"Мөслим-сити" исеме республикада аеруча урысларда зур ризасызлык тудырган иде. Нәкъ менә аларның басымы аркасында мөселманнар "Мөслим-сити" исеменнән баш тартырга мәҗбүр булдылар.
Башкорт яшьләрен берләштерү чарасында 500 кешедән артык делегат катнашуы көтелә.
Грециягә эшкә киткән башкорт хатыны Миләүшә Салихова Русиядә төрле халыклар, мөселманнар яшәвен монда белмиләр ди һәм аларга башкортлар, мөселманнар турында аңлата.
Җитәкчелек корылтайны хакимияткә таяныч итәргә теләвен белдерсә, каршылар башкорт халкы мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Дистәләрчә миллион сумның югалуы хәлне тагын да кыздыра.
Халыкара дәрәҗәдә дөньяның виртуоз кубызчысы исеменә лаек булган Роберт Заһретдинов вафат булды. Остазга 83 яшь иде.
"Көн саен испаннарның өйләрен җыештырам, сәгатенә 12-15 евролык эш Башкортстанда кайда бар?" ди Барселонада яшәүче Сания Мөхәмәтова.
Гафури районынның Зирекле авылында янгын чыкканны хәбәр итәргә телефон булмаган. Авыл шурасы 20 чакрым, район үзәге 90 чакрым ераклыкта.
Русиянең федераль РЕН-ТВ телеканалы башкорт милли хәрәкәте әйдаманы Зәки Вәлидине фашист Германиясенә эшләүдә гаепләгән тапшыру күрсәткәннән соң Башкортстанда ризасызлык туды.
Төркиядә һәм Русиядә студентлар ике ил арасындагы киеренкелекнең тирәнәюен борчылып күзәтә.
4 миллион кеше яшәгән республикада 1 миллион 133 мең кеше өлкән яшьтә. 100 меңнән артыгы 90-99 яшендә, 205 кешенең яше бер гасырдан артык.
Башкортстан Хатын-кызлары берлеге рәисе Рәшидә Солтанова ирләр сәламәтлеген кайгырту кирәклеген 6-7 сентябрь Мәскәүдә узган медицина форумында күтәрде.
Сәяси вазгыятькә карамастан “Крутушка” халыкара этник фестивалендә быел Эстония һәм Польшадан да төркемнәр катнашкан.
Омскида хәрби казарма җимерелеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан иде. Хастаханәдә тагын бер хәрбинең үлеме хәбәр ителә.
Путин җитәкчелегендәге утырышта милли республикаларда милли телләрнең урыс теле хисабына укытылуы турында сүз булды.
Башкортстан Кырымда үзенең вәкиллеген ачып, Карасубазар районы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән иде. Бу республика җәмәгатьчелеге тарафыннан бертөрле генә кабул ителмәде.
Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының кайбер әгъзалары корылтай рәисе Румил Азнабаевны тиешле дәрәҗәдә эшләмәүдә гаепли һәм вазифасыннан китәргә өнди.
25 ноябрь күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Таһир Ахунҗанов вафат булды.
Башкортстаннның Конституция мәхкәмәсе Дәүләт Җыелышы-Корылтай тикшерүенә республика президенты атамасын үзгәртүгә бәйле канун өлгесен тәкъдим итте.
27 июньдә Башкортстан Корылтае мәгариф канунын кабул итте. Бу канунга күрә башкорт телен укыту республикада мәҗбүри булып калачак.
3 март – тынлыҡ көнөндә Ғәҙел һайлауҙар өсөн хәрәкәте Өфө циркы алдында тағы бер акция вәғәҙәләй.
дәвам