18 февральдә Татар дәүләт филармониясендә "Без бергә" дип аталган зур хәйрия чарасы узды. Аны Казанның 2нче лицей-интернаты оештырды. Җыелган барлык хәйрия акчалары 61нче коррекция мәктәбенә бирелә.
Инстаграм социаль челтәрендә Габдулла Тукайга багышланган блог барлыкка килде. @gabdulla_tukay аккаунты шагыйрь исеменнән беренче затта алып барыла.
14 февральдә Казандагы "Угол" иҗат лабораториясендә бер гасыр элек төшерелгән "Булат-Батыр" исемле нәфис фильм күрсәтелде.
14 февральдә Казандагы "Угол" иҗат лабораториясендә бер гасыр элек төшерелгән "Булат-Батыр" исемле нәфис фильм күрсәтелде. "Булат-батыр" – татар тарихына нигезләнгән беренче нәфис фильм буларак билгеле. Премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның "Электра" кинотеатрында узган.
Казанда "Блогерлар журналистларга каршы: киләчәк кем кулында?" дигән фикер алышу узды.
Журналист Рәдиф Кашапов фикеренчә, Татарстанда блогерларның әһәмияте зур, чөнки гадәти ММЧларның сыйфаты түбән. Аның сүзләренчә, Татмедиа басмаларына блогерларга урын бирергә кирәк.
Җырчы СуперАлисә "Чыңгызхан" дип аталган яңа музыкаль клип чыгарды. Видеоязма Вимео порталында урнаштырылган. Клипның исемендә шулай ук "Татарстан суперэтнос маршы" дип тә язылган.
Татарстанда сыену тапкан Донбасс качаклары һәм аларны яклаучылар ярдәмнең тукталуы өчен Мәскәүне түгел, Татарстан хакимиятен гаепли.
Донбасстагы сугыштан качып киткән Валентина Малыхина хәзер Чаллыда яши. Җирле хакимият өч балалы анага КамАЗ тулай торагында калу мөмкинлеге биргән. Ләкин 3 февральгә кадәр генә. Бүгеннән ул торактан чыгарга тиеш. Чыкмаса, тору өчен түләргә тиеш булачак - бер бүлмә өчен аена 11 мең сум.
2016 ел башында интернетта яңа каһарман барлыкка килде – Билл.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре биргән сорауларның берсенә генә дөрес җавап биргән машина йөртүче үзенең "чын патриот" булуын күрсәтте.
15 яшьлек Алексей Романов музыка өлкәсендә сенсация тудырды. Ятим үскән егет тумыштан бармаксыз. Ләкин бу аңа оста итеп фортепианода уйнарга комачауламый.
Казанда яшәүче архитектор һәм дизайнер Ксения Шачнева шәһәр диварларындагы язуларны туплый. Аның бу шөгыленә инде өч ел, Фейсбукта "шәһәр сөйләшә" альбомында сурәтләр күбәя бара.
Казанда ISIS-кола дигән эчемлек сатыла башлады. Газлы суның исеме Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" исемле оешманың инглиз телле аббревиатурасына туры килә (Islamic State of Iraq and Syria).
Тормыш авырлыклары, гаилә проблемнары аркасында күпердән сикереп үзен үтерергә җыенган иргә Төркия президенты Эрдоган бу проблемнарны чишәргә ярдәм итәргә вәгъдә биргән.
КФУда төркем башлыкларына яулыклы кызлар һәм сакаллы егетләр белән террорчылык темасына профилактик сөйләшүләр үткәрергә кушылган.
Казандагы Hava Production иҗат студиясенең “Казан, мин сине яратам” проекты Канн кинофестиваленә эләгергә өметләнә.
Стикерларда президентның төрле чараларда төшкән һәм төрле эмоцияләр чагылдырган фотолары сайланган: берсендә ул баш бармагын күрсәтә, икенчесендә усал итеп карап тора, өченчесендә кул чаба.
2015 ел Казанда торак өлкәсе өчен шактый авыр ел булган. Халыкның кереме кимегәч, төзүчеләр һәм сатучылар фатир бәяләрен төшергән. 2016 елга да уңай фаразлар бик ишетелми.
12-13 декабрьдә "Смена" заманча мәдәният үзәгендә кышкы китап фестивале узды. Без фестивальгә барып Азатлык укучыларына кызык булырга мөмкин берничә китапны сайлап алдык.
дәвам