"Кешеләр яңа төзелеп килүче йорттан фатир сатып алырга курка"

Казанда торак йорт төзелеше

Рәсмиләр Татарстанда һәм Башкортстанда торак базары тотрыклана башлавы күзәтелүен әйтә. Соңгы ярты елда бәяләр арта, ипотека алучылар күбәя. Узган ел Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан торак базарында төшенкелек хөкем сөрде. Аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар артты, ихтыяҗ кимеде, нәтиҗәдә бәяләр 20 процентка кадәр төште. Быел исә, рәсми саннарга караганда, торак базарында җанлану башланган кебек. Әмма Казан риелторлары мондый нәтиҗә ясарга иртәрәк дип саный. Күчемсез милек базары турыдан-туры геосәясәткә, гади тел белән әйткәндә, сугышка бәйле булып кала бирә. Бүген торак базарында нинди вазгыять хөкем сөрә? Азатлык риелторлар белән сөйләште.

Татарстан

Быелның май аенда Казанда төзелеш ширкәтләренең кереме 20 процентка артып, 5,3 млрд сумга җиткән. Сатылган фатирларның саны 16 процентка үскән. Бу хакта Дом.рф аналитик порталы хәбәр итте.

Май аенда шәһәрдә торакның дүрткел метры 3 процентка артып 184 мең сумга җиткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, фатирларның бәясе 17 процентка арткан. Бүген Казанда торакның уртача бәясе - 9,1 млн сум.

Ел башыннан ипотека килешүләре арта барды. Гыйнварь аенда республикада 3610 килешү төзелсә, февральдә ул 4156га җитте, апрель аенда исә, 6047гә кадәр күтәрелде. Май аенда бу күрсәткеч 5461гә төште. Шул ук вакытта май аенда Казанда ипотека килешүләре 17 процентка кимеп, 2,6 меңгә калды. Моны Русия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллинаның ташламалы ипотека програмнары белән көрәшә башлау нәтиҗәсе дип аңлаталар. Үзәк банк ипотекага төрле чикләүләр кертә башлады. Мәсәлән, 1 июньнән торак алу өчен беренчел сумма күләмен 15 проценттан 20 процентка кадәр күтәрде. 2024 ел башыннан исә ипотека фатир бәясенең 30 процентын түләгәннән соң биреләчәк.

БУ ТЕМАГА: Чүпрәледә 1 млн, Кукмарада 4 млн, Лаешта – 7 млн сум. Татарстан районнарында торак бәяләре нәрсәгә бәйле?

Башкортстан

Башкортстанда исә, торак арзанрак тора. Дом.рф мәгълүматына караганда, хәзер фатир һәм йортларның бер дүрткел метры 97,3 мең сумга җитә. Уфада торакның бер маетры 145 мең сум тирәсе тора. Яңа йортларда фатирлар елның беренче өч аенда 3 процентка арткан.

Ипотека алучылар саны да арткан. Май аена банкларда 453 млрд сумга килешү төзелгән.

Башкортстанга чит төбәкләрдән фатир алып күчүчеләр дә арта. Быелның беренче чирегендә чит төбәктә яшәүче 3 мең кеше үз милкен теркәгән. Республикага Чиләбе, Ханты-Манси, Мәскәү өлкәсе, Свердлау, Оренбур, Ульян төбәкләреннән күчеп утыралар. Алар арасында Татарстан кешеләре дә бар диелә.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда торак бәяләре Татарстандагы бәяләрдән күпмегә аерыла

Белгечләр фикере

Казан риелторы Булат Гатин узган ел торакка бәяләр төште, хәзер кире үз хәленә кайтты ди.

"Узган ел торакка ихтыяҗ төште. Кешеләр акчаларын кайда саклау турында уйланды. Хәзер торак базары кабат тотрыкланды кебек. Соңгы вакытта сатулар күбәйде. Бер атна элек Казанда күпфункцияле үзәктә (МФЦ) төшке вакытта талон беткән иде. Җәйгә сату һәрвакыт төшә, көзгә — арта. Бу студентларның шәһәргә күчүе, әти-әниләрнең балалары турында уйлавы белән бәйле.

Бүген бәяләр төште дип әйтә алмыйм. Кемнәргә тиз генә сатып җибәрергә кирәк, алар бәяләрне төшерде. Аеруча Мәскәү һәм Петербурда. Казанда исә, кабат күтәрелә. Бүген Казанда бер бүлмәле "хрущевка" 5 млн сум тора. Бер-ике ел элек аны 3,5-4 млн сумга сатып алырга мөмкин иде. Бу төр фатирга мондый бәя булганын мин беркайчан да хәтерләмим.

Ипотека алучыларга килгәндә, бүген минималь беренчел сумманы гына түләп килешү төзүчеләр күп. Хәзер акча кертәм дә, аннан әкрен генә түләп барам дип уйлыйлар. Алар 15-20 елда акчаның бәясе төшә һәм бу икътисади яктан отышлы булачак дип саный", дип аңлатты ул базардагы бүгенге вазгыятьне.

БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы: фатир алучылар да, сатучылар да аз

Казан риэлторы Гөлгенә Шакирова (исеме үзгәртелде) сүзләренчә, өйле булырга теләүчеләр нигездә икенчел базардан торак эзли. Кешеләр яңа төзелә башлаган йортларның тапшырылуына шикләнеп карый ди.

"Хәзер күбрәк икенчел фатирлар һәм шәхси йортлар алалар. Һәркемне әзер торак кызыксындыра. Кешеләргә торакның төзелеп бетәчәгенә ышаныч кирәк. Бүген фатирны өлешләп түләү юлы белән сатып алуның файдасы юк. Кешеләр әле төзелә башлаган йортны сатып алырга курка. Бер елдан төзелеп бетәме ул, юкмы — беркем белми. Бүген бер сәгатьтән нәрсә булачагын әйтеп булмый. Хәзер тотркысызлык, ышанычсызлык чоры. Шуңа да кайбер банклар, төзелеш ширкәтләре ипотеканы беренчел сумманы кертмичә дә бирү ягын карый, төрле акцияләр тәкъдим итә, чөнки башкача халыкка торак сату авыр.

Безнең инвесторлар Казанның Чистай урамындагы "Столичный" торак комплексында 3-4 фатир сатып алды. Һәр фатирның бәясе 12 млн сум тора. Эшмәкәрләр бизнесын сатып, Казан үзәгендә йортларга үз акчасын кертә. Дәүләт белән бәйле эшмәкәрләр булу сәбәпле, алар чит илдә торак сатып алудан курка. Икенче бер төркем сатып алучылар теләсә-кайсы процентка да ипотека алырга әзер. Алар студент балаларына фатир ала.

Акчалы кешеләрнең күпчелеге торакны ипотекага алырга тырыша. Бер яктан, алар фатирлы да була, икенче яктан, кесәләрендә акча да калдыра. Иртәгә нәрсә булачагын белми, ә болай акча да янда булачак, фатир да алып куячак", диде ул.

Бүген ипотекага икенчел торакны 10,9 проценттан башлап сатып алырга мөмкин. Яңа йортларда фатирлар исә, төрле ташламалар белән 0,1 проценттан башлана.

БУ ТЕМАГА: Фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Русиядә Татарстан – 67, Башкортстан – 55нче урында

"Хәзер дәүләт програмы белән ташламалы торак сатып алуның файдасы юк. 5 млн сумлык фатир ташламалы ипотека белән 7,5 млнга чыга. Кеше аның нәрсә икәнен аңлый башлады. Хәзер фатир акчасына шәһәр читендә йорт сатып алырга була. Казанның Идел буе районында бер бүлмәле фатирда яшәгәнче Лаеш районында 120 дүрткел метрлы йортта торасың. Үз җирең дә булачак", ди ул.

Риэлтор фикеренчә, бүген торак базары геосәясәткә бәйле. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Казанда торакка бәяләр төште. Базар берникадәр тотрыкланса да, аның үсеше сугышка бәйле булачак дип саный ул.

"Әгәр сугыш бетеп, солых турында килешсәләр, торакка бәяләр артачак. Торак базары бүген геосәясәткә бәйле. Узган ел 6 млн сумга сатылган фатирны бүген 5,5 млнга алырга мөмкин. Әлегә торак бәясе элекке хәлгә күтәрелмәде. Бүген күчемсез милек иң ышанычлы әйбер санала. Казан ул Белгород түгел. Шуңа да бирегә башка шәһәрләрдән килеп торак сатып алалар. Әгәр сугыш бетсә, Казанда бөтенләй башка бәяләр булачак", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Торак алу мөмкинлеге ягыннан Казан зур шәһәрләр арасында соңгы урынга калган
  • 2022 елда Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда торак базарында кризис башланды: ипотека килешүләре 30 процентка төште, бәяләр 20-25 процентка кимеде. Риелторлар кешеләрне торак сатып чит илдән фатир алу шаукымы көчәюен белдерде.
  • Татарстанда төзүчеләр төзелеш материалларының бер өлеше 40-50 процентка, кайберләре ике тапкырга артуы хакында белдерде.
  • Узган ел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясады. Ике республикада да охшаш вазгыять. Шулай да Татарстанда торак кыйммәтрәк. Бәяләр торакның зур шәһәрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлгә бәйле. Башкортстанда халыкның шәһәрләшүе күзәтелә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында шундый йортка 7 млн түләргә кирәк.
  • Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!