимен КамАЗа, ЕлАЗ кебек оешмалар тәкъдим итә дигән иде. Аның сүзләренчә, куркыныч эшләрдә эшләргә рөхсәт булмагач, көллият бетерүчеләр "Wildberries, "Яндекс", "Самокат"ка эшкә керә дә, аннан бетте...".

Татарстан Дәүләт шурасының бу тәкъдиме шактый тәнкыйтьләнде. Мәсәлән Русия думасының гаилә эшләре комитеты башлыгы Нина Останина 16 яшьтән өлкәнрәк үсмерләрне зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә эшләтү тәкъдиме – "кешелексез", дип белдерде. "Гаилә елында бу балаларга каршы тәкъдим. Аны Думадагы бер генә фракция дә хупламаячак. Мин моны балалар хокукын бозу дип саныйм", дигән иде ул. Останина сүзләренчә, зарарлы җитештерүләрдә эшләтү яшьләрнең репродуктив сәламәтлегенә йогынты ясаячак. Куркыныч җитештерүләрдә агуланырга мәҗбүр итеп, яшь буыннан демографик проблемнарны хәл итүне таләп итү – гадел булмас, диде депутат.

"Бердәм Русия" депутаты һәм Татарстан һөнәри берләшмәләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, үсмерләрне куркыныч эшләрдә эшләтү эшчеләр җитмәве мәсьәләсен "берничек тә хәл итмәячәк".

Казан дәүләт медицина университеты вәкиле Маргарита Максимова "Без туучылар санын арттырырга телибезме? Без бу балаларның сәламәтлеген бозачакбыз һәм туучылар саны артмаячак. Гарип балалар саны артачагы турында әйтеп тә тормыйм", дип кисәткән иде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG