Әфганстан хакимияте 20 августта узачак президент сайлавына илкүләм әзерләгәндә,талибан башкала Кабулга 8 зур ракета белән һөҗүм итте.
Иранда президент сайлавына санаулы көннәр калганда, башкала урамнарында тарафдарлар бер-берсенә гаепләр ташлады.
Элек Германия һәм Австриядә нәшир ителгән Казакъ президенты турындагы китапның Казакъстанда тыелуы дөнья игътибарыннан читкә калмады.
АКШ вице президенты Җой Байден 3 көн дәвам итәчәк Балкан сәфәрен башлады. Байден Сараево, Белград һәм Приштинадагы сәяси җитәкчеләр белән сөйләшәчәк.
Быелгы Евровидение бәйгеләрендә җанатарларны бер үзәнчелек көтә. Илләр сәхнәгә үз җырчыларын түгел, читтән килгән артистларны чыгара.
Әндиҗан вакыйгаларына 4 ел тулганда, халыкара кеше хокуклары оешмалары Европа парламентына аны бәйсез тикшерүне сорап ачык хат юллады.
Ирандагы Америка ватандашы 32 яшьлек журналист Роксана Сабери иреккә чыгарылды. Ләкин ул ни сәбәптән кулга алынган һәм хәзер Иран аны ни өчен иреккә чыгарыга булган?
Сват үзәнлегендә атна ахырында 200 сугышчының үтрелүен хәбәр иткән Пакстан гаскәрие, талибанга каршы башлаган чараларын арттырды.
Әфганстан президенты Хәмит Карзаи август аенда узачак президент сайлавына намзәтлеген игълан итте. Ә вице президентлык намзәте исемлеге ризасызлык уятa.
Төркиянең Мардин шәһәре читендә булган канлы һөҗүмдә 44 кеше үлде. Гаилә низагыннан туган бу вакыйга илнең көнчыгышында кораллану проблемасын китереп чыгарды.
Төньяк Корея, БМО ясаган тәнкыйть резолюциясе өчен гафу үтенмәгән очракта, яңа атом сынауларын үткәрү белән яный.
Дөнья буйлап рәсмиләр яңа төр дуңгыз гриппына каршы чаралар күргәндә, вирус беренче булып Мексика җирендә табылды. Әлеге чирдән 100-дән артык кеше үлде.
Төркиянең дәүләт күзләү идарәсе MİТ, үзенең яңа планында ил өчен мөһим төбәкләрне билгели.
Пакыстанда көтелмәгәндә арткан сәяси киеренкелек, элекке баш хаким Ифтихар Чодрине яңадан вазифага кайтарылуы белән тынычланды.
“Әмруз ТВ” каналларында башлаган "Әфган гүзәле" бәйгесенә таләп зурдан. Бәйгенең максаты дөньяның Әфганстанга карашын үзгәртү.
Обаманың Әфганстандагы гыйсянчы харәкәтне бастыру өчен, талибанның тынычлык яклы даирәләре белән сөйләшү тәкъдименә карата бәхәсләр арта.
Дөнья Банкы чыгарган яңа хисабында, глобаль икътисадның икенче дөнья сугышыннан бирле иң җитди дәрәҗәдә зыян күрүен алга сөрә.
Соңгы вакытта Иранда хакимият суфыйчыларга каршы басымны арттырды. Шигый хакимият толеранлыкка өйрәткән суфый тарикатьләрен дошман күрә башлады.
Русия һәм Иран атом белгечләре, Иранның беренче атом реакторы “Бушеһр” корылмасын сыный башлады.
Русиядә yкучыларның объектив мәгълүмат алырга теләве, аларны бәяләре арткан басма мәгълүмат чараларыннан читләштерә.
дәвам