5 мартта Казанның Меңъеллык мәйданында үткән Кырымга теләктәшлек митингына дәүләт оешмаларын мәҗбүриләп чыгаруның дәлилләре пәйда булды.
Башкала янында урнашкан полигонга 300дән артык хәрби техника китерелде. “Звезда Поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов моны Кырымдагы вакыйгалар белән бәйли.
Төркия Кырым низагына катышырга теләми -- татарларны яклап чыгып ул Мәскәү белән араларын бозудан курка.
Күзәтүчеләр фикеренчә, Татарстан җитәкчелеге Украина инкыйлабына карап кайбер нәтиҗәләр ясарга тиеш.
Киевта бәрелешләр иң кискенләшкән көннәрдә армия дә башкалага китерелде. Армия илдәге сәяси кризиска ничек җәлеп ителә ала һәм аның нәтиҗәләре нинди булыр иде?
Татарстандагы экстремизм очракларының тамырын президент Миңнеханов мигрантларда күрсә, эчке эшләр идарәсе башлыгы Хохорин аны республиканың үз халкыннан эзли.
АКШ чаңгычысы Гас Кенуорти Олимпиада беткәч үз иленә Сочидагы урам көчекләрен алып китәчәген белдерде.
“Действие” дип аталган оешманың максаты - гей һәм лесбиан укытучыларны эшләреннән алу. Аның оештыручысы - Петербур татары Тимур Исаев.
Мәскәү мәктәбендәге атышны Путин сәнгать тәрбиясе җитмәү белән аңлатты. Андый фаҗига башка яшүсмерләр өчен дә “үрнәк” була ала, ди Казан психологы.
“Дождь” җитәкчелеге белдергәнчә, операторлар бәйсез телеканал белән хезмәттәшлекне туктатуга карамастан, ул эшен дәвам итәчәк.
Русиядә ир-атларның иртә үлүе турыдан-туры аракы эчү белән бәйле, ди галимнәр. Британиянең "Ланцет" журналы бу хакта тикшеренү нәтиҗәләрен бастырды.
Гагаузлар Европа берлегенә якынаю яки Таможня берлегенә керү турында референдумда Таможня берлеген сайлар кебек. Евроинтеграция яклы Молдова хакимияте референдумга каршы.
“Дальний” гаугасыннан соң министр эшеннән алынганда, ни өчен Кама арты төбәгендәге газаплауларга Татарстан күз йома?
Stratfor тикшеренү агентлыгы хисабына караганда, Русия төбәкләренең бурычлары хәзерге вакытта артканнан арта һәм федерал үзәккә, зур банкларга яңа икътисади кризис белән яный.
Мәскәү полициясе Коръән яндыру һәм бер мөселманны кыйнап исламнан ваз кичтерү видеосын тикшерә һәм аның авторларын эзли.
Бауман урамында 20ләп кеше катнашкан бәрелеш нәтиҗәсендә ике дагыстанлы хастаханәгә эләккән, ике рус егете сак астына алынган.
"Звезда Поволжья" мөхәррире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, быел Татарстан җитәкчелегендә җитди үзгәрешләр булачак.
Журналист Ирек Мортазин фикеренчә, Татарстанны 2014 елда шактый кызыклы сайлаулар көтә, ә Рөстәм Миңнеханов тиздән Мәскәүгә китә дигән фаразлар чынбарлыкка туры килми.
31 декабрьдә "Татарстан" һава юлларының лицензиясе гамәлдән чыга. Барлык рейслар һәм авиапарк "Ак Барс Аэро”га күчә. Шулай итеп, 2011 елгы тәкъдим фаҗигадән соң гамәлгә аша.
Миңнеханов Бердыевны эшеннән алып ашыкты, ди спорт күзәтүчеләре. Әлегә яңа тренерның кем булачагы билгеле түгел. Ләкин клубны шактый авыр чор көтүе бәхәссез, ди алар.
дәвам