Мөселманнарны кыйнаган полиция майоры Юрий Федотов узган ел "Русиядә экстремизмга каршы иң яхшы көрәшүче" исеменә лаек булган.
Түбән Камада интектерелгән ир-атлар янына адвокатларны кертмәү боерыгы шәһәрнең тикшерү комитетыннан килгән. Юристлар фикеренчә, әлеге боерык канунга каршы килә.
Кама арты төбәгендә мөселманнарны газаплау очракларын җәмәгатьчелеккә җиткерүче пенсионерны силовиклар эзәрлекли башлаган. 62 яшьлек Илмир Имаев хәзер үз тормышы өчен борчыла.
Сак астына алынган Рафаил Зариповны полициядә чиркәүләр яндыруны үз өстенә алсын өчен җәберләгәннәр. Хәзер ул йөри алмый.
Русия президенты Владимир Путин илнең иң зур дәүләт мәгълүмат агентлыгы "РИА Новости"ны бетереп, аның урынына "Россия сегодня" дигән яңа агентлык оештырырга фәрман бирде.
Күзәтүчеләр Татарстанда казакларның чиркәү саклау теләген прокуратура тикшерергә тиеш, ди. Хәрби төркемнәр Спас һәм Чистай районнарындагы гыйбадәтханәләрдә кизү торачак.
Күзәтүчеләр Татарстандагы гауга артында эчке эшләр идарәсе һәм наркотик хәрәкәтен контрольдә тоту идарәсе каршылыгы булырга мөмкин ди.
Дума депутатлары сепаратизмга чакыручыларны 20 елга кадәр төрмәгә утыртырга тәкъдим итә. Бу очракта мөстәкыйльлек таләп итү нинди җинаятьләргә тиң була?
Русияләрнең күпчелеге илнең дошманнары арта бара дип исәпли. Моны “Левада-центр” уздырган сораштыру нәтиҗәсе күрсәтә. Халык фикеренең шулай үзгәрүенә дәүләт пропагандасы сәбәп булып тора ди белгечләр.
25 ноябрьдә Әлмәттә "Татнефть" ширкәтнең генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов үз вазифасыннан китүе турында белдерде. Топ-менеджерның эшеннән китүен гаилә сәбәпләре белән бәйлиләр.
"Татарстан"га яңа очкычлар вәгъдә итеп иске Боинглар китергән шикле Болгарстан эшмәкәре Каменовны Шәймиевкә 2008 елда ул чактагы Русия министры Трутнев кодалаган.
Бер төркем татар рәссамы, иллюстраторы һәм дизайнеры 2014 елга төсле календарь чыгарды. 12 айга 12 рәссамнан 12 рәсем. Ул сатуга декабрь башында чыгачак.
Русия депутатлары Казандагы һәлакәттән соң авиаширкәтләргә чит ил очкычларын сатып алудан баш тартырга киңәш итә һәм сивил авиация министрлыгын кайтарырга тәкъдим итә.
Boeing фаҗигасе, химия корылмасына атылган ракетлар, яндырылган чиркәүләр -- Татарстанны бер үк вакытта берничә фаҗига тетрәтте. Белгечләр бу очраклык кына булмаска мөмкин, ди.
Казан һава аланында җимерелеп төшкән Boeing 23 ел дәвамында 7 авиаширкәттә кулланылган. Элегрәк аңа "Булгария" дип язылган булган.
Татарстан башкаласы халыкара спорт чаралары уздыру өчен дөньядагы иң уңай дүрт шәһәр исемлегенә керде. Ләкин данлыклы бүләк артында зур корбаннар тора.
Танылган рок-җырчы Земфира iTunes-та The Uchpochmak кушаматы астында яңа җыр тәкъдим иткән. Someday дип аталган композиция рус телендә.
Халыкара "Зиланткон" форумы инде 23нче тапкыр бөтен Русиядән килгән фэнтэзи сөючеләрен җыя, ләкин Татарстан башкаласына аннан файда бармы?
Егет исән калган, ләкин табиблар аның бер аягын кисәргә мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта фаҗиганың сәбәпләре тикшерелә.
Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Равил Гайнетдиннең Уфада узган "Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы" дип аталган чарага бармау сәбәбен аңлатты.
дәвам