Бу атнада Истанбулда узган НАТО илләренең саклану министрларының рәсми булмаган җыены алдыннан, Фог Расмуссен Төркиянең көндәлек газетасына әңгәмә бирде. Анда ул Төркиянең "яңа тышкы сәясәте" йөзен көнбатыштан көнчыгышка бора дигән гаепләүне кире какты.
Украинада әфлисун инкыйлабыннан соң тәүге президент сайлавы нәтиҗәләре 7 февральдә билгеле булырга тиеш. Сайлаудан өметен өзгән кешеләр ике намзәт арaсында бик аз аерма булуына ышана, башкалар исә сайлаудан күп нәрсә көтә.
Иранда 1979 елда ислам инкыйлабына этәргеч булган вакыйга, рухи җитәкче Аятулла Хомәйнинең сөргеннән Тәһранга кайтуына 31 ел тулу зур чаралар белән искә алына. Оппозиция яңа чаралар башларга җыена.
Лондонда узган халыкара конференциядә Әфганстандагы иминлекне җирле көчләргә тапшыру тәкъдиме каралды. Моның өчен уңайлы вакыт билгеләү турында Британия премьеры Браун, процессның ел ахырында башлап булачагын әйтте.
Лондонда 21 ил катнашында узучы халыкара Әфган конференциясендә Йәмән мәсьәләсе каралды. Көнбатыш илләре Йәмәнне әл-Каидәдән арындыруны максат итеп куйганда, Йәмән үз эчендәге башка проблемалар белән көрәшә.
Әфган, Пакстан һәм Төркия президентлары Истанбулда очрашып, талибан низагын чишү турында бергәләшеп фикер алышты. 3 ил рәсмие террорчылык белән сугышта уртак хезмәттәшлек булдырырга омтыла.
Азәрбайҗан халкы Совет хәрбиләренең бәйсезлек хәрәкәтен бастыру максатында башкала Бакыга керүенең 20 еллыгын искә ала. Хәрби чаралар вакытында 130дан артык кеше һәлак булган иде.
Һаитида зур фаҗига катлаулана бара. Ярдәмнәр тиешле урыннарга барып җитми. Ярдәмнән өметен өзгән ач һәм ачулы халык талый башлады, көч куллану очраклары арта.
Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганның биш министр белән Русиягә булган ике көнлек сәфәре илләрнең стратегик уртаклыгын ныгытты.
АКШ башлыгы Обама белән Русия президенты Медведев очрашуы, һәм анда кул куелган килешү ике ил арасындагы стратегик хезмәттәшлекне ныгытуда зур адым буларак бәяләнгән иде. Ләкин алга куелган иң гади бурыч әлегә үтәлми.
Русияне урап узган энергия проектларының язмышы Грузиянең Кара диңгез ярындагы Батум шәһәрендә узган Энергия саммитында карала.
Һаитида булган җир тетрәвендә меңләгән кеше һәлак булды. Рихтер үлчәме белән 7 дәрәҗәдә булган зилзиләдә башкала Порт-о Пренcда күп кенә дәүләт биналары хәрабәгә әйләнде. Коткаручылар җимерелгән биналар астында күп кенә кешенең үлүе турында белдерә.
БМО иминлек шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия, Иранның атом тырышлыклары мәсьәләсен тикшерү өчен шимбә көнне Нью-Йоркта җыела. АКШ яңа чикләүне Иран элитасына каршы юнәлдерүне тәкъдим итә.
Малайзиядә христианнарга "Алла" сүзен куллануны рөхсәт иткән мәхкәмә карары илдәге кайбер мөселманнар арасында ризасызлыкны арттыра. Узган атна азагында чиркәүләргә булган һөҗүмнәргә яңалары өстәлә башлады.
Русия хөкүмәт башлыгы Владимир Путин чакыруы белән, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Мәскәүгә барачак. Сәфәр 12-14 гыйнварга билгеләнгән.
2009 ел Төркиядә ачышларга мул булды. Төркиядә эчке сәясәттә азчылыкларга карата хокуклар бирелә башлады. Тышкы сәясәттә исә күршеләр белән мөнәсәбәт җайга салынды. Ләкин икътисадка килгәндә, глобаль кризис бу илне урап үтмәде.
Пакстан халкы дүшәмбедә Карачи урамнарын канга буяган һөҗүмдә һәлак булган кешеләрне искә ала. Гашурә уңаеннан уздырылган иң зур чара вакытында шартлаган бомба 43 кешенең тормышын өзде.
Иран дәүләт ТВ каналы кичә хакимияткә каршы башланган протест чаралары вакытында 8 кешенең үлүен хәбәр итте. Гашурә көне уңаеннан яңадан кабынып киткән оппозициянең каршылык чараларында күп кенә кеше кулга алынды.
Төркиянең "Акшам" газетының бу атнада чыккан хәбәрендә, Русиядән килгән махсус бер төркемнең Төркиядәге дин дәресләренең ничек укытылганын өйрәнеп китүен язып чыкты. Русия яңа елда 100 укучысын дин дәресләрен үзләштерү өчен Төркиягә җибәрәчәк.
Ирандагы Согуд илчелеге үзен әл-Каидә башлыгы Осама бин Ладенның кызы дип таныткан кешенең чит илгә чыгуны таләп итүен белдерде. Иран рәсмиләре аның кем булуы ачыкланганчыга кадәр чит илгә чыгуына рөхсәт ителмәячәген әйтә.
дәвам