Төрекләргә каршы тарихи сугыш турында патриотик җырлар җырлап, ватанпәрвәр шигарьләрен кычкырган дистәдән артык кеше инде берничә атна Әрмәнстан тышкы эшләр министрлыгы бинасы алдында ачлык чарасы күрә.
Алар һәм аларга кушылган протестчылар Төркия белән 16 ел буе ачылмаган чикләрне ачып, Ереван белән Анкара арасында дипломатик мөнәсәбәтне яхшыртуны максат итеп куйган "килешүгә" каршы чыга.
50 яшьлек Нашан Аҗемиян күптән түгел Америкадан ватанына кайткан элекке диаспора кешесе. Ул әлеге протестчыларга теләктәшлек белдерә һәм Саркисиянның бу адымына каршы чыга. Бер генә имза еллар буена дәвам иткән фаҗиганы оныттыра алмас, ди ул.
"Монда барлык кешене тынычландырырга тырышалар. Ләкин без төрекләрне 8 гасырдан бирле беләбез. Килешү ул яхшы, ләкин аны кем белән төзиләр, бит? Безнең халыкны үтергән милләт белән?"
Ажемаянның бу сүзләре, Саркисиянның дөнья буйлап килешү өчен диаспораны күндерергә тырышкан вакытка туры килә.
Kилешү 10 октябрьдә имзалана
Инде берничә айдан бирле ике тарафта шактый каршылык тудырган килешү 10 октябрьдә Швeцариядә имзаланырга тиеш.
Әрмәнстаннан читтә яшәгән әрмәннәр, дөньядагы иң көчле диаспораның берсе дип санала. Алар яхшы оешкан. Әрмәнстан президенты Саркисиянның аларны күндерү тырышлыклары исә кайбер илләрдә зур каршылыкка очрады, хәтта Серж Саркисиянны уңайсыз хәлдә калдырды.
Әрмән диаспорасы Төркия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту фикеренә каршы чыга, чөнки хөкүмәтнең бу адымы үзләре тарафыннан "геноцид" дип танылган 1915 ел вакыйгаларын халыкара күләмдә кабул иттерү тырышлыгына зур зыян салачак.
"Оныта алмыйбыз"
Шулай ук алар Әрмәстанның Төркия чиген тануына да каршы чыга. Алар фикеренчә, совет заманында кабул ителгән чикләр дөрес түгел, күп кенә әрмәни җире Төркия тарафында калган, ди алар.
Халчык Хачартуриян Аҗемиян кебек ватанына кайткан диаспора кешесе.
"Оныта алмыйбыз. Минем әтием геноцид корбаны иде. Ник диаспора шундый зур дип уйлыйсыз? Алар "көнбатыш" Әрмәнстандагы, Карс, Ардаһан, Ван кебек илләрдән килгән булган. Без моны кичерә алмыйбыз, онытмыйбыз. Хөкүмәт бүген бар иртәгә юк. Ләкин гаделлек мәңге, гаделлек кирәк безгә", ди ул.
Төркия тарафында милләтчеләр һәм азәри тарафы килешүгә каршы чыкса Әрмәнстан да күрелгәнчә илдәге оппозиция һәм диаспора каршы чыга.
Хөкүмәтләр исә бу мәсьәләне алдан ук шарт кушмыйча салмак сәясәт белән хәл итәргә тырыша. Футбол дипломатиясе белән башлаган адымнар хәзер югары дәрәҗәдә хәл ителде диярлек, хәзер күзләр ике ил тышкы эшләр министрлары 10 октябрьдә кул куячагы килешүгә төбәлде.
"Чикләрнең ачылуы - файдага "
Әрмәнстанда яшәгән гади халыкның килешүгә карашы исә әлегә билгесез, бу хакта рәсми фикер белешү дөнья күрмәде. Шулай да гади халык, тарихи каршылыкларны бер тарафка калдырып, мөнәcәбәтләрне яхшырту яклы.
Ереван паркында очраган 24 яшьлек Баһаг Галстян, илнең ачы язмышына карамастан, Төркия белән килешү төзү кирәклегенә ышана.
"Чикләрнең ачылуы безнең өчен файдага булачак. Тарихны онытмаска кирәк, ләкин шул ук вакытта алга таба тыныч тормыш нәрсәдер эшләргә кирәк", ди ул.