Диңгездә булып, су керми кайттым

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова хәзер җиргә төшеп, Русия шартларына ияләшергә тырыша. Аның алдагы язмасы – Сочидан.

Ике ел кыш күрмәдем. Җылы якларда ятканда, ябалаклап яуган карлар бераз сагындыра иде үзе. Ләкин кышкы суыкларның бит әле башка ягы да бар – өшетә. Круизлар туктагач, шул аңлашылды: без, диңгезчеләргә, Мальдив кояшы быел тәтемәячәк. Өйдә кышлыйсы була. Шуңа күрә, яңа шартларга җайлашырга туры килә.

БЕРЕНЧЕ КАРАШКА…

Әле көз башы гына, ә мин инде туңам. Кичләрен, гомумән, өйдән чыккан юк. Нишләргә соң? Русиядә дә бит җылы яклар бар, әллә кышка шунда чыгып китәргәме? Башка шундый таракан кергәч, интернет аша Сочида эш эзләргә тотындым. Әзме-күпме ошаганына резюмены җибәрдем. Күп тә үтмәде – чакырып та алдылар.

Килер алдыннан коронавируска тест ясатырга кирәк. Хәзер бит тәртип шундый. Клиникада – маскарад. Шәфкать туташы комбинезон, үтә-күренмәле пластик битлек кигән. Хәер, туташмы яки ханыммы – битлек аша аңлашылмый.

Очкычлар да күптән күргән юк. Хәзер бит инде кайтканга да ярты ел үтте. Сочига ул көнгә туры рейслар булмагач, Ростов аша оча торганын алдым. Очкычның эче сәер, бик җыйнак кына: гадәттә бит бер рәттә алты урындык була, ә монда бишәү. Минем андый очкыч күргән юк иде. Урындык артында иминлек тәэмин итү турындагы кәгазьләрне ачып карасам, йөрәгем үкчәгә төшеп китте. Бу бит узган ел гына Мәскәүнең Ширәмәт һава аланында янып, 41 кеше һәлак булган "Сухой Суперджет" очкычы икән. Ә минем бит әле моннан соң тагын бер тапкыр очасы бар. Чын-чынлап төшенкелеккә бирелдем. Ярый ла, мин монда берүзем түгел. Аннары бит очкычлар да көн саен янмый…

Сочи күренеше

Ниһаять, Сочи-Адлер һава аланына төштек. Миңа Кызыл Алан (Красная Поляна) курортына барырга кирәк. Анда автобуслар да йөри дип беләм. Әмма тукталышны гына таба алмыйм. Такси алыргамы әллә? Үземә үк бер машина булыр иде. Үзем куллана торган хезмәтләр 1600 сум чамасы сорый… Ә, әнә бит автобус килеп туктады. Зур чемодан, букчамны күтәреп, көчкә мендем. Йөртүчедән: "Кызыл Аланга барасызмы?" – дип сорыйм. "Соң инде ничәнче тапкыр кабатларга була?! Мин анда бармыйм. Әнә, арттагы автобуска бар!" – дип кычкырды теге адәм ватык-җимерек урыс телендә. Русиянең көньягы шулайрак каршы алды. Нишлисең? Чемодан, букчамны алып, кире төшеп, икенче автобуска менәргә туры килде инде.

Автобус билеты таксидан ун тапкырга очсызрак. Урын да табылды үземә. Иң артка, бер көтү яшьләр арасына килеп утырдым. Җиңел генә киенгән идем югыйсә, монда алай да эссе икән. Әле сәгать ярым чамасы барырга кирәк. Бераз тын алгач, автобустагы кешеләрне күзәтәм. Иң артта – Адлер кыз-егетләре. Болар без күнеккән йөзләр түгел, олы борынлы, кара чәчле, калын кашлы халык. Көньяклылар…

Бу якның табигате үзгә. Автобус тау серпантиныннан үтә. Юлда төрле матур агачлар, тау елгалары, матур чәчкәләр күрәсең. Мин озак барырга кирәклеген беләм. Әмма кайда төшеп калырга соң? Кызыл Аланга кергәч, автобустан төшеп, яшәгән урынга кадәр такси алдым. Урамын таптык, ләкин йортын таба алмый интектек. Йорт номерлары буталып беткән монда. Йөртүче бер дә ачуланмады. "Ничек инде мин сезне урам уртасында төшереп калдырыйм? Илтеп куям", – ди. Чыннан да тапканчы тырышты, капка төбенә үк китереп куйды. Анысына рәхмәт.

Энгельман аланына юл

Капка төбендә Елена каршы алды. Яшәү урыны белән эш бирүче тәэмин итә. Елена оештыру өчен җавап бирә икән. Йорт тышкы яктан матур күренә. Менә бүлмә генә өч кешелек булып чыкты. Әле ул җыештырылмаган, тузанга баткан иде. Карантинга кадәр монда кемнәрдер яшәгән дә, ашыга-ашыга чыгып киткән. Шуннан соң бу бүлмәгә керүче булмаган, күрәсең. Соңгы тапкыр өч кешелек бүлмәдә студент вакытта яшәгән идем. Кире әйләнеп кайткан төсле булды. Бу сиңа лайнерның әкияти тормышы түгел инде…

Еленадан якын тирәдәге кафе-рестораннар турында сорыйм. "Уң якка барсаң, анда ашханә бар. Бу тирәдәге рестораннар кунаклар өчен генә", – ди бу. Түбәнсетергә теләдеме ул мине, юкмы, аңламадым. Әмма мин дә бу урында беренче тапкыр, димәк, мин дә кунак, дидем дә, ерак булмаган ресторанга барып тамак ялгадым.

Шул ук көнне бүлмәгә Татарстаннан тагын бер кыз килде. Икенче көнне Кырымнан Катя килеп урнашты. Өчәү булдык.

РУСИЯДӘ ЭШЛӘВЕ РӘХӘТМЕ?

Алдагы ике атнага планнар – казинода өйрәнү курслары үтү. Эш шунда ки, 2009 елда Русиядә бөтен казино, уен заллары тыелды. Әмма берничә ел элек, кайбер зоналарга чыгарма ясап, анда казиноларны янәдән рөхсәт иткәннәр икән. Мин бу хакта белмәс тә идем, бервакыт корабта Русиядән килгән бер кунак кына әйтте. Бүген Калининград, Владивосток, Алтай крае һәм Сочида казинолар эшләп килә.

Круиз лайнеры

Мин лайнерда казино дилеры (крупье) булып эшлим. Безнең департамент элиталы санала һәм казино хезмәткәрләре корабта күп бонусларга ия. Мәсәлән, безнең бүлмәләр көн саен җыештырыла; униформаны алып китеп, юып, үтүкләп кире алып киләләр; кунаклар белән аралашырга, алар өчен каралган рестораннарга барырга ярый. Кораб портта торганда, казино эшләми. Димәк, без чит илләрдә чыгып, рәхәтләнеп дөнья күрә, экскурсияләргә бушлай бара алабыз. Кыскасы, казино хезмәткәрләре – ул шул ук кунаклар кебек, әмма без круиз өчен түләмибез, ә үзебез эшләп, яхшы гына хезмәт хакы да алабыз, булып чыга. Казинодан да элиталы – ул офицерлар гынадыр, мөгаен. Ләкин аларның өстендә җаваплылык күп, ә без бер нәрсә өчен дә җавап бирмибез диярлек.

Лайнерда эшебез авыр түгел. Әйе, төрле кешеләр уйный. Акча югалтып, котырып, кычкыра башлаучылар да булгалады. Әмма андыйларга шундук кисәтү ясала. Кунакның хезмәткәргә кычкырырга хакы юк. Исерек килеш уйнаучылар бар. Артыгын кыланса, шундук сакчылар чакыртыла. Казиноны беренче тапкыр күрүчеләр була. Андыйлар белән эшләр өчен зур түземлек кирәк. Әмма анысы да зарланырлык түгел.

Корабтагы казино – ул күңел ачу өчен генә. Анда болай да бөтен нәрсә күңел ачуга корылган. Мәсәлән, кич концертка баручылар, тамаша башланганчы, бер-ике йөз евро белән уйнап, вакыт үткәрә. Андыйлар берничә минут кына уйный да, китә. Дуслары белән озын кичне үткәрергә килүчеләр бар. Парлап та киләләр. Әмма, гадәттә, кораб казиносында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә.

Аннары лайнерда төрле милләт кешеләре белән эшлисең. Бездә күпчелек итальян, роман, филиппиннар иде. Кайбер яклары аңлашылып бетмәсә дә, берникадәр вакыттан хезмәттәшләрең синең гаиләңә әверелә. Эш вакытында да, ял иткәндә син аларга таяна аласың. Мин – хезмәттәшләремне, алар мине ярата иде.

Адлер-Кызыл Алан юлы

Ә Сочида нәрсә? Олимпиада гөрләп узганнан соң, аны уздыру өчен төзелгән инфраструктура шул килеш басып кала. Зур спорт чарасы үткән урын хәзер туристлар арасында бик популяр санала. Кызыл Алан курорты ел әйләнәсе русиялеләрне һәм чит ил кешеләрен җәлеп итә һәм кемнеңдер кесәсенә акча яудырып тора. Шушыны исәпкә алып, биредә акча эшләүнең тагын бер ысулын булдырырга уйлыйлар һәм тиз вакыт эчендә генә галәмәт зур һәм матур казино бинасын сафка бастыралар.

Корабтагы җитәкчеләр еш кына: "Синең бит чын, "кешечә" казино күргәнең дә юк", – дип әйтәләр иде. Янәсе, чын казино җирдә генә була ала һәм аның аермасы бик зур. Әле төрле илләрдәге казиноларга "тәҗрибә алышырга" кергәч тә, мин ул аермаларга игътибар иткәләдем. Хәзер исә үзем дә сынап карарга булдым.

Сочига тәҗрибәле дилерларны җыйдылар. Төркемдә егермеләп кеше. Ике атна дәвамында "Казино Сочи" кагыйдәләрен өйрәнгәннән соң, инде эшкә чыгарга тиешбез. Миндә берникадәр тәҗрибә булса да, уку миңа җиңел бирелмәде. Мондагы казино чыннан да башка төрле һәм мин күп әйберне белмим икән. Җитмәсә, төркемдәшләрнең хәтта 10-15 ел тәҗрибәлеләре бар. Аларның өстен булып күренәсе килә. Минем хисапка, билгеле. Ачыктан-ачык көлмәсәләр дә, арттан сөйләшеп йөрүләре җитәрлек булды. Әмма барысын да ерып чыга алдым, гәрчә кайбер уеннарны беренче тапкыр күрүем булса да. Укытучылар да тәвәккәллегемә шаккатты. Барыбызга да өченче категория дилер вазифасы биреп, эшкә алдылар. Хәер, кайберәүләр бу категория белән килешмәде һәм, эшләүдән баш тартып, кайтып китте.

"Казино Сочи"ның мәһабәт бинасы

"Казино Сочи" – бик зиннәтле урын. Аны никадәр кыйммәтле һәм зәвыклы итеп ясарга мөмкин, шулай ясаганнар. Юкка гына ул Европадагы иң яхшы казинолар исемлегенә кермидер.

Ә эчке яктан ничек соң? Беренчедән, мондагы хезмәткәрләрнең күбесе – килмешәк. Беларус, Казакъстан, Украина, Русиянең төрле почмакларыннан килүчеләр эшли. Мин биредә үземне үз кеше итеп тоймадым. Ничектер уңайсыз иде.

Залга чыккач, беренче көнне үк бер инспектор кыз (бу дилердан югарырак санала): "Нәрсә аңгыраеп торасың?!" – дип кычкырды. "Ә-ә, болар бер-берсе белән шулай аралаш икән", – дип уйлап куйдым. Ниндидер этика, субординация, бер-береңә хөрмәт белән карау дигән нәрсәләрне мин бу коллектив эчендә тоймадым. Шушымыни сезнең җирдәге казино?

Хезмәттәшләре бер хәл, монда бит әле кунаклар бар. Беләсезме, ике атна эчендә әлеге казинода үземә карата ишеткән сүзләрне минем беркайда да ишеткәнем булмады. Әзмәвердәй ир-атлар кыз-балага аның кадәр пычрак ата ала дип уйламаган идем.

Бездәге кешеләргә нәрсә җитми дисәгез, әйтәм: кешелеклелек җитми. Бездә халык кыргый

Җитмәсә, унике сәгатьлек сменаны син әле битлек кияргә һәм үкчәле түфлиләрдә басып торырга тиеш. (Корабта без биек үкчәләр кими идек). Смена төнлә. Бер яктан инспекторлар кычкыра, икенче яктан уенчылар теләсә нәрсә әйтә, түфлиләр аякны авырттыра… Унике сәгать дәвамында ниндидер негатив эчендә кайныйсың. Эш сәгатьләре бетүгә бернинди көч тә, яшәргә теләк тә калмый. Минем белән бергә укыган, ә хәзер инде бергә эшләүче дустым: "Түз, күнегерсең әле", – дип юата. "Мондый нәрсәгә күнегергә язмасын!" – дим. Бездәге кешеләргә нәрсә җитми дисәгез, әйтәм: кешелеклелек җитми. Бездә халык кыргый.

Эшләгән дәвердә бер генә кызыклы очрак булды. Норвегиялеләр килгән иде. Кайдан килеп эләккәннәрдер, белмим, әмма мин үземне алар белән чит илдәге кебек тойдым, корабтагы рәхәт чаклар искә төште. Рәхәтләнеп инглизчә сөйләштек. Әле анда да бер урыс, салпы өстенә салам кыстырып: "Сез инглизчә беләсез икән. Чит тел белгәнгә өстәмә акча аласыздыр әле, име?" – дип, минем кесәдәге акчаны чутларга тотынды.

Иртән эштән кайтканда инде таң аткан була. Казино янында гына елга ага, тирә-юньдә кошлар сайрый. Тау очы күккә тиеп тора. Ләкин бу матурлыкка хозурланырга инде хәл калмый: тизрәк кайтып ял итәсе килә. Кич бит тагын эшкә чыгасы.

Берсендә шундый авыр сменадан соң кайтып барам һәм фәлсәфәгә биреләм: мин шуның өчен туганмы? Өч смена эшләгәннән соң, өч көн ял бирелә. Мин ял көннәрендә сәгатьләрне чутлыйм. Эшкә барасы, андагы кешеләрне күрәсе килми. Шундый матур урында яшәп тә, мин үземне иң бәхетсез, иреген саткан кеше итеп тойдым. Кыскасы, түземлегем ике атнага, ягъни тугыз смена – 108 сәгатькә җитте. Китәргә гариза яздым…

Бер караганда, биредәге эш шартлары начар түгел. Торак бирәләр. Анысы беренче айда бушлай, аннары алтыдан алып, унике мең сумга кадәр хезмәт хакыннан түлисе. Ул эш урынына якын гына урнашкан. Үзең фатир яллап торам дисәң, шәһәрдән Кызыл Аланга корпоратив автобуслар йөреп тора. Бушлай ашаталар. Униформа бирәләр, күлмәкләрен көн саен юалар. Хезмәт хакына килгәндә, мин аны Русия өчен бик яхшы дип әйтер идем. Иң түбән категорияле дилер – стажер аена 60 мең сум чамасы ала. Категория күтәрелгән саен, хезмәт хакы да арта. Бәлки шуңадыр да биредә эшләүчеләрнең күбесе беркая да китәргә җыенмый, канәгать булып яши…

УРЫСЧА ЯЛ НИНДИ БУЛА?

Сочида яшәп, Сочины күрмәгән кеше буламы? Мин ул! Эш шунда ки, Кызыл Алан курорты Адлердан 40 километр. Сочиның үзенә тагын да ераграк барасы. Автобуслар йөреп тора, билгеле. Үтеп йөрүче машиналар да бар. Аннары берничә көнгә машина яллап, Абхазиягә җилдерсәң дә була. Бу эштә кышка калсам, җирлекне иркенләп өйрәнермен дип уйлаган идем, булмады.

Тәрәзәдән көн дә шундый күренеш

Кызыл Аланда яшәгән урыныбыз матур иде. Һәр иртә саен тәрәзәгә кояш керә. Мин мондый иртәләргә ике атна укыган вакытта көн саен хозурландым. Эшли башлагач, аның кайгысы калмады. Безнең балконнан таулар күренә. Тауның башы күккә тия. Ә кайбер чакны анда болыт төшә һәм тау башы бөтенләй күренми. Тауга кешеләрне махсус күтәргеч алып менә. Җәй көне анда тирә-як табигатенә хозурлану, фотога төшү һәм шул тау очындагы ресторанда ашау өчен менсәләр, кар төшкәч, биредә чаңгы, сноуборд сезоны башлана. Кызыл Алан һәм аннаң соң урнашкан Роза Хутор курортларыннан ел әйләнәсе кеше өзелми.

Төгәлрәк сөйләшсәк, Кызыл Алан – ул төбәк үзәгенең исеме. Ә казино урнашкан авыл үзе Эсто-Садок дип атала. Бу урыннар убых һәм сәдзә халыкларыннан бушап калгач, 1886 елда бирегә эстон гаиләләре килеп урнаша һәм авылга нигез сала. Элек бу авыл Эстонка дип йөртелә.

Гомумән, бу якларда төрле милләтләр коктейле. Кайсы абхаз, кайсы әрмән, кайсы дагыстанлы икәнен аңлап булмый. Һәркайсы үз телендә сөйләшә. Урысча сөйләшкәндә акцентлары сизелә. Әле кемнеңдер алар хакында: "Русиядә яшиләр бит, урысча гына сөйләшсеннәр", – дигәнен ишеттем. Килешмим. Һәр милләт үз телен, үз тамырларын сакласын.

Адлерда көз көне дә су керәләр

Бу урын – курорт. Шулай булгач, монда бәяләр дә югары. Үзенчә урыс Куршавеле ясаганнар дип әйтсәң дә була. Кибетләрдә бәяләр шул ук Казанга караганда югарырак. Рестораннар күп. Хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе һәм ризыкның сыйфаты яхшы. Мин бәяләрне башка илләр белән чагыштырмыйм, илнең башка төбәкләре белән генә. Чөнки, мәсәлән, евро валютасына күчерсәң, монда бер нәрсә дә кыйммәт түгел.

Эсто-Садокның күрке – ул "Marriot" кунакханәсе. Казино да шуңа терәп салынган һәм анда кунакханәдән туры кереп була. Биредә сезонында бер төн куну 15 мең сумга төшәчәк, түбән сезонда – 7 мең. Башка кунакханәләр өч мең сумнан башлана. Бәлки, аннан да очсызын табарга буладыр.

Ял көннәрендә Адлерга диңгез күрергә барам. Мин бит диңгезче. Октябрь башында Кара диңгездә әле су керәләр иде. Пляжны күргәч, миндә андый теләк тумады: монда яр буе эре соры ташлы һәм комы да кара соры төстә. Юкка гына Кара диңгез дип аталмыйдыр ул? Бу төсләр миңа бик күңелсез тоелды. Диңгезнең хәтта суын да тотып карамадым.

Яр буендагы эскәмиядә берүзем. Яныма бер адәм килеп утырды. Кысык күзле. Әллә хакас, әллә якут шунда. Үзе салмыш. "Гафу итегез, мин яр буенда черем иткәндә, телефон һәм сумкамны урлаганнар. Телефоныгызны биреп тора алмассызмы икән?" – ди. Мин аңа телефонымны бирмәдем, ләкин ул әйткән номерга шалтыратып карадым. Җавап бирмәделәр. Теге адәм иң элек рәхмәт әйтте, аннары танышырга тотынды. "Минем исемем Борис. Таныш булыйк", – ди.

Телефон югалтуны ул танышыр өчен уйлап чыгарганмы, әллә чыннан да бөтен әйбереннән колак какканмы, белмим, әмма мин бу урыннан китеп бардым. Курорт булгач, кесә караклары да бардыр…

Кызыл Аланга караганда, Адлерда эссерәк. Тегендә бит таулар, ә монда – диңгез. Монда рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу өчен бөтен нәрсә дә бар. Гәрчә мин күңел ачып йөрмәсәм дә, башкаларга монда рәхәттер дигән нәтиҗәгә килдем. Кибет, ресторан, матурлык салоннары адым саен.

Китәр алдыннан гына бераз күңел ачтык. Адлер һәм Сочи арасында урнашкан "Сочи Парк" аттракционнар паркына барып кайттык. Бу – шәп урын. Монда балалар, һичшиксез, бәхетле булачак. Дустым белән без дә балачакка кайткандай булдык.

Берничә көннән инде кайтып китәргә дә вакыт җитте. Кызык. Лайнердагы контракттан кайткач, ялда иң элек Швейцариядәге Алып тауларын күрергә планлаштырган идем. Аннары, мин әйтәм, Барселона янындагы "Порт Авентура" аттракционнар паркына барам. Елы нинди килде, ялы да шундыйрак: таулар да күрдем, парк та, әмма Швейцария һәм Испаниядә түгел, үзебездә, Русиядә. Әллә нәрсә генә булды бу…

БУ ТЕМАГА:

Туризм шартлары: бездә һәм чит илдәОман солтанаты — чәчәк аткан монархияҖенова истәлекләреИталиягә карата мәхәббәт һәм нәфрәтКеркира: алиһәгә гыйшык бүләге