“Безнең гәҗит” басмасының соңгы санында социаль темаларга язылган мәкаләләр берничә. Анда сәламәтлек, табибларның авыруларга мөнәсәбәте, ришвәтчелек, эшкә урнашу, яшәү урыны эзләү һәм башкалар турында язмалар урын алган.
Бәләбәй укучылары “Илһамлы каләм” бәйгесендә катнашып, төрле номинацияләрдә бүләкле урыннарга лаек табылды.
Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан быел бәйрәм чаралары тагын да киң колачлы булып узды.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге быел дүрт кешегә бирелде.
Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип белдерде.
“Русия кәгазь макулатурасына күмелеп калды. Кәгазь өермәсе астында калган илгә, иң беренче чиратта, гади халыкка кыен.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча Татарстан президенты каршындагы комиссия, 2010 елда тапшырылган әсәрләр һәм эшләрне тикшергәннән соң, нәмзәтләр исемлеген тәкъдим итте.
15 февральдә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка 75 яшь тулды.
Балалар аңларлык телдә язылган катлаулы тарих китапларының проекты күптәннән әзер. Аларны бастыру Татарстан китап нәшриятының 2009 елгы эш планына кертелгән булса да, алар әле дә чыгарылмаган.
Казанда “Пирамида” күңел-ачу үзәгендә унынчы тапкыр “Татар җыры” фестивале узды. Татар эстрадасы тормышының иң зур һәм мөһим чараларының берсе булган “Татар җыры” бер генә көн үтте.
Быел «Татар җыры – 2009» фестивален оештыручылар тулысынча фонограммадан баш тарткан. Марат Гәрәев билгеләп узганча, һәр җырчы “тере” тавыш белән җырлый ала. Әмма аларның башкару осталыклары һәм сыйфатлары төрле.
Милли тормышны җанландыру өчен авылларда эшмәкәрлекне көчәйтеп, мул яшәеш булдыру кирәк. Бу фикер Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Башкортстанның Бишбүләк районы татарларын кабул иткәндә яңгырады.
Бөтенрусия билбау көрәше федерациясе президенты, Халыкара билбау спорт көрәше федерациясе башлыгы, Русиянең атказанган тренеры Риф Гайнанов вафат булды.
Йөзгә якын Русия эшмәкәренең махсус очкычка утырып Җиддәгә барып, анда сәүдә-сәнәгать турында киңәш тотуы гадәти хәл түгел.
Шагыйрь Фатих Кәрим тууына 100 ел тулу уңаеннан кичә узды. Бу чара Башкортстан һәм Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре, абруйлы шәхесләр катнашлыгында үтте.
Татарстанның Бөгелмә районында “Карабаш һәм Бөгелмә төбәгенең тарихы һәм мәдәнияте” дигән конференция үтте. Галимнәр сүзләренә караганда, Татарстанның көньяк, көньяк-көнчыгыш өлеше тарихи һәм археологик яктан бик аз өйрәнелгән.
Күренекле Америка язучысы Карл Мейер һәм билгеле журналист Шарин Блер Брисак Казанда булып, Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтне өйрәнде.
Хабаровскида “Безнең көчебез - бердәмлектә” дип аталган Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының беренче конференциясе узды. Конгресс Ерак Көнчыгыш федераль бүлгедәге татар оешмаларын берләштерә.
Кризис башлану белән гаилә кору, бала табу кимер дип фаразланган иде. Бүгенге вәзгыять киресенчә, никахлар ныгый, туучылар саны арта.
Болындагы Сабантуй тәмамланганнан соң халык Петербурның Мариин театрына ашыкты. Анда Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетының премьерасы күрсәтелде.
дәвам