Босния сугышында мөселманнарга каршы геноцид оештыруда гаепләнгән Караджич Һааг мәхкәмәсе утырышында катнашмады.
Үзбәкстан тарихи ефәк юлыннан файдаланып, ил туризмын үстерергә һәм чит ил кунакларын үзенә җәлеп ирәргә омтыла. Ләкин бу илгә виза алу зур проблема.
БМОның Наркотик һәм җинаятьчелек белән көрәш бүлеге чыгарган хисапта әфьюнның Үзәк Азия аша дөньяга таралуына игътибар юнәлдерелә.
Иранда инкыйлаб сакчылары көчләренә каршы булган һөҗүм илдәге мәзһәбара низагка игътибар юнәлттерде. Һөҗүмдә 42 кеше һәлак булган иде.
Әфганстан президенты Хәмит Карзаи шикаять комиссиясенең сайлауда хәрәмләшү булу турындагы белдерүен таныды.
Иран рәсмиләре илнең көньягындагы интиһар һөҗүмендә чит ил көчләрен гаепләде. Инкыйлаб сакчыларына каршы булган һөҗүмдә кимендә 42 кеше үлде.
Төркиянең Бурса шәһәрендә узган төрек-әрмән матчы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаштыру адымына яңарыш кертте. Әрмән кунаклары матчтан канәгать калды.
БМО дөньяда ачлык дәрәҗәсенә җиткән кешеләр санының 1 миллиардка җитүен ачыклады, ачлык соңгы 40 елда иң югары дәрәҗәгә җиттe.
Һәр елны йөзләгән китапны тыйган Кытай быел Франкфурт китап күргәзмәсенә кадерле кунак дәрәҗәсендә катнаша.
Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләрне җайга салган килешүгә ниһаять кул куелды. Kилешү имзалану белән бахәс кабат Карабах мәсьәләсенә терәлде.
Пакстанда хәрбиләргә булган канлы һөҗүмнәрдән соң, Пакстан хәрбиләре Баҗур һәм Вәзирестандa талибан сугышчыларына каршы һава һөҗүме башлады.
Төркиянең Европа Берлегенә әгъза булуына каршы килгән Франция сәясәтчеләренә Төркия президенты Гүл Төркиянең асыл максатын ачыклады.
"Дин һәм иҗтимагый тормыш" дип аталган һәм мөселманнар санын өйрәнгән проект нәтиҗәсенә караганда, дөньяда 1.57 миллиард мөселман яши.
Әрмәнстаннан читтә яшәгән 5-7 миллион әрмән диаспорасы һәм ил эчендәге оппозиция Саркисиянның Төркия белән килешү адымына каршы чыга.
Өч дистә ел буе дәвам иткән сугыш Әфганстанда туризмны бөтенләй бетерде диярлек. Ләкин аны җанландыру өмете әле сүремәгән.
Пакстан рәсмиләре Үзбәк ислам хәрәкәте башлыгы Таһир Юлдашның үтерелүен алга сөрә. Aның үлүе, төбәктәге сугыш хәрәкәтенә тәэсире зур булачак дип исәпләнә.
Парламент утырышында чыгыш ясаган Төркия президенты Абдулла Гүл, этник төрлелекне саклау - демократия таләбе дип белдерде.
Кытай халык җөмһүрияте төзелешенең 60 елыгын Тяньаньмэнь мәйданында зур танатана белән бәйрәм итте.
Ак Йорттагы дәүләт иминлек төркеменең югары вәкилләре президент Обама белән Әфганстандагы хәрбиләр санын арттыру мәсьәләсендә фикер алыша.
Төркия президентының Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне яхшырту планы турында ясаган белдерүе халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде.
дәвам