“Шәрык” клубында Миләүшә Насыйбуллина иҗатына багышланган кичә узды. Диктор Клара Булатова, Нәҗибә Сафина шигырьләрен сөйләде.
Президент юлламасына килүчеләрне урам җыены каршы алды. Милләтчеләр, коммунистлар, алданган фатир өмет итүчеләр урам җыенында ни сөйләде?
Газеталар “Азатлык”ны кыска дулкыннарда тыңларга чакыра, ешлык-вакытларын бирә. Галишан Нуриәхмәт тә күптән шул дулкыннарда тыңлый.
Милли һәм дини хәрәкәт “дуслык”ны тигезсез дип атый. “Ислам. Низаглар. Тынычлык урнаштыру” конференциясе кайтавазы шундый.
Казанда "Ислам. Низаглар. Танычлык урнаштыру" җыелышы уза. Әфган, пакыстанлы, иранлы, таҗик, кыргыз, чечен, үзбәккә татарны үрнәк итәләр.
Интернетта татар артуга ни комачаулый? Татарстанда гадәттә өйләдән соң, бераз эшләп алганнан соң керәләр. Хөкүмәт яки бай түләсә генә.
Шунысы яхшы: милли белешмә “Плюс Сабантуй плюс” дәүләтнеке түгел. Түрәләр теләгенә карап кына ябыла алмый.
Валерий Тишковның чираттагы мәкер яки ялганын мәгарифчеләр Наил Вәлиев белән Нэлли Прусс фаш итә.
Гашура бәйрәмнәрен сөнни һәм шигыйлар ике төрле итеп оештырды. Татарлар ураза тотты. Ә азәриләргә мәтам көннәре башланды.
Аяз Гыйләҗев әсәрләрен язганда сүзләр арасына ни яшергән? Бу турыда хатыны Нәкыя сөйли.
Мәгърифәтче Суфия абыстай Галиева: “Гаилә елы дип кенә сөйләнү җитми. Ислам диненнән башка татар гаиләсе мескен бит", ди.
Миңтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа консулы Әхмәт Әргинне кабул итте. Консуллык ниләр эшли? Татар-урыс-төрек мөнәсәбәтләре ник аксый?
«Азатлык»та эшләгән, Бөтедөнья татар лигасы мактаулы рәисе Али Акышка 90 яшь тула. Әнкарадагылар аны “актив милли тормыш белән яши” ди.
Быел Татарстанда туган телне укыту шул ук күләмдә калa. Татарстан өчен борчылырга сәбәп юк, ди Татарстан мәгариф министры вәкиле.
Русия Халыкара сәламәтлек саклау оешмасының Тәмәке тартуга каршы көрәш конвенциясенә кушылуны яклады. Ә тәмәке ул сәяси әйбер бит.
Чәршәмбе төнендә яңа 1429 нчы һиҗри ел башлана. Тик ул шатлыклы авазлар яки догалар белән каршы алынмый. Ник яңа ел йоласына мөселманнар битараф соң?
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына караганда, Казанның Авиатөзелеш районында торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны дүрткә җиткән. Авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Хәрәбәләр арасыннан 3 кешенең мәете чыгарылган.
Төркиядәге югалып баручы татар авылы Хилмия үз тормышын Интернет аша җанландырып җибәрә алган.
Казанда Раштуа гыйбадәтләре татарча да ясалды. Якшәмбе төнлә керәшен татарлары каршылады. Кайбер татарлар аны 24 декабрь көнне бәйрәм иткән.
Милли мәгарифкә борчылып депутат халкы сиксән төбәккә мөрәҗәгать юллаган. Егермесе генә җавап биргән. Ә Рәзил Вәлидә барыбер өмет үлмәгән.
дәвам