Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүгә кагылышлы канун кабул ителүгә бер ел узды. Бу канунны бозу аркасында мәхкәмәгә кадәр барып җиткән административ эшләр саны алты меңгә якынлаша, ә канунны кабат бозу аркасында ачылган җинаять эшләре саны 150дән артты. Беренче тапкыр "дискредитацияләү" административ хокук бозу саналса, икенче мәртәбә инде – җинаять эше ачыла.
Хакимият анык кына берни дә аңлашылмаган бу маддәгә соңрак өстәмәләр кертте. Хәзер "үз вазифаларын үтәүче дәүләт органнары"на чит илдәге Русия оешмалары да керә. Канун дәүләт органнарына да, федераль агентлыкларга да, илчелекләргә дә, куәт оешмаларына да кагыла. Ягъни хакимияткә карата тәнкыйтьнең һәр әсәре тыела. Әмма әлеге канун Русия Саклану министрлыгын, куәт оешмаларын тәнкыйть итүче "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровларны урап уза. Путинны чыгышында "сугыш" сүзен кулланганы өчен җавапка тартуны сораган активистның исә үзенә дискредитация өчен өч ел бирделәр. Әйткәнебезчә, канунда бернинди ачыклык юк, аны тегеләй дә, болай да кулланып була – Русия армиясен – Путин белән Пригожин, Кадыровтан кала – теләсә кем һәм теләсә нәрсә дискредитацияли ала.
Әлеге матдә нигезендә ачылган эшләрнең күбесе, әлбәттә, Русиянең Украинага бәреп керүен тәнкыйтьләгән, сугышны сугыш дип атаган очракларга карый. Мәсәлән, күптән түгел Мәскәүдә полиция тортлар пешерүче Анастасия Чернышевага Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында административ беркетмә төзегән. Адвокат Юлия Евдокимова моңа кондитерның "Сугышка – юк" дигән язулы торты сәбәпче булырга мөмкин, дип фаразлый.
Былтыр Мәскәүдә "Мираторг" колбасасы белән ялгыз пикетка чыккан ирне тоткарлаганнар иде (брендның атамасының бер өлеше сызылган була).
Кораллы көчләрне "кимсетү" хәтта сәяси тоткын Сергей Мохнаткинның хатыны Анна Кречетованың "Фашизм үтмәс" плакатында да табыла. Фашизмга каршылык күрсәткән өчен җәза – 50 мең сум штраф. Юкса, Русия пропагандасы Русия үзе Украинадагы фашизмга каршы хәрби операция алып баруын сөйләп тора. Шулай ук тынычлыкка чакыручы "Миру – мир" шигаре дә хәзер канунсыз санала.
Дискредитация өчен хәтта сүз дә кирәкми: Ивановода 8 йолдыз (*** *****) төшерелгән плакатны армияне "кимсетә" дип таныдылар.
Томскидагы акциядә Станислав Кармакских "сүзсез генә канун бозган" өчен 45 мең сум штрафка тартыла – ул мәйданда Верещагинның "Сугыш апафеозы" рәсеменең күчермәсен кулында тотып торганы өчен тоткарлана.
Төмән мәхкәмәсе ярдәмендә креатив протест символы булып киткән мәшһүр вобланы да искә төшерик – башта "нет в…е" сүзендә хокук бозу тапмаса да, полициянең кабат мөрәҗәгатеннән соң мәхкәмә Алиса Климентованы 30 мең штрафка тарта.
Ике ел элек битлек кимәгән өчен штраф булса, хәзер – битлек кигән өчен җәза. Сугышка каршы язу язылган битлек кигән өчен Төмәндә 60 яшьлек иргә 40 мең штраф сукканнар.
Шул ук Төмәндә рюкзактагы яшел тасма өчен эколог кызны хөкем итәләр. Мәхкәмә аксессуар "Русия хәрби көчләре абруен какшату максатыннан" кулланылган дип саный.
Тынычлыкны яклаучы символлы кием яки аксессуар таккан һәркем Русиядә штрафка әзер булырга тиеш.
Сумкасындагы "Нет *****" язу өчен, Леся Украинка һәйкәле янында тоткарланган Наталья Кобаненкога мәхкәмә дискредитацияләү маддәсе нигезендә 40 мең сум штраф билгели. Екатерина Воробьевага рюкзагындагы язулары аркасында шул ук матдәгә ярашлы 50 мең сум штраф салына.
УКРАИНА БАЙРАГЫ
Дискредитация турындагы канун кабул ителүнең икенче көнендә Мәскәүдә мәхкәмә башкала үзәгендә сары-зәңгәр кроссовкаларда тоткарланган 40 яшьлек ир кешегә ун мең сум күләмендә штраф билгеләде. Кроссовкалар хуҗасы 6 мартта Мәскәүдә сугышка каршы акцияләрнең берсе узган вакытта тоткарланды, ул чарада җәмгысе ике мең кеше кулга алынган иде.
Адвокат сүзләренчә, әлеге ир-ат 8 Мартка хатынына һәм кызына ЦУМ кибетеннән бүләк алу өчен шәһәр үзәгенә килгән була. Театр мәйданында аны полиция хезмәткәрләре туктата, автозакка утырта һәм аның аяк киемендә сәяси агитация чарасы булуын белдерә. Аны митинг уздыру тәртибен бозуда гаеплиләр.
Омскида өченче төркем инвалид Захар Закурдаевны паспорт тышлыгындагы Украина гербы өчен штрафка тартканнар. Закурдаев паспортын медкомиссиядә күрсәткән була. Аның сүзләренчә, беркетмә төзегәнче аны полиция бүлегендә кыйныйлар.
Красногорскида 29 яшьлек русияле исерек килеш өй диварын зәңгәр һәм сары төсләргә буявын сөйли. Биш көн эчендә ул ике дивар буйый. Үзенә җәза эзләп ул полиция бүлегенә килә. Аның теләгенә каршы килмиләр – штрафка тарталар.
Сочида полиция WhatsAppтагы корея телендәге статусны наци символикасын күрсәтүгә тиңли. Нәтиҗәдә – ике мең сум штраф.
Барнаулда дискредитация өчен штраф турындагы мәкалә астындагы күңелсез смайл өчен шул ук маддә бирелә. Штраф күләме – 30 мең сум.
Телеграм яки WhatsAppта статус яки аватар алыштырган өчен 34 протокол төзелгән, аудио һәм текстлы хәбәрләр тараткан өчен – 12, "класс", лайк һәм башка смайллар өчен – 5, хэштег өчен – 2, кешене тамгалаган өчен – бер эш ачылган, дип яза антрополог Александра Архипова.
ТӨШ
Абсурд гаепләүләр рейтингында беренче урынны төш күргән өчен дискредитацияләүдә гаепләүләргә бирергә буладыр. Инде шундый өч очрак булуы билгеле: Читада яшәүче Иван Лосев Instagram-да Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгәне өчен 30 мең сум штрафка тартыла, соңыннан моны интервьюда сөйләгәне өчен – тагын бер штраф.
Мәскәү режиссеры Всеволод Лисовский да күргән төшен сөйләгәне өчен "тиешле җәзасын" ала.
МУЗЫКА
Дискредитациянең иң танылган очрагы – әлбәттә, "президент күте". Җырчы Юрий Шевчукның концертларының берсендә "Ватан – президент күте түгел" дигән сүзләрен мәхкәмәгә кадәр җиткерделәр. Дөрес, бу цитат үзе мәхкәмә карарында юк, нәтиҗәдә Шевчукны сугышка каршы гомуми позициясе өчен штрафка тарттылар.
Петербурда узган елның 9 маенда балконнарның берсеннән яңгыраган Высоцкийның "Центр" төркеме солдатлары" җырын полиция кораллы көчләрне дискредитацияләү буларак кабул итте.
Бакчасарайда сентябрьдә туйда "Червона калина" ("Кызыл балан") яңгыраганнан соң туйда катнашучыларны кулга алулар булды һәм штрафлар билгеләнде.
Мәскәүдә Азәрбайҗан ватандашын Русия башкаласындагы һава аланында "Мин Замир" плакаты белән тоткарлыйлар. Тоткарланучының исеме Замир, ә кулындагы кәгазьне ул каршы алучылар тапсын өчен кулларында тоткан була, ди язучы Виктор Шендерович Facebook битендә. Полиция хезмәткәрләре Замирны аяклы "дискредитация" буларак кабул иткән, әмма соңыннан беркетмә төземичә җибәргән.
Сәясәт белгече Руслан Айсин "дискредитация"дә гаепләүләрнең артуы беренче чиратта күбрәк штрафка тартырга теләү белән бәйле дип саный.
"Беренче чиратта, тоткарларлык кеше юк. Булган оппозиционерлар һәм каршы торучы кешеләр яки Русиядән китеп бара, яки төрмәләрдә утыра. Ә бит куәт структуралары даими рәвештә нәрсәдер эшләргә, кемнедер тотарга, тоткарларга, ягъни эш күрсәтергә тиеш. Алар өчен медальләр, погоннар, премия-фәләннәр каралган.
Куәт структурасын һәм бу эзәрлекләү системын болай гына туктатып булмый. Ул маховик. Сталин аны ничек туктатты: Николай Ежовны, аннан соң Генрих Ягоданы утыртып кына. Бу җиңел генә туктамас. Шуңа күрә абсурдлык - бу эшчәнлекнең аерылгысыз бер өлеше", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум