Татар егете Наил Якупов NHL драфтында беренче урынны алды. Киләсе сезонда ул Эдмонтон Ойлерз такымында уйнаячак.
Бу көннәрдә Казанда "Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумы бара. Шушы чарада катнашкан театр әһелләре белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Иран ислам җөмһүриятенең Татарстандагы консуллыгы ике дәүләт арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга таба тагын бер адым ясады.
10 июнь көнне Миңгәрдә үткән кичке Сабантуйга быел заманча ярышлар да кертелде.
Төрки театр әһелләре 18-23 июньдә Казанда үтәчәк халыкара "Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумына әзерләнә.
Татар орнаментлары белән бизәлгән һәм татарча "сөйләүче" трамвай 5 июнь көнне йөри башлаган.
4-6 июньдә Казанда беренче тапкыр яһүд музыкасы фестивале үтәчәк. Фестиваль чыгымнарының бер өлешен Татарстан хөкүмәте күтәрәчәк.
Ике ел рәттән Русиянең иң яхшы технопаркы итеп танылган Казан үзәге StartUp Sabantuy проектын башлаган.
Сан Францискода татарча рок-төркемне Тимур Бажиров һәм музыкант Илһан Садри оештырган. Эшкуар Ренат Хәсәншин һәм башка милләттән булган музыкантлар аларга ярдәм итә. Егетләр татар, рус һәм инглиз телендә җырлыйлар.
Яшь драматург Илгиз Зәйни 23 майда 25 яшен тутырды. Шул нисбәттән, аның белән әңгәмә кордык.
Мөселманнар яшәгән илдә дуңгыз үрчетү дөрес гамәлме? Kazansummit 2012 җыенында катнашкан белгечләр фикере.
16 майда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты югары уку йортлары арасында “Даһи Мәрҗәни серләре” дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрде.
Татар телендә чыгучы иң тиражлы басма саналучы “Акчарлак” гәзите Русиянең “Тираж – ел рекорды” бүләгенә ия булган.
11 майда Казанда Тукай музеенда язучы Айдар Хәлим “Хунвэйбин” исемле яңа романын тәкъдим итте.
9 май көнне Екатеринбурда үткән финал уенында казанлылар Мәскәүнең “Динамо” такымын отты. Бу җиңү “Рубин”га Европа лигасында уйнарга мөмкинлек бирә.
Татарстанга Малайзия телевидениесе вәкилләре килде. “Al Hijrah” каналы Татарстан турында 13 серияле фильм төшерергә ниятли.
Рок сөючеләр арасында зур популярлык казанып өлгергән “Тынычлык яратылышы” фестивале быел Пермь каласында үтәчәк.
Атна азагында Барселонаның Camp Nou стадионында Испания чемпионатының яңа җиңүчесе билгеле булды дияргә була.
Русиядә иң тәэсирле мөфтиләрнең берсе, Сарытау мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Азатлык радиосына әңгәмә бирде.
Узган якшәмбе Coachella фестивалендә әле 1996 елда ук һәлак булган Тупак Шәкүр “чыгыш ясады”.
дәвам