Беренче очрашу Зәй каласының үзәк китапханәсендә булды. Бирегә китапханәчеләр, китапханәгә йөрүчеләр, укытучылар килгән иде. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире, озак еллар татар шәхесләре, авыллары, кабер ташларындагы язулар белән кызыксынучы Фидаил Мәҗитовка сүз бирелде. Ул бүгенге әдәбият, матбугат хакында ул кайбер фикерләрен җиткерде. Шулай ук үз чыгышында соңгы елларда Башкортстан вәкилләренең Татарстандагы татар авылларында еш булып, татар авылларыннан башкорт авыллары ясау буенча зурлап эш кузгатуларын билгеләп китте. “Шундый пропагандалардан соң кайбер татар авылларында “без башкортлар, без башкорт катламы түгел микән?” дигән фикер сөреше дә башлану алдында. Бу күренеш татар язучыларын, татар әдипләрен башкорт милләтеннән итеп күрсәтергә тырышу белән үрелеп бара. Хәтта инде Кол Галине дә башкорт ясамакчылар. Кол Гали Зәй җирлеге белән бәйләнгән шәхес.
Татар тормышында зур урын алып торган Таҗетдин Ялчыголны да башкорт шәхесенә әверелдермәкчеләр. Таҗетдин Ялчыголның “Тәварихе Болгария” китабында үзенең бабалары нәселенең Габдулла ханга барып тоташуын әйтә. Китап 1830 елларда язылган. Татар тарихына күз салсак, Марсель Әхмәтҗанов, Нурулла Гариф китапларын барласак, башка галимнәр китаплары буенча татар тарихын өйрәнү алга бара. Ком-таш арасыннан алтын-мәрҗән аерылып калган кебек, безнең тарихның да чын йөзе ачылып бетәчәк. Алга таба ялган тарих язулар бетәчәк, төшеп калыр дигән өмет бар.
Бәлки мондый юллар белән татар шәхесләрен башкортлаштыруны, татар тарихын үзгәртергә тырышу, язучыларыбызны бер якка авыштырырга тырышуны “уртак” әдипләр ясау дип сөенергә генә кирәктер? Ләкин булган мәгълүматларда Ялчыголның ачыктан-ачык татар булуы бәян ителә. Фәүзия Бәйрәмова китапларында да, аның Кариле татарлары турындагы язмаларында да Габдулла хан турында күп әйтелә. Безнең тарих берничә нәселдән тармакланып киткән. Мөслим, Сарман, Зәй, Тукай районнары тарихларында Габдулла хан шәҗәрәсе зур урын алып тора”, диде язучы Фидаил Мәҗитов.
Язучы Рәшит Бәшәр дә шушы фикерләрне хуплавын белдерде.
“Балаларга кечкенәдән үк үз халкының тарихын, йола, гореф-гадәтләрен төшендерергә кирәк. Алар барысын да аңлап үсәргә тиешләр. Шулай булмаганда нәтиҗәләр аянычлы була. Мисал китерәм. Матбугат чаң кага. Соңгы елларда 100 өйләнешүче парның 60тан артыгы аерыла. Сәбәбе нидә? Бу - замана баласының китап укып үсмәвендә. Икенче сәбәп - катнаш никахлар. Катнаш никахтан геннар бозыла, кеше башка милләткә әйләнеп куя. Катнаш никахлардан туган бала татар булмый, урыс та булмый торгандыр. Ул бөтенләй башка кеше була. Ата-ана моны белсен, баласына мөмкин кадәр шуны аңлатсын иде”.
Аннан соң кичәдә Рәшит Бәшәр берничә шигырен сөйләде. Араларында мондые да бар иде:
Болын тулы сарыклар, баш иелгән, печән шәп.
Әрле-бирле сугылып, көн үтеп китә күшәп.
Хуҗа кайчак иреккә җибәреп тә алгалый,
“Хуш исле печән көтә, сине әнә, алда, ди.
Көтүне читтән күзли, мөгезе сынык тәкә,
Үз-үзен тотышы искитмәле, бик кәттә.
Очлы иде мөгезе, тыныч кына тормагач,
Хуҗа сугып сындырды, суверенлык сорагач.
Тәкә сүзсез. Авырлык китермәс һич үзенә,
Карап кына тора ул, хуҗасының күзенә.
Чыгышлар, шигырь юллары алкышларга күмелде. Сөйләшү барышында Зәй китапханәсенең даими укучысы, “Сөмбелә” клубы әгъзасы Сөмбелә Мәгъфурова гомумән алганда татар теленә мөнәсәбәтнең начар булуын да әйтеп китте. “Татарстан президентын сайлау чараларында мин актив катнаштым. Фатирлар буйлап сайлау булачагы хакындагы мәгълүмати кәгазьләрне дә таратырга туры килде. Бер фатирда минем яшьләрдәге бер хатын шундый кәгазьләрне биргәч, татарчасын минем өскә ыргытты. Ыргыткан вакытта: “Я по-татарски не знаю”, дип тә акырды. Бу күренеш минем иң нечкә җиремә тиде, бәгыремне актарды, читен булды. Шунда “без бит сезнең телне өйрәндек, сез дә өйрәнегез”, дип чыгып киттем. Ә үземнең күзләремнән яшь ага иде. Бик гарьләндем. Шуңа, җаныкайларым, татар теленә зур игътибар бирегез, аны бетермик, балаларны да ана теленә өйрәтик”, дигән фикерләрне белдерде.
Чаллы вәкилләре килеп Зәй каласында татарча чара уздырулары өчен хакимиятнең җәмәгатьчелек белән эшләү, милли мөнәсәбәтләр, матбугат белән эшләү бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, үзәк китапханә башлыгы Роза Вәлиева да рәхмәтләрен җиткерде.
Китапханәдә булгач, Чаллы язучылары, шагыйрьләре Зәй шәһәрендәге бердәнбер татар гимназиясенә килде. Гимназиядә тәнәфес вакыты иде. Мондагы балаларны олыларны хөрмәтләргә, исәнләшергә өйрәтүләре күзгә чалынды. Татар гимназиясе булса да, биредә укучылардан “исәнмесез” сүзен азрак ишеттек. Ике бала “здрасьте” дисә, бер бала “исәнмесез” дип каршы алгандыр. Бу - мизгелләр эчендә генә, укучыларның тегендә-монда бару-йөрешләре вакытында гына булды, әлбәттә, чынбарлыкны чагылдырмый да торгандыр. Тегеләй яки болай исәнләшә белүчеләр саны теге яки бу якка артырга да мөмкиндер.
Шулай да шушы кечкенә генә Зәй шәһәрендә, Татарстан шәһәрендә адым саен урысча гына сөйләшүләр ишетелеп торганда, “татар гимназиясе” дигән сүзләр чаллылар күңеленә сары май булып ятты кебек. Укучылар да, язучылар, шагыйрьләр белән очрашу буласын ишеткәч, санаулы минутлар эчендә гимназиянең өлкән сыйныф укучылары мәҗлесләр залына җыелды. Чаллыдан килгән абый-апалары аларга татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, матбугаты турында сөйләде. Аннан инде укучыларга “сорауларыгыз бармы?” дигән сөальне дә бирделәр. 15-17 яшьлек укучыларда сораулар тумаганы ачыкланды.
Гимназия директоры Ленар Әхмәтҗановтан татар гимназиясенә балалар туплау, татарча укыту торышы белән дә кызыксынабыз.
“Татар балаларын татар гимназиясенә җәлеп итү кыенрак. Чөнки ул балаларның ата-аналарының татарчалары да бик начар. Өйрәнергә дә теләкләре юк. Шулай да гимназиянең көчен белеп, кирәк хәтле бала килә. Араларында бөтенләй татарча белмәүчеләр дә була. Инде ике сыйныф укыганнан соң, татарча сөйләшә башлыйлар”, диде Ленар Әхмәтҗанов.