Чиләбе өлкәсенең Саткы шәһәрендә урам җыештыручы булып эшләүче, ялгызы гына 11 яшьлек улын тәрбияләүче 56 яшьлек Гөлнара Бахареваны "ВКонтакте"дагы комментарлары өчен җиде елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Русия Украинага һөҗүм иткәч, Бахарева сугышка каршы роликлар чыгара, социаль челтәрләрдә комментарлар яза башлаган.
Русиядә кануннар кешесенә карап кына эшли
Гөлнара Бахаревага июль башында җинаять эше ачканнар. Аның "ВКонтакте"дагы "Кырым күпере — хәрби стратегик корылма. Күпер аша көн саен йөзләгән тонна хәрби йөк җибәрелә, шуңа күрә бу кануни хәрби һәдәф" ("Крымский мост — военный стратегический объект. Через мост каждодневно переправляется сотни тонн военных грузов, поэтому это законная военная цель") дигән язуын террорчылыкны аклау дип бәяләгәннәр. Бахарева моның белән килешми. "Бу бары фактны раслау. Хәрби техника йөргән күпернең һәдәф булып торуы күп кенә хәрби китапларда язылган", ди ул.
Моннан тыш Бахареваны террорчылыкка чакыруда да гаепләгәннәр. Ягъни аның "Останкино манарасын шартлатырга кирәк..." ("Останкинскую телебашню надо взорвать…") дигән комментарын лингвистлар террорчылыкка чакыру дип тапканнар.
"Халыкның салым акчасын әрәм итеп, ике комментар аркасында никадәр кеше килгәнсез", дип әйтеп салдым
"Чынлап шартлатуны истә тотмадым. Сүз Русия телевидениесенең халыкның баш миен юуы турында иде. Мисал өчен, Русия пропагандисты Антон Красовский "украин балаларын батырып үтеререгә кирәк" дип әйтте. Шулай ук Русия телевидениесендә эшләүче Владимир Соловьев: "Украин шәһәрләрен мәхәллә артыннан мәхәлләсен юк итәчәкбез", диде. Украиннарга каршы мондый сүзләр террорчылыкка чакыру дип саналмый. Ә менә мин язганнарның өзекләрен тартып чыгарганнар да террорчылыкка чакыру дип бәяләгәннәр. Кыскасы, Русиядә кануннар кешесенә карап кына эшли", ди Гөлнара ханым.
БУ ТЕМАГА: Русия армиясен "кимсетү" гаепләүләре арта: төшне сөйләгән өчен дә штрафка тарталарҖинаять эше ачулары аның өчен көтелмәгән хәл булмаган. Июль башында полициядән шалтыратуларына ул бик аптырамаган.
"5 июль көнне миңа куәт оешмаларыннан шалтыратып, "хәзер сезнең яныгызга киләбез," диделәр. Мин ул вакытта эштә идем, Саткы полиция вәкилләре дип уйлап, аны-моны белештермичә, "соңрак килегез" дидем. Болар "Хәзер киләбез" дип бик тиз килеп җитте. Саткыдан түгел, ә 200 чакрым ераклыктагы Чиләбе шәһәре ФСБ хезмәткәрләре булып чыкты. Шунда ук телефонымны алдылар. "Ник аласыз?" дим. "Бәлкем, сез андагы язуларны бетерерсез" диләр. Мин әйтәм: "Бетерерлек кенә түгел, суга батырсам гына", дидем.
Алар мине калтырап төшер, куркыр дип уйлагандыр, әмма мин курыкмадым, рухи яктан инде моңа әзер идем
Шуннан болар минем өйгә тентү белән керде. Барлыгы сигез кеше. Түзмәдем: "Халыкның салым акчасын әрәм итеп, ике комментар аркасында никадәр кеше килгәнсез", дип әйтеп салдым. Алар мине калтырап төшер, куркыр дип уйлагандыр, әмма мин курыкмадым, рухи яктан инде моңа әзер идем. "Ник чормага менмәдегез, базга төшмәдегез, бәлкем, минем анда "Максим" пулеметы торадыр, дидем. Келәттә да өч лом бар, кереп чыгыгыз, дидем". Мин үз йортым белән яшим. Алар көне буе миндә булдылар" дип искә төшерә Гөлнара ханым.
Берничә ел элек улы аңа Tik-Tok турында сөйләгән. Шуннан бирле ул анда роликлар яздыра башлаган. Күпчелеге — Путин режимына каршы видеолар. Сугышка каршы бер видеосын ике миллионнан артык кеше караган. Болай 46 меңнән артык язылучысы бар. Русиядә хәзер Tik-Tok ачылмаса да, Гөлнара ханым әйтүенчә, роликларын караучылар әле дә күп.
"Тиктогым үлмәде, миннән башка гына эшли", ди ул.
БУ ТЕМАГА: Былтыр Русиядә террорчылык һәм экстремизмга бәйле хөкемнәр саны рекордлы дәрәҗәдә артканУлым гел бишле билгеләренә генә укый, хәлләрнең барысын да аңлый, мине төрмәгә утыртырга мөмкиннәр икәнне дә белә. Без аның белән — фикердәшләр.
Элек кран йөртүче булып эшләгән Бахарева инде пенсиядә, ләкин 17 мең сумга гына тормыш тартуы авыр булуын һәм, иш янына куш булыр дип, инде берничә ел урам җыештыручы эшен алып баруын әйтә.
"Мин училищеда кран йөртүчесе булырга укыдым. Бик яхшы укыдым, иң югары бишенче разряд бирделәр... Башта беренче ирем үлеп китте, сигез ел элек икенчесе вафат булды. Икесе дә украин милләтеннән иде. Өлкән улым да, бәхетсез очракка очрап, биш ел элек теге дөньяга китеп барды.
Икенче улымны соң таптым. Аңа хәзер 11 яшь. Ул гел бишле билгеләренә генә укый, хәлләрнең барысын да аңлый, мине төрмәгә утыртырга мөмкиннәр икәнне дә белә. Без аның белән — фикердәшләр. Мине төрмәгә утыртсалар, үзе генә калачак, дип борчылам. Әлбәттә, апам аны тәрбиягә алачак дип килештек, ул аны яхшы киендерер, ашатыр, әмма туганым "хәрби операция"не яклый, шуңа балага начар тәэсир итәчәк инде. Үзегез аңлыйсыз, Русиядә "хәрби операция" дип кенә әйтергә ярый. Шуңа шулай әйтәм.
Дөресен генә әйткәндә, Русия Украинага басып кергәч, халык каршы чыгар, Украинаны якларлар дип уйлаган идем. Апама шалтыраткан идем: "Мин Ватан өчен, Путин яклы" дигәч, аптырап киттем. Шуннан соң ел ярым аның белән сөйләшмәдем, хәзер генә аралаша башладык, әмма Украинадагы хәлләрне күтәрмәскә тырышабыз", ди Бахарева. Апасы гына түгел, башка туганнары да, элекке дуслары да аның белән аралашмас булган. Шәһәрдәшләре арасында да янап шалтыратучылар, "бандеровчы" дип атаучылар да очраган.
БУ ТЕМАГА: "Сугышка күнегеп булмый". Активист Ләйсән Солтангәрәева көрәшен дәвам итәСеберке тоткан террорчы әби булам
Ул XXI гасырда бәхәсләрне сугыш белән хәл итү бернинди кысаларга сыймый дип саный.
"Таш гасыр түгел бит инде. Бу бит кан, үлем, чәлпәрәмә килгән язмышлар... Хәтта сәясәтче Андрей Громыка (СССРның тышкы эшләр министры — ред.) да: "Бер көн сугышка караганда ун елга сузылган сөйләшүләр яхшырак" дигән иде. Шуңа мин чыдаша алмыйча бөтен уйлаганнарымны Tik-Tokка чыгара идем. Беренче ролигым Русия Украинага һөҗүм иткәч ук, ягъни 2022 елның 24 февралендә чыкты. Хакимият тарафыннан басым шунда ук башланды. Узган ел полиция килеп "армияне кимсетү" турында беркетмә төзеде. Ике ролигыма бәйле административ эш ачтылар, әмма ул әллә мәхкәмәгә барып җитмәде, әллә башка сәбәптәнме, бу эш тукталды.
Менә хәзер "ВКонтактеда"гы язулар өчен мине куркыныч террорчы кебек төрмәгә утыртмакчылар", ди Гөлнара ханым.
БУ ТЕМАГА: Сугыш барган бер елда Русия мәхкәмәләренә гаскәрне “кимсетү” турында алты меңнән артык беркетмә кергәнМөселман республикаларыннан егетләрнең "русский мир" өчен сугышка баруын һич аңлый алмыйм. Казанда татар балаларын "я — русский" дип җырлату да кысага да сыймый.
Дүшәмбе көнне ФСБ күрсәтмәсе белән ул Чиләбе шәһәре психиатрия хастаханәсенә барып кайткан. Табиб аны үз акылында дип тапкан. Хәзер Чиләбегә тагын ФСБга барасы булачак, аннары инде Екатеринбурда мәхкәмә булачак. "Ни өчен Екатеринбурда?" дип сораган идем. Төгәл җавап булмады. Мөгаен Русиянең иң куркыныч террорчысы кебек хөкем итәргә телиләрдер. Себерке тоткан террорчы әби булам", ди ул.
Бахарева әйтүенчә, ул Русияне ачык, демократик ил итеп күрергә тели. Бу бары Путин режимы беткәч кенә мөмкин булачак дип саный. Киләчәктә бу режим җимерелсә, милли республикалар да Русиядән аерылып чыгар дигән фикердә.
"Совет заманыннан таркалып бетмәү процессы бара. Әгәр Путин режимы җимерелсә, бу процесс тизләнәчәк. Республикалар аерылып чыгуны таләп итәчәкләр. Хәрәкәт бара. Мөселман республикаларыннан егетләрнең "русский мир" өчен сугышка баруын һич аңлый алмыйм. Казанда татар балаларын "я — русский" дип җырлату да кысага да сыймый. Үзем кешеләрне милләткә карап бүлмим. Бар чын кешеләр һәм хәшәрәтләр (нелюди). Минем дә әнием — Чиләбедә туган татар, әтием — казакъ", ди ул.
Украиннар да русияләрнең барысы да бертөсле, илбасар дип уйламасын иде
Гөлнара ханым әйтүенчә, туганнары, якыннары аның белән аралашуны туктатса да, ул дөнья буйлап күп яңа дуслар, фикердәшләр тапкан.
"Барыбызга да бик авыр, шуңа бер-беребезгә ярдәм итәбез, яклау белдерәбез, аралашып торабыз. Безнең илнең шундый юлга баруы рухи яктан бик авыр. Русиянең Украинага һөҗүменә каршы чыккан кайбер кешеләр үзләрен ялгыз дип уйлый, кәефләре төшә, әмма алар ялгыз түгел. Украиннар да русияләрнең барысы да бертөсле, илбасар дип уйламасын иде. Шуңа мин үземнең исемнән украиннар алдында гафу үтенергә телим. Минем хәлем чагыштырмача әйбәт, ә менә көн саен корал тавышына уянырга мәҗбүр булган украиннарны бик кызганам.
- Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм моны "махсус хәрби операция" дип атый.
- Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!