1. Чыңгызхан. Борис Владимирцов. "Славия" нәшрияты.
Монголларны өйрәнүче академик Владимирцов бу китапны 1922 елда ук язган, ләкин ул актуаллеген һаман да югалтмый. Гадәттә рус тарихчылары Чыңгызханны кара буяулар белән генә сурәтлиләр, бу автор исә бөек шәхеснең уңай якларына күп игътибар бирә.
2. Рәсем сәнгате ярдәмендә әвәлге Казанга сәяхәт. Ольга Вербина. Заман нәшрияты.
17-19 гасырларда Казанга килгән рус һәм Европа рәссамнарының сурәтләреннән җыелган кызыклы альбом. Иске Казанның нинди булуы белән кызыксынучылар өчен менә дигән китап.
3. Ислам кухнясы. Лилия Зауали. "Новое литературное обозрение" нәшрияты.
Ислам дөньясының гастрономия мәдәнияты ничек барлыкка килгән? Мөхәммәд пәйгамбәр нәрсә ашарга яраткан? Кызыклы хикәяләр һәм рецептлар.
4. Әдәби проект буларак Свобода радиосы, Анна Колчина. Икътисад югары мәктәбе нәшрияты.
Азатлык радиосының рус редакциясе турында кызыклы фәнни тикшеренү. Монография быел гына чыккан.
5. Татар шамаиле. Игорь Алексеев. "Мәрҗәни" нәшрият йорты.
19 гасыр ахыры - 20 гасыр башының шамаил традициясе һәм үрнәкләре. Мәрҗәни фондында җыелган шамаилләрнең зур интерактив альбомы.
6. Сөләйман Солтан, Вахит Имамов. Татар китап нәшрияты.
Вахит Имамовның быелгы китабы Төркия-Русия кризисына эләкте, шуңа күрә ул тагын да кызыграк. Автор яңа әсәрендә 1520-1566 елларда Госманлы империясендә хакимлек иткән һәм Төркия тарихында иң югары сәяси көчкә ия булган Сөләйман Кануниның тормышы сурәтләнә.
7. Синең өчен Шәригать. Ренат Беккин. "Смена" нәшрияты.
Казанда ачылган яңа "Смена" нәшриятының әвәлге китапларының берсе. Автор китабын мөселман хокукы темасына багышлый. Өч укучы һәм укытучы (Шамил хәзрәт) әңгәмәсе аркылы Беккин популяр форматта хәзерге заманда фикһның (мөселман хокукы) кулланылышы турында сөйли.
8. Иршад әл-Әтбиха. Каюм Насыйри. "Познание" нәшрияты.
Каюм Насыйри китабының 2015 елда чыккан яңа басмасы. Бөек татар галиме бу китапта татар милли ашлары рецептлары белән бергә ашау-эчү культурасы, чама хисе мәсьәләләренә дә шактый урын биргән.