Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Искәндәр Сираҗи өендә кабат тентү узган


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Бүген, 9 октябрьдә иртән, журналист Искәндәр Сираҗи өенә тентү белән килгәннәр. Бу хакта аның хатыны Эльмира Сираҗи Telegram каналында хәбәр итте.

— Иртәнге 6да кабат тентү белән ишек кактылар. Тагын шул ук хәл — телефоннар, компьютерны алып киттеләр. Бу юлы кайсыдыр фильмда кемнеңдер шәхси мәгълүматын таратуда гаеплиләр. Әлеге минутларда Искәндәрне Тикшерү комитетына сорау алырга алып киттеләр. Аллаһка тапшырган. Догада торыйк, — дип язды ул.

Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире.

Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

Ул вакытта Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлады. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

• Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.

• 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.

• Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш 288 көн Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG