160 миллион халкы булган Пакыстанда, ватандашлар якшәмбе кичендә бөтен игътибарын ТВ һәм радиодагы хәбәргә юнәлтте. Алар соңгы вәзгыять турында хәбәр көтте. Әмма алар көткән хәбәр дүшәмбегә каршы таңда гына яңгырады.
“Пакыстан президенты һәм үз исемемнән, эштән куылган Ифтихар Чодри һәм башка юстиция вәкилләренең яңадан вазифаларына кайтарылачагын игълан итәм. Хәзер бу турыда рәсми белдерү әзерләнә", диде Пакыстан премьер-министры Юсыф Риза Гилани.
Шулай итеп, элекке баш хаким Ифтихар Чодри 21 мартта эшенә кире кайта алачак.
Протест чаралары туктатылды
Әлеге хәбәр Пакыстан буйлап таралып, бәйрәм төсмере алды. Ә бит бу көнне, Пакыстанда оппозиция башлыкларыннан Нәваз Шәриф җитәкчелегендә зур каршылык чаралары оештырырга планлаштырыла иде.
Хәбәрдән соң Нәваз Шәриф протест чараларының булмаячагын игълан итте.
Әлеге үзгәреш, соңгы вакытта Пакыстанда кабынып киткән сәяси каршылыкны борчылып күзәткән халыкара җәмәгатьчелеккә дә рәхәт сулыш алдырды.
Барак Обаманың Пакыстандагы махсус вәкиле Ричард Һолбрук, карарны бик урынлы табуын, белдерде. Һолбрук The New York Times газетасына биргән белдерүендә, бу карарның илдә барлыкка килгән каршылыкларны бетерәчәгенә өмет багълавын, әйтте.
Чодри сүзчесе кисәтә
Пакыстан премьеры ясаган белдерү, кешеләрне канәгать калдырса да, Чодринең сүзче һәм яклаучысы Атһар Миналлаһ карарга уяу карый:
"Әгәр дә бу карар артында без белмәгән башка ниять бар икән, гәрчә без юктыр дип ышанабыз, һәм әгәр моннан Мөшәррәф теләгән нәтиҗә көтелә икән, ул чакта халык моңа зур ризасызлык белдерәчәк", дип кисәтте.
Зәрдари һәм коррупция гаепләве
Асылда Мөхәммәт Чодрине яңадан вазифага кайтару, президент Асиф Али Зәрдаринең халык партиясе һәм Нәваз Шәрифнең Пакыстан мөселман берлеге партияләре тәшкил иткән коалиция хакимиятенең уртак максаты иде.
Ләкин Нәваз Шәриф әлеге вәгъдәнең үтәлмәве һәм башка сәбәпләр аркасында, 2008 елның августында коалициядән аерылды.
Нәваз Шәриф фикеренчә, Зәрдари баш хакимнең яңадан вазифага кайтарылган очракта, аның үзе турындагы коррупция шикаятьләрен яңадан каравыннан курка.
Чодри, Пәрвәз Мөшәррәф кылган кайбер карарларны канунсыз дип атап, Мөшәррәфнең бер үк вакытта президент һәм хәрби башлык буларак ике вазифаны бергә башкара алмыячагын әйткән иде.