Һаитидә җир тетрәве җирле вакыт белән 5 тулганда башланды. Зилзиләдә күп кенә хастаханәләр, отельләр, президент сарае кебек мөһим биналар җимерелде.
Коткаручылар ишелгән биналар астында күп кенә кешенең үлүе турында белдерә.
Барлык Һаитине һәм хәтта якын тирәдәге илләрне дә тетрәткән зилзилә бер минуттан артык дәвам итте, артабан 5.9 һәм 5.5 дәрәҗәдәге куәттәге зилзилә дә булып алды.
200 кеше бина астында калды
Француз рәсмиләре 300дән артык кеше булган Монтано отелендә 100 кешенең коткарылуын, 200дән артык кешенең җимерекләр астында калуын белдерде. Үлгәннәр саны турында төгәл мәгълүмат юк.
Һаитидагы Берләшкән милләтләр оешмасы бинасы зилзиләдән иң күп зыян күргән биналарның берсе дип белдерелә. Чит ил хезмәткәрләре эшләгән БМО бинасында зилзилә вакытында ничә кешенең үлүе билгесез.
Төбәктә тотрыклыкны саклау максатында БМОның 9 меңләп халыкара хезмәткәре эшли иде.
Зилзилә сәбәпле илдә электр һәм телефон элемтәсе тәмам өзелде.
Американ геология идарәсе зилзиләнең төбәктә хәзергәчә күрелгән иң көчле җир тетрәве булуын әйтте. Утрауда иң соңгы көчле җир тетрәве моннан 200 ел элек булган.
Башкала Порт-о-Пренсны тузан болыты каплаган, халык зилзилә дәвам итүдән куркып өйләренә керә алмый.
Халык паникада, коткару хезмәткәрләре биналар астында үлгән кешеләрнең саны артуы турында кисәтә.
Миллиард долларлык зыян бар
АКШның Һаитидәге илчесе Раймонд Җосеф, зилзиләне "зур фаҗига" дип бәяләде. Ул бу фаҗиганың илгә миллиард доллар зыян китерә алачагы турында кисәтә.
2008 елда 4 зур туфан фаҗигасе белән көрәшкән 9 миллион халкы булган Һаити, төбәктәге иң ярлы илләрнең берсе. АКШ илчесе чит илләрне һуманитар ярдәм күрсәтергә чакырды.
Аның бу чакыруына беренче буларак АКШ үзе кушылды. Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон зилзиләдән зур зыян күргән Һаити халкына ашыгыч ярдәм җибәреләчәген әйтте.
"Һаити һәм төбәктә зилзиләдән зыян күргән илләргә ярдәм җибәреләчәк. Афәттә зыян күргән гади халык һәм хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез. Һуманитар ярдәмнән кала, фаҗигадә зыян күргән, якыннарын югалткан Һаити халкы өчен дога кылабыз", диде ул.
АКШтан кала Франция, Канада, Австралия, Венесуэлла һәм башка илләр Һаитига кичекмәстән һуманитар ярдәм җибәрергә вәгъдә итте.