Флорида татарлары Татарстаннан тел галиме Айнур Тимерханов белән очрашты. Киләчәктә дә төрле очрашуларны дәвам итәргә, төрки халыклар белән аралашып яшәргә телиләр.
26 сентябрьдә Урал татарлары конгрессының III корылтае үтте. Әлеге чара вакытында мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу, татар-мөселман зиратлары булдыру, мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку мәсьәләләре күтәрелде.
Татарстанда корбанга сарыклар җитешмәгәнгә Чуашстан, Самар, Оренбур һәм башка өлкәләрдән дә китергәннәр. Белгеч хөкүмәт сарык үрчетүне махсус програм белән багарга тиеш дип әйтә.
23-25 сентябрьдә Мари Илендә "Түгәрәк уен" фестивале үтә. Оештыручылар татар фестивален мари фольклор төркемнәре җитәкчеләре дә карарга киләчәк дип белдерә.
Мәскәүдә яшәүче татар егете Ленар Рахманов спорт ярышымы ул, нинди генә чара булмасын, аларда катнашып Татарстанны дөньяга күбрәк танытырга кирәк дип әйтә.
Русиянең "Ямал" һава ширкәте чит илдә эшләнгән Boeing, Airbus очкычларыннан баш тартып, Sukhoi очкычларына күчәргә җыена.
Рөстәм Миңнеханов аерылышулар санын киметү өчен аерылышу процессын катлауландырырга тәкъдим итә.
Фәүзия Бәйрәмова суверенитет декларациясен беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган тарихи документ буларак бәяли.
"Татар радиосы" 14 еллыгы уңаеннан 23-27 августта Казан-Кырым-Казан автойөреше уздыра.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Кирмәндәге президент аппараты утырган бинаны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат язды, фикерен матбугатта да раслады.
Русия президенты Владимир Путин Кара диңгез төбенә төшеп баткан кораб һәм аның тирәсенә таралган амфораларны карады.
Марсель Насыйбуллин "Яблоко" фиркасеннән Казан шәһәре думасына сайланырга тели. Аны бу юлга хакимиятләрнең халык белән киңәшмәве этәргән.
Музыка белгече Геннадий Макаров нугайбәкләрнең халык иҗатын туплау белән бергә ана телләрен дә укыту мәсьәләсен күтәрергә кирәк ди.
Киләсе атнада Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны Әгерҗедә көтәләр, әмма аңа дөньяда барлыгы онытылган "Кирпечле"не күрсәтмәячәкләр.
Татарстан президентлыгына намзәт, КПРФ вәкиле Хафиз Миргалимов республикада телләр канунын эшләтү өчен аны үтәмәүчеләрне мәхкәмәләргә бирергә, прокуратураларга мөрәҗәгать итәргә кирәк ди.
Русия хакимияте кырымтатарларның асаба халык икәнен шик астына куймакчы. Мәскәү юридик университеты махсус фәнни хезмәт яза.
Русиянең милләтләр эшләре агентлыгы башлыгы Игорь Баринов ел ахырына кадәр милли проблемнарны күзәтеп торучы система эшләп китәчәк дип белдерә.
Галим Марат Колшәрипов Яровая тәкъдим иткән "Мәгариф кануны"на үзгәрешләрне Кремльнең русияле милләте ясау сәясәтенең дәвамы дип белдерә.
Рушания Билгилдиева татар телен дә урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылышка кертү өчен кануни юл белән көрәшергә, бу эшкә җитдиерәк керешергә кирәк ди.
Казанда узачак Дөнья су спорты төрләре беренчелеге алдыннан ТИҮ вәкиленә шалтыратып бу чара вакытында кайда булачагы, чемпионатка мөнәсәбәте белән кызыксынганнар.
дәвам