Моңа кадәр Чиләбедә музыкаль һәм әдәби трамвайлар да йөргән булган, ләкин милли трамвайлар арасында, татарлар – беренче. Гомумән алганда, бу – дөньядагы беренче татар трамвае.
Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар җирле халыкны татар мәдәнияте белән таныштыруның кызыклы юлын тапкан. Трамвайга кергән һәр юлчы татар халкының тарихы, милли ашлары, мәдәнияте, җырлары белән танышу мөмкинлеге алачак. Шулай ук трамвайны сүзлекләр белән дә тәэмин итү каралган, ә тукталышлар нәкъ Казандагыча татар телендә игълан ителә. Оештыручылар милли трамвай өчен Чиләбенең иң озын маршрутын сайлаган. Димәк, татар мәдәнияте белән мөмкин кадәр күбрәк юлчылар таныша алыр дип көтелә.
Милли трамвайны беренче юлга озатыр өчен дистәләгән кеше килгән. Татар маршрутында беренче тапкыр әйләнеп килергә теләүчеләр саны шуның кадәр күп булган ки, хәтта кайберәүләр өчен махсус икенче тапкыр йөреп килергә туры килгән. Трамвай ачу хөрмәтенә Чиләбе татарлары махсус концерт куйган: трамвай йөргән вакытта балалар шигырьләр сөйләгән, ә олылар баян тартып җырлап барганнар. Ә инде икенче тукталышта трамвай эченә “Татар кызы 2012” конкурсында катнашучы кызлар кереп тулган.
Һәр елны үткәрелә торган “Татар кызы” бәйгесе быел да киң масштабларда үтәр дип көтелә. Елдагыча, җиңүчеләрне интернетта сайлап була. Бу нисбәттән оештыручылар махсус сайт ачып җибәргәннәр. Теләгән һәрбер кеше үзенә ошаган туташ өчен тавыш бирә ала. Бәйге оештыру эшләрен үз өстенә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы ала.
Чиләбе татарлары соңгы елларда үзен бик актив күрсәтә. Милли үзәк каршында татар теле курслары эшләп килә, яшьләр өчен көрәш секциясе булдырылган. Өлкә татарларының үз матбугаты да бар. “Хәзинә” гәзите татар һәм урыс телендә чыга. Бу уңышларның күп өлешен Чиләбе өлкәсе конгрессы татарлары җитәкчесе Лена Колесникова белән бәйләп буладыр. Бу вазифаны ул 2009 елдан бирле башкара. Чиләбе телевидениесенә биргән әңгәмәдә башта бу җаваплы эшкә алынасы килмәвен әйтеп үтә, ләкин соңыннан милли тамырлар барыбер үзенекен итте дип билгели.
Лена Колесникова – Чиләбедә шактый танылган шәхес. Лена – эшмәкәр, “Классика” аптека челтәре хуҗасы, төбәкнең канун чыгару җыены депутаты, яшьләр, спорт һәм мәдәният проблемнары белән шөгыльләнә.
Русия авылларының федераль Сабантуе да быел Чиләбе өлкәсендә үтәчәк. Татар халкының милли бәйрәмен Кызыл армия районы, Дубровка бистәсе кабул итәчәк.