11 апрельдә Украина Югары Радасы кырымтатар халкын асаба халык итеп тану турында канун өлгесен беренче укылышта тикшерде. Бу канун өчен 450 депутатның нибары 115е уңай тавыш бирде.
Татарстан премьеры Илдар Халиков җитәкчелегендә төркем Кырымга барып Бакчасарай районы җитәкчелеге белән башкарыласы эшләр хакында сөйләште.
8 апрельдә Татарстан премьеры Илдар Халиков җитәкчелегендә ун кешелек төркем Кырымга килеп Бакчасарай районы җитәкчелеге белән очрашып, булган мәсьәләләр хакында сөйләште. Бу очрашуның кайбер нәтиҗәләре хакында Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев белән сөйләштек.
Кырымның һәр районына Русиянең бер регионы куратор булачак. Татарстан – Бакчасарай районына, Башкортстан – Карасубазар районына консультатив-матди ярдәм күрсәтәчәк.
Кырымтатар язучысы Певат Зети, "әгәр Мәскәү вәгъдә иткәннәрен үтәмәсә, меңнәрчә татар Мәскәүгә барып 80нче еллардагы кебек урам җыеннары үткәрергә кирәк", ди.
Кырымтатар язучысы Певат Зети Кырымдагы соңгы вакыйгаларны искә алып, әгәр Мәскәү әйткәннәрен эшләмәсә меңнәрчә кырымтатар Мәскәүгә барып 1987 елдагы кебек урым җыеннары үткәрергә тиеш ди.
29 мартта узган Корылтай карарын үтәп, 30 мартта Мәҗлес Кырым хакимиятенә кырымтатар вәкилләре юлланачакмы- юкмы дигән мәсьәләне карый башлады.
Кырымтатар халкы Корылтаеның 29 мартта узган чираттан тыш җыены кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турында карар кабул итте.
29 март шимбә көнне Бакчасарайда кырымтатар халкы Корылтае җыелышы узачак. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять һәм милли үзидарә органнары вазифалары.
25 мартта Акмәчеттә Мәҗлес җитәкчеләре кырымтатар иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз Русия аннекциясе шартларында кырымтатарларның язмышы хакында барды. Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров бу мәсьәлә 29 мартта Бакчасарайда узачак гадәттән тыш корылтайда тикшереләчәк диде.
Кырым низагы чыкканнан бирле кырымтатарлар үзләре яшәгән бистәләрне Русия гаскәрләреннән чиратлап саклауга күчте. Акмәчеттән 20 километр ераклыкта урнашкан Зуя бистәсендә дә мондый төркемнәр көн саен кизүгә чыга. Бу хакта Зуяда яшәүче Исмет Ислямов белән сөйләштек.
Кырым низагы чыкканнан бирле кырымтатарлар үзләре яшәгән бистәләрне Русия гаскәрләреннән чиратлап саклауга күчте.
Кырымдагы банклар үз мөштәриләренә акчаларны өлешчә генә бирә. Мондый хәл бүген Кырым банкларында гадәти хәлгә әйләнде.
Кырымлылар үз акчаларын банктан алу өчен бу көннәрдә өчен озын чиратлар тора. Акмәчеттәге “Приватбанк” банкоматы чиратында торган бер ханым Азатлык хәбәрчесенә "Мин хәзер Русиядә яшәүем белән горурланам. Хәтта бу банкоматка озын чират торырга да риза“ дип сөйләде.
18 мартта, Кырымның Русиягә кушылуы имзаланган көндә Акмәчетнең Абдал зиратында 38 яшьлек кырымтатары Решат Аметовны җирләделәр.
18 мартта, Кырымның Русиягә кушылуы имзаланган көндә Акмәчетнең Абдал зиратында 38 яшьлек кырымтатары Решат Аметовны җирләделәр. Аны мәйданда торганда Русия хәрбиләре алып киткән. Решатның кыйнап үтерелгән мәете берничә көннән табыла.
Карасубазар кырымтатарлары референдумда тавыш бирүгә килмәде. Азатлык хәбәрчесе андагы берничә тавыш бирү урынын барып карады һәм анда тавыш бирүчеләр булмавын күрде.
Кырымтатарлар бойкот белдергән референдум алдыннан Акмәчеткә янә Татарстан сәнгатькәрләре килде.
Кырымның кырымтатарлар күпләп яшәгән өлешләрендә 16 мартта узачак референдумга, Русия гаскәрләренең Кырымга басып керүенә, сугышка протест чаралары узды. Акмәчет читендәге Мамак авылыннан юл буенда протест белдерергә ике меңләп кеше чыкты.
Кырым язучылар берлеге президиумы кабул иткән мөрәҗәгатьтә Кырым урамнарында гаскәрләр тору турында сүзләр төшереп калдырылды.
дәвам