Гадәттә тарих институты фәнни китаплар булдыру белән генә шөгыльләнә иде. Хәзер исә институт балалар өчен дә китаплар булдыру эшен алып бара. Шундый проектларның берсе – Евразиядәге борынгы халыклар тарихы турындагы уенчык китаплар. Бу китапларда катлаулы тарих балалар аңларлык телдә язылган. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тарих турында уенчык китапларның нәшер ителгәне юк иде.
Татар тарихына багышланган бу китапның авторы журналист Айгөл Шәрәфиева. Ул үзе дә әни кеше. Элек мондый уенчык китапларны улы өчен ясаган. Баланы алҗытмый гына кызыклы итеп белем бирү булган аның максаты.
“Сер түгел, бүген балалар әдәбиятына кытлык юк. Моның өчен китап кибетенә кереп күз салу да җитә. Статистик мәгълүматларга караганда да, бүген балалар әдәбиятына кагылышлы китаплар сату күләме 2-3 тапкырга арткан. Тик бу китап байлыгын барлый башлагач, бу тоелган муллык кына икән аңлыйсың.
Яңа исемнәр, әсәрләр юк! Һәркем бала чакта укып үскән Л. Кассиль, А. Барто, А. Гайдар, С. Маршак, А. Линдгрен, Гримм әкиятләре яңа тышлык белән нәшер ителгән. Шулай ук чит ил авторларының тәрҗемәләре күпләп сатып алына. Балалар әдәбияты бүген зур дефицит булганлыктан, улыма китапларны үзем язарга булдым”, ди Айгөл Шәрәфиева.
Әлеге проект өч китаптан тор. Татар, рус телләрендә яылган. Китапларда Төрки каганат, Уйгыр каганаты һәм бөек Болгар тарихы мавыктыргыч итеп тасвирлана. Моның өчен Айгөл ханымга күп кенә фәнни һәм тарихи китапларны укып, анализлап, балалар аңларлык итеп язарга туры килгән. Китап тулысынча тарихи документларга нигезләнә. Моның өчен автор хәтта Мәскәү музейларына да барып кайткан.
Балалар китабы ул аерым бер өлкә. Монда техник таләпләр дә бүтәнчәрәк: эре шрифтлар, якты буяулар, иллюстрацияләр белән бизәлгән булырга тиеш. Чөнки бала укый башлаганчы ук рәсемнәр карарга ярата. Шуның өчен fdnjh китаптагы рәсемнәрне компьютер белән түгел, ә кулдан ясаган.
"Уенчык китапта һәр бит тылсымлы. Махсус төймәгә бассаң төрки халыклар көе яңгырый. Тимерченең кулындагы күкечне тотып, шакылдатып та була”, ди Айгөл Шәрәфиева.
Әлеге китапның тагын бер үзенчәлеге бар. Һәр китап белән бергә балаларга уенчык бирү дә каралган. Мәсәлән, беренче китапта ул борынгы атлы гаскәри сыны булса, икенчесендә агач тышлы китап, өченчесендә Кубрат хан йөзеге.
Айгөл Шәрәфиева нәниләр өчен уенчык-китап белән бергә, мәктәптә укучы балаларга да тарихи комикслар язган. Китап ярдәмендә укучылар тарихи тасма да ясый ала. Моның өчен комиксларның махсус битләрен кисеп алып, бергә җыярга кирәк. Китапның һәр чыгарылышы белән тарихи тасма да озынаячак. Әлеге тасма ярдәме белән балалар борынгы Евразия империясе тарихын өзлексез күзаллаячак.
Әлеге үзенчәлекле китапларның кайчан сатуга чыгуы билгесез. Аларны бастыру Татарстан китап нәшриятының 2009 елгы эш планына кертелгән булса да, китаплар әле чыгарылмаган. Милли тарих турында балалар өчен китап һаман проект хәлендә кала.