Әфганстанда оештырылган "Әфган гүзәле" бәйгесендә катнашу өчен яшүсмерләр һәм өлкән яшьтәге әфганлылар Кабулдагы ТВ бинасына агылды. Бәйгедә төрле зәвыклы кызлар үзара ярышты. Кемдер, озын җиңле свитер, джинс чалбар һәм спорт аяк киеме кисә, икенчеләре милли киемне өстен күрде.
Ил тарихында беренче тапкыр Әфганстанның 10 төбәгендә эшләүче “Әмруз ТВ” хосусый каналы консерватив җәмәгатьчелек алдында яңа ачыш ясап, матурлык бәйгесен ачып күрсәтте.
“Әмруз ТВ” каналы башлыгы Фаһим Коһдамини сүзләренә караганда, бу бәйге Әфганстанның имиджин үзгәртү максатында оештырылган. Ил чибәрләрен дөньяга күрсәткәч, Әфганстанга карата караш үзгәрер, дип өметләнә Фәһми.
"Без яшьләрне дөньяда барган яңалыклар белән таныш булуын телибез", ди канал башлыгы.
Бәйгегә таләп шаккатырды
Әлеге бәйгене игълан иткәндә “Әмруз ТВ” хезмәткәрләре катнашучылар бик аз килер дип борчылган. Әмма бәйгедә үз көчләрен сынап карар өчен 18 яшьтән 32 яшькә кадәр 2 мең кеше мөрәҗәгать иткән.
Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашу өчен, илнең хәтта иң консерватив төбәкләреннән дә кызлар килгән иде. Бу төбәктә хәтта пәрәнҗә урнына баш яулыгы бәйләгән хатын-кызны күрә алмыйлар. Әлеге төбәк кызларының бәйгедә катнашуы күпләрне гаҗәпләндерә, әлбәттә.
Ләкин Кабулда да хәлләр әллә ни үзгәрми икән. 18 яшьлек Вазма исемле кыз, гаилә һәм туганнарын күндерү өчен шактый тырышуын әйтә.
“Кайбер туганнарым минем бәйгедә катнашуымны теләмәде. Ләкин бу бәйге Әфганстан өчен яңа әйбер, минемчә, моның бер начар ягы юк”, ди Вазма.
Бәйгедә катнашкан 19 яшьлек Хамит ис, модельлек эшендә оста булырга тели.
“Талибан режимы җимерелү белән, безнең өйгә спутник тәлинкәсе урнаштырылды. Mин телевизордан мода програмнарын караган саен, безнең илдә дә ни өчен модельләр юк дип аптырый идем. Ә хәзер бу мөмкинчелек туды", ди ул.
Cтилистлар юк
Башка чибәрлек бәйгеләреннән аермалы буларак, “Әфган гүзәле” бәйгесендә катнашучыларның махсус стилистлары юк. Алар үзләренә ошаган киемне кия, ә жюри кызларның тышкы матурлыгына карап бәя бирә.
Әфганстандагы җирле халык, каналны мондый програмнар аша яшьләрнең әхлагын боза дип тәнкыйтьләсә дә, халык арасында “Әмруз ТВ” каналының популярлыгы арта.