Төркия белән Әрмәнстан оппозициясендә шактый каршылык тудырган килешү ике ил югары рәсмиләре тарафыннан узган атна Брюссельдә имзаланды. Берничә көннән Әрмән президенты Төркиягә килде. Максаты - үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту, соңгы килешү турында күбрәк фикер алышу иде.
Мәгълүм булганча, килешүнең башта парламент тарафыннан раслануы шарт. Очрашу өчен иң яхшы форсат кабат Төркия-Әрмән матчы булды. Матч 2:0 исәбе белән тәмамланса да, моннан элек нәкъ матч сәясәте белән башланган сөйләшүләрдә ике тараф та үзенчә канәгать калды.
Элекке Госманлы башкаласы Бурсада матч алдыннан шактый зур иминлек чаралары күрелде. 3000-нән артык төрек полициясе иминлек саклады. Рәсмиләр матч алдыннан стадионга азәри байрагын кертүне һәм сәяси эчтәлектә шигарьләр куллануны тыйды.
Һрантның туган иленә һуш киләсез
Кайбер җанатарлар тынычлыкның символы ак күгәрченнәрне алкышлар белән күккә очырды.
Чәршәмбе көнне узган төрек-әрмән матчында 2007 елда үтерелгән Төркиянең күренекле әрмән язучысы Һрант Динк тә искә алында. Стадионда төрек тарафдарлары кунак әрмәннәргә "Һрантның туган иленә һуш киләсез" дигән язу күтәрде.
Төркиянең "Сабаһ" газеты әрмән матчы хәбәре Абдуллаһ Гүлнең "Тарих булдырабыз" дигән сүзе белән яктыртты. Матчны әрмән президенты Серж Саркисиян белән бергә караган Абдулла Гүл, без монда тарихны язып кына калмадык, тарихи бер вакыйга оештырдык, дип әйтте.
Ереванда да матч зур кызыксыну белән каралды. Башкаладагы бер кофеның хуҗасы булган Азат, бирегә килгән тамашачылар өчен уен сәяси эчтәлекле матчның үзеннән дә кызыграк иде, дип әйтте.
"Ике ил мөнәсәбәтләрен җанландыру өчен башланган матч сәясәте шактый мөһим", диде ул.
Мәгълүм булганча, беренче якынаю адымы Серж Саркисиянның Абдулла Гүлне сентябрьдә матчка чакыруы белән башлаган иде.
Карабах мәсьәләсе сәбәпле, 1993 елда тәмам туктаган төрек-әрмән мөнәсәбәтләре хәзер яңадан җанлана.
Ләкин әлеге адым әрмән һәм төрек тарафында зур каршылык тудыруын искә төшерергә кирәк. Якынаю адымына Әрмәнстан оппозициясе һәм читтәге диаспора зур каршылык күрсәтте. Хәтта әрмән диаспорасын күндерү сәфәрендә әрмән президенты Саркисиян шактый уңайсыз хәлдә калды. Ил ичендә протестлар булды.
Төркиядә исә оппозициядән кала милләтчеләр моңа каршы чыкты. Моның асыл сәбәбе исә, азәриләр белән әрмәннәр арасында еллар буена каршылык тудырган Карабах низагы. Азәрбайҗан Карабахка чишелеш табу шарты куелмыйча, Төркиянең Әрмәнстанга чикләрне ачу адымына ризасызлыгын белдерә.