Илһан Садри – Америкада шактый танылган музыкант, гитарачы. Төркемдә ул бас-гитарчы вазифасын башкара. Бас-гитара коралыннан тыш, Илһан баянда һәм аккордеонда бик яхшы уйный.
Ренат Хәсәншин – Беларуста туып-үскән милләттәшебез. Берничә ел элек студент визасы белән Америкага килгәч, заманча технологиялар белән бәйле ширкәт ачып җибәргән. Бүген аның кул астында йөздән артык эшче бар.
Тимур Бажиров – Казан егете, танылган “Сәләт” яшьләр оешмасы аша үткән. Мәскәүдә физика һәм технология институтында белем алган, бүгенге көндә Американың танылган Беркли университеты аспирантурасында белем ала.
Бу көннәрдә Тимур туган якларына кайткан. Төркемнең иҗаты һәм Тимур турында күбрәк белер өчен үзе белән очраштык.
– Тимур, төркемегез турында сөйләп китмәссеңме?
– Безне алай танылган төркем дип әйтеп булмый, әлегә бер генә чыгыш ясарга өлгердек. Моңарчы мин американ дусларым белән уйный идем, хәзер менә татарча төркем дә җыярга булдым. Татарча рок-төркем төзү идеясе Илһан Садри белән танышкач булгандыр. Мин аның аккордеонда уйнаганын белә идем, ләкин бас-гитарада да яхшы дәрәҗәдә уйнаганын ишеткәнем булмады. Аның белән берәр татарча проект башкарып карарга килештек. Ярдәмгә Ренатны дәштек, соңрак американ егетләре кушылды.
– Сан Францискода татар диаспорасы барын беләбез. Аларның чараларында еш катнашасыңмы?
– Еш дип әйтә алмыйм, ләкин буш вакытым булса, туры татар оешмасы бинасына юнәләм. Анда һәрвакыт татар телен ишетеп була, үз телендә аралашу мөмкинлеге бар. Милләттәшләр барысы да ачык йөзле.
Җыр, дин кичәләрендә катнашам. Оешманың рәисе Җүнәйт ага Чапаноглы бик белемле кеше. Берничә тел белә. Балалар да татарча бик яхшы сөйләшәләр. Кайвакыт үземә дә оят булып китә. Оешманың һәрбер әгъзасына карата хөрмәтем зур.
– Татарлыгын кайда сизелә башлады, Мәскәүдә укыгандамы яки Америкага килгәчме?
– Америкададыр, мөгаен. Мәскәүдә яшәгәндә бу хакта уйланырга вакытым юк иде, чөнки күп вакытым укуга китеп барды. Монда туган җир сагындыргангамы, татарлык турында күбрәк уйлана башладым. Исемем дә американ кешеләренә сәер тоела. Мин аларга үземне Русиядән дип таныштырам. Белемлерәк американнарга Тимурның урыс исеме түгел икәне аңлашыла һәм алар сорау яудыра башлыйлар. Шул вакытта, татарларның кем икәнен аңлата башлыйм.
– Син укыган белем йортында татарлар бармы? Гади американнарга татарларны ничек танытасың?
– Беркли университеты урнашкан шәһәрдә 150 меңнән артык кеше яши. Студентлар арасында татарларны белмим. Алар хакында сораштырып караганым бар, ләкин әлегә тапмадым. Казакълар күп. Безнең универитет китапханәсендә берничә татар китабы күргәнем бар.
Татарлыкны озак аңлатам. Башта мин Болгар Иделстаныннан башлыйм, шуннан башлап Татарстанга барып җитәм. Күп мәгълүматны эшкәртә алучылар ахырына кадәр түзәләр. Исемгә игътибар итүчеләр дә байтак. “Исемеңне Тамерланга багышлап куштылармы?” дип сораучылар бар. Американ кешесе, гадәттә, Русиядәге, Татарстандагы кебек үк белемле түгел. Әгәр ул автобус йөртүчесе икән, димәк, ул автобусны тиешенчә яхшы йөртә. Ләкин ул күп кенә гади әйберләрне белмәскә мөмкин. Ә бездә кешенең эрудициясе югары дәрәҗәдә була ала, ләкин үзенең төп эшенә салкын карый.
– Татар музыкасын тыңлыйсыңмы?
– Мин үземне заманча татар эстрадасы җанатары дип әйтә алмыйм, ләкин кайбер җырчылар игътибарга лаек. Мәсәлән, Мубайны бик моңлы җырчы дип сайлыйм. Аның иҗаты яшьләргә ошап бетмәскә мөмкин, чөнки бик салмак җырлар башкара, ләкин аның иҗатында яңалык күрәм.
Мин татар халык җырларына гашыйк. Халык җырлары һәм ретро җырлар миндә бик зур хөрмәт уята. Хәтта “Тала-тала” җырын без төркем белән дә башкарабыз. Американнар бик яхшы кабул итә. Кушылып җырлап җибәрүчеләр дә бар.