Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан халкы һөҗүмнәрдән гарык


Пакстан халкы дүшәмбедә Карачи урамнарын канга буяган һөҗүмдә һәлак булган кешеләрне искә ала. Гашурә уңаеннан уздырылган иң зур чара вакытында шартлаган бомба 43 кешенең тормышын өзде.

Пакстан полициясе дүшәмбедә Гашурә көне чаралары вакытында булган бомбалы һөҗүмдә 43 кешенең һәлак булуын белдерә. Шулай ук һөҗүм вакытында 100дән артык кеше яраланган.

Һөҗүмнең чаралар узган мәйданга юнәлдерелгән булуы зур гаугага сәбәп булды. Шартлаудан тирә-як зур зыян күргән.

Шәһәр хакимияте шартлаудан соң меңнән артык кибет һәм дистәләгән машинаның яндырылуын белдерә. Бомба шигый мөселманнар катнашындагы зур парадның шәһәр үзәгенә килеп җитү вакытында шартлый.

"Һөҗүм булу белән паникага бирелгән ачулы халык шартлаудан соң кибетләрне яндыра башлады. Меңгә якын кибет яндырылды. Янгын сүндерүчеләр төн буе янгынны сүндерергә тырышты", диде шәһәр башлыгы.

"Mаксат - мәзхәбара низаг чыгару"

Белгечләр һөҗүмнең талибан яклавындагы сөнни экстремист төркемнәр тарафыннан оештырылуы турында фаразлый. Һөҗүмнең максаты - илнең 20% тәшкил иткән шигыйлар белән күпчелектәге сөнниләр арасында мәзхәбара низаг чыгару. Соңгы елларда бу мәзхәбара низагны арттырырлык һөҗүмнәр ешайды.

Пакстанда Талибанга каршы Сват үзәнлегендә башлаган зур хәрби чаралардан соң, соңгы айларда башкала интихар һөҗүмнәренә һәдәф була башлады. Халык шәһәрдәге тотрыксызлыктан шикаять белдерә.

Талибан бары тик башкала түгел, илнең төрле төбәкләрендә дә булган интихар һөҗүмнәрендә дә җаваплыкны үз өстенә ала.

"Xалык фетнәгә бирешми"

Карачи университетында укытучы Наушин Васи һөҗүмнәрнең ни өчен башкала Карачигә юнәлдерелүе турындагы сорауга болай җавап бирде:

"Мәзхәбара низагны арттыру өчен башкаланы сайлый. Ләкин халык моңа бирешми, алар һөҗүмнең ни сәбәпле оештыруын аңлый. Моннан кала мәзхәб вәкилләре һәм хакимият тә моны аңлап эш итә. Паника артса да, аларның бу фетнәгә бирелмәве бик яхшы үзгәреш", ди.

Пакстанда бик еш диярлек интихар һөҗүмнәре турында хәбәрләр ишетелә. Халыкның югалтуы бик зур булды. Пакстанда халык хәрбиләрнең әле дә илдә тотрыклыкны урнаштыра алмавына ризасызлык белдерә.

Карачидә яшәгән Нурулла исемле ватандаш, халыкның түземлеге бетә башлавын әйтте:

"Ни булса кешелеккә каршы була. Болай булмаска тиеш, бу динебез һәм илебез өчен куркыныч тудыра. Җитмәсә мондый күренешләр безнең дөнья алдындагы дәрәҗәбезне төшерә", диде.
XS
SM
MD
LG