Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтпәрвәр аксакал журналист Али Акышка 90 яшь


Али Акыш һәм Марат Мөлеков. Тарихи очрашу. Казан, 1991 ел
Али Акыш һәм Марат Мөлеков. Тарихи очрашу. Казан, 1991 ел

«Азатлык»та эшләгән, Бөтедөнья татар лигасы мактаулы рәисе Али Акышка 90 яшь тула. Әнкарадагылар аны “актив милли тормыш белән яши” ди.


«Азатлык» радиосында эшләгән, бүген Бөтедөнья татар лигасының мактаулы рәисе булып торучы милләт кадиме Али Акышка 14 гыйнварда 90 яшь тула. Әнкарадагылар аксакалны “актив милли тормыш белән яши” ди. Чит идәге татарлар өчен ул юлбашчы дип санала.

“Туксан яшьтә булса да, ул даими татарлар белән очрашып тора. Яшьләрне кабул итә. Җыелышларга йөри” , - дип сөйли узып киткән ел ахырында гына аның белән аралаша башлаган журналист Динар Шәриф.

Аны беренче чиратта, Али аганың мәрхәмәтлелеге, читтән килеп укучыларга ярдәм итәргә гел әзер торуы сокландырган. Шулай ук ул Али Акышны “милли тәрбия бирүче, ихлас” та дип саный. Узган көздә аспирантурага укырга килгән Динар әфәнде Татарстан, Русия журналистлар берлеге әгъзасе. Шулай ук Халыкара журналист кенәгәсенә дә ия.

Ул Али Акыш турында Татарстанда мәкаләләр да укыганлыгын әйтә. “Тик Төркиягә килгәч миңа төрек дусларым берничә китап бирде. Мин шунда гына чын-чынлап аның зур шәхес булуын аңладым”, - ди ул. Яшьләргә аксакал Гаяз Исхакый идеялары турында еш сөйли икән.

Ә Али Акышка фикерләрен халыкка таратуда ярдәм итүче Сәгыйть Хәйри дә : “Али Акыш – Гаяз Исхакыйның варисы”, - ди. Шулай ук Хәйри Бөтедөнья татар лигасы турында да сөйли. “Лига 1991 елда Казанда Марат Мөлеков исән вакытта Али Акыш белән бергә оешты. Хәзер инде аның рәисе булып Садри Максуди оныгы Гөнүл Пултар тора. Ә Али ага исә мактаулы рәисе. Өлкән яш ьтә булса да даими рәвештә Интернет аша катлаулы милли вәзгыяткә карата киңәш-фикерләрен биреп бара”, -ди. Шулай ук Али Акишны Сәгыйт Хәйри Татарстандагы рәсми даирәләр белән дә, милли хәрәкәт белән дә аралашып яши ди.

Йуныс Зәйрәк исә Гали Акыш белән Германиядә Мюнхен шәһәрендә дә аралашып яшәгән. “Мин шәһәргә килү белән аны эзли башладым. Акыш турында Төркиядә китапларда укыган идем. Без аның белән тиз дуслашып алып Германиядә татарстан турында чыгышлар ясап йәри башладык. Ул Татарстан язмышы өчен бик борчыла иде. Мин 1995 елда Әнкарага кайттым. Али абый да 2000 елда шул шәһәргә килде. Берара аягын сындырып безне борчуга да салып алды. Тик без тик ятмадык. “Ул исемдә калганнарым” исемле китап чыгарды. Шулай ук мин аңа тагын бер китап чыгарырга ярдәм иттем. Библиографы һәм биографы кебек булдым”, - ди Зәйрәк. Ул, Али Акыш аша Татарстанны һәм татар халкын тагын да ныгырак ярата башладык ди.

Али Акыш 1918 елда Кытайдагы Хайлар шәһәрендә туган. Татарстанда аны "Гали Акыш" буларак та беләләр. Аксакалның элеккегесе һәм бүгенгесе турында да фикерләрне күпләр әйтә алыр иде.

XS
SM
MD
LG