24 май Чаллы шәһәр хәрби комиссариатында җыелыш узды. Быелгы хезмәткә алынасы егетләрне барлау максаты белән Кырымнан килгән хәрбиләр андагы хезмәтне балалар бакчасы белән чагыштырды.
Коми республикасы матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 11 майда Ухта шәһәрендәге 19нчы колония башлыгы Юрий Амосовка карата прокуратура җинаять эше кузгаткан.
Чаллының шәһәр картиналар галереясында Русия рәссамнар берлеге әгъзасы Илдар Гыйлманов күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында ул татар белән бәйле чагылышларны күрсәтергә омтылуын белдерде.
9 май Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Казанда парад оештырылды. "Үлемсез полк" йөрешендә Татарстан түрәләре белән бергә дистәләрчә мең кеше катнашты.
Коми республикасының 31нче санлы колониясендә утыручы Рәфис Кашапов мөрәҗәгать юллады. Анда әлеге колониядә татар теленең кысылуы, татарча белүче тәрҗемәче кирәклеге әйтелә.
Чаллыда "Ачык Русия" хәрәкәте "Ачык сайлаулар" исеме астында сөйләшү уздырды. Анда Мәскүнең төбәкләрне талавы, юллар төзелешендә күп санлы түрәләрнең урлашуы, гомумән, Русиянең коррупциягә баткан ил булуы әйтелде.
Зәйдә Чаллыдан килгән бер төркем язучылар, шагыйрьләр, сәнгатькарләр белән очрашуларда татар шәхесләре тарихларының башка якка үзгәртелә баруына борчылулар да белдерелде.
Узган атна Зәй шәһәренә Чаллыдан бер төркем язучылар, шагыйрьләр, сәнгать кешеләре килде. Биредәге очрашуларда милли тормыш, татар әдәбияты хакында, татар шәхесләре тарихларының башка якка үзгәртелә баруына борчылулар да белдерелде.
Чаллыда әдәбият, сәнгать һәм мәдәният юнәлешендә уңышка ирешүчеләргә Тукай туган көндә тапшыру өчен махсус грант булдырылган иде. Ул халык теленә "Тукай бүләге" булып керде. Быелгы Тукай бүләкләре ике урыс кешесенә бирелде.
Чаллыда җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында ПАРНАС фиркасе вәкиле Марсель Шәмсетдинов гаделсез сайлаулар, дәүләт матбугат чараларын бетерү кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты.
21 апрельдә Чаллы мәхкәмәсе табиб Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтергән 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
Татар милләтпәрвәре Рәфис Кашаповка карата мәхкәмәләрдә яклаучы буларак катнашкан Руслан Гарифуллин Комида Кашапов утырган төрмәләрдә булып кайтты.
14 апрель Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә "Татар яшьләре-2016" форумы узды. Биредә татар мәдәнияте, мәгарифе торышы турында сөйләшүләр белән бергә заман технологияләренә нык игътибар бирү турында да фикерләр әйтелде.
"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих татар теленә кагылышлы кануннарның үтәлүен таләп итеп хакимият каршына пикетка чыкты.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре һәр айның сигезенче көнендә татар теленә кагылышлы кануннарның үтәлүен таләп итеп урамга чыгуны максат итеп куйган иде. Берлекнең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих 7 апрельдә хакимият каршына шигар күтәреп чыкты.
Табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнүче 86 яшьлек Мисбах бабай прокурор белдергән кайбер гаепләүләрне таныды, кайберләрен кире какты. Мәхкәмә 6 апрель дәвам итәчәк.
5 апрель Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау дәвам итте. Ул табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнә. 86 яшьлек Мисбах бабай прокурор белдергән кайбер гаепләүләрне таныды, кайберләрен кире какты. Мәхкәмә 6 апрель дәвам итәчәк.
Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев Рузил Мингалимовка үз теләге белән "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгу турында гариза язарга тәкъдим итте. Мингалимов гариза язудан баш тарта.
дәвам