Русиянең Украинага каршы сугышы инде бер елдан артык дәвам итә. Сугыш башлану белән илдән бер төркем русияле китсә, көзен "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң тагын меңләгән кеше чит илләргә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук вакытта Русиядә сугышка каршы булучы, әмма илдән китәргә теләмәгән яки китә алмаган бик күп кеше кала. Шуларның берсе – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Ләйсән Солтангәрәева.
Өченче штрафтан соң, җинаять эзәрлекләвеннән куркып, Ләйсән Солтангәрәева Русиядән китәргә карар итә. Узган елның июлендә активист Әрмәнстанга китә, ләкин икенче көнне үк кире өенә кайтырга уйлый. "Башкортстансыз яши алмыйм", дигән иде кыз ул вакытта.
Әлеге вакыттан да сигез ай узды, Ләйсән Русиядә буларак үзенең уйлары, хисләре белән уртаклашты.
— Былтыр җәй Ереванда бер тәүлек уздырганда бик каты борчылдым, туган җиремне сагындым, шул ук вакытта бер туктамый нишләргә соң миңа дип уйладым, — дип сөйләде Солтангәрәева "Idel.Реалии"га. — Мин туган җиремә — Башкортстанга, гаиләмә, әйләнә-тирәмә, шәһәремә, табигатемә бик бәйләнгән. Аларсыз яши алмавымны аңладым. Нәтиҗәдә катгый карарга килдем: җинаять эзәрлекләве янавына карамастан, Башкортстанда калырга телим.
Шулай да ул бик җитди куркыныч туганда Русиядән китү ихтималын читкә этәрми.
— Мин бит барыбер сугышка, репрессияләргә каршы чыгышлар ясаячакмын. Былтыр көз Уфада янә пикетка чыктым – сәяси тоткыннарга яклавымны белдердем. Ул вакытта да мине тоткарладылар, ләкин беркетмә төземи генә җибәрделәр. Гаскәрне кабаттан "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә миңа җинаять эше ачарга мөмкиннәр. Пикетка чыккан өчен генә түгел, Instagram-дагы теләсә кайсы пост, сугышка каршы теләсә нинди сүзем өчен. Берәрсе әләкләргә дә мөмкин. Җинаять эше ачылудан куркам, ләкин булдыра алганчыга кадәр илдә калырга тырышачакмын, — ди Ләйсән.
Активист Русиядән китү ихтималының тагын бер сәбәбен атый – ул яшәгән шәһәрдә, республикада сугышны хуплаучы кешеләрнең күп булуы.
— Бу минем күңелемне бик җәфалый. Шөкер, туганнарым һәм якыннарым арасында андыйлар юк. Ләкин тирә-ягымда җитәрлек. Миңа алар белән эштә аралашырга туры килә (гомум туклану өлкәсендә эшлим һәм көн саен күп кешеләр белән аралашам). Әгәр сөйләшүдән мәгънә чыгасын аңласам, аларның фикерләрен үзгәртергә тырышам. Кемдер тыңлап кына тора, кемдер Русия телевидениесеннән башка мәгълүмат чыганакларын эзли башлый. Әмма күпчелек русияле, шул исәптән Башкортстан кешеләре дә сугышны хуплавын танырга кирәк. Кызганыч, мин моның белән берни эшли алмыйм һәм бу бик борчый, — ди Ләйсән.
Активистның сугышка киткән танышлары юк. Ул һәлак булган башкортстаннар турында матбугаттан, Telegram каналлардан укып белә. Башта аларны кызгана идем, хәзер андый хис калмады ди.
Кешеләрнең сугышка үзләре теләп китүләрен күргәч, аларны кызгану хисем сүрелде
— Ирләрне алдалап сугышка керттеләр, үлемгә җибәрделәр дип уйлый идем. Кешеләрнең үзләре теләп китүләрен, шулкадәр күп ихтыярилар батальоннары җыелуын, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә күпме кеше язылуын күргәч, кызгану хисем сүрелде. Украинада балаларны, хатыннарны көчләү, картларны үтерү турында укыганнан соң бигрәк тә. Кем сугышка киткән – алар барысы да анда үз ихтыяры белән, бернинди дә мобилизация дип аклап булмый.
Ләйсән көн саен Украинадагы хәлләр турында яңалыклар укый, әмма моңа барыбер күнегеп булмый ди.
— Яңа һөҗүмнәр, гади украиннарның һәлак булуы турындагы яңа хәбәрләр беренче вакыттагы кебек йөрәгемә тия. "Бу бит инде бер ел бара", украин шәһәрләрен көн саен утка тоталар, һәрберсе өчен борчыла башласаң, "нерваң җитмәс" дию минем өчен түгел. Миңа һәрберсе шок һәм стресс. 24 февральне мин кабат-кабат кичерәм кебек.
Ләйсән былтыр җәйдән антидепрессантлар эчә башлаган. Вакыты-вакыты белән психологка да мөрәҗәгать итә, ләкин психолог кына моңа ярдәм итә алмый дип саный.
Путин һәм бу сугышка катышы булган һәркем төрмәдә утырачак көнне күрәм
— Үземне шулай тынычландырам: иртәме-соңмы гаделлек булачак. Аллаһ бар икән, ул бөтенесен дә үз урынына куячак. Дөрес, мин атеист, халыкның аек акылына ныграк ышанам. Мондый аек акыллы кешеләр әз калды, ләкин мин барыбер ышанам. Путин һәм бу сугышка катышы булган һәркем төрмәдә утырачак көнне күрәм. Бу көн иртәме-соңмы килер, Путин төрмәдә утырыр дип ышанам. Хаклы икәнлегемне беләм, иртәме-соңмы яхшылык барыбер җиңәчәк.
***
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум